Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Тыныч тормышта да сынатмады

Тыныч тормышта да сынатмады
22.01.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Тыныч тормышта да сынатмадыСоветлар Союзы Герое Үлмәс Шакиров колхоз рәисе, укытучы буларак та һәрвакыт алгы позицияләрдә торды.

Бөек Ватан сугышында башкортстанлылар Ватан сагында фронтта да, тылда да батырлык, фидакарьлек үрнәкләре күрсәтте. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булучыларның безнең төбәктән күп булуы да шул турыда сөйли.


Үлмәс Шакир улы Шакиров Балтач районының Асавка авылында крестьян гаиләсендә тугызынчы бала булып дөньяга килә. Кызганычка каршы, бу гаиләдә моңа кадәр туган балалар бер-бер артлы үлеп барган. Шуңа да 1923 елның декабрендә туган малайга “Үлмәс­кол” дип исем кушалар.
Урындагы мәктәптә 7 сыйныфны тәмам­лаганнан соң, Үлмәс хезмәт юлын колхозда башлый. Сугыш башланганга кадәр шунда эшли ул. 1941 елда 19 яшьлек егет, бик күп якташлары кебек үк, кулларына корал алып, ил сагына баса. Фронтка алынганнан соң, күп тә үтми, Мәскәү өчен барган каты алышларда катнаша һәм каты яралана. 4 ай госпитальдә дәваланганнан соң, янә ут эченә керә. 1942 елда Белый, Калинин, Великие Луки, Смоленск шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Моннан тыш, егет тагын ике тапкыр яраланып, дәваланырга мәҗбүр була.
1944 елда Беренче Балтыйк буе фронтында сугыша Шакиров. Дошман обороналаган төп полосаны штурмлаганда безнең солдатлар каты бәрелешкә дучар була. Кызганычка каршы, взвод командиры бу алышларда һәлак була. Җитәкчесез калган сугышчылар бер мизгелгә югалып кала. Тиз арада ниндидер карарга килеп, дошманны тар-мар итү максатын тормышка ашырырга кирәк икәнлеген аңлаган өлкән сержант Үлмәс Шакиров шул арада командованиене үз кулына ала. “Вперед, за Родину!” өндәве белән ул дошманга каршы күтәрелә, үзе артыннан башкаларны да ияртә. Полк дошманның оборонасын өзә. Шунда Шакиров 15 фашистны юк итә. Озакламый бу алышларда күрсәт­кән батырлыгы өчен Үлмәс Шакировка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Соңрак Үлмәс Шакиров Белоруссия, Литва, Латвия, Польшаны азат итүдә катнаша. 1945 елда ул Җиңү белән туган җиренә кайта.
Сугыштан соң Үлмәс Шакиров җиң сызганып туган колхозын тергезүгә тотына. Шул ук елны Асавка мәктәбенә военрук булып билгеләнә.
1950 елда Үлмәс Шакиров “Молотов” колхозы рәисе итеп тәгаенләнә. Монда да ул үзен гадел, булдыклы, көчле җитәкче итеп күрсәтә. Бу елларда колхоз районда алдынгы урыннарны били.
1959 елда Шакиров мәктәпкә физкультура һәм хезмәт укытучысы булып күчә. Озак еллар яшь буынны тәрбияләүгә көч сала. Бу эштә дә югары дәүләт бүләкләренә лаек була. Үлмәс Шакиров үзе дә тормыш иптәше Шарзия белән 5 балага гомер биреп, аларны үзаллы тормышка чыгара.
Кызганычка каршы, сугышта алган яралары Үлмәс Шакировның сәламәтлегенә кире йогынты ясый. 1998 елда ул каты авырудан соң вафат була.
Үлмәс Шакиров бүген дә якташлары күңелендә яши. Райондагы берничә мәктәп аның исемен йөртә. Моннан тыш, Иске Балтач авылында аның бюсты куелган. Чыннан да, үсеп килүче буынга, туган илгә тугрылык, аңа булган мәхәббәтне үз язмышы үрнәгендә күрсәтте Үлмәс Шакиров.
Республика үзенең 100 еллык юбилеен бик күп яңа башлангычлар, төзелешләр, яңа проектлар белән каршылый. Республика, чыннан да, үсә, халыкның яшәү сыйфаты көннән-көн күтәрелә. Башкортстан, Үлмәс Шакиров кебек, үз иленә тугры, батыр якташларыбыз белән дә билгеле. Нәкъ шундый якташларыбыз аның данын арттыра.

Гөлия Гәрәева.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»