Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Авылның күрке булачак!

Авылның күрке булачак!
24.01.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Авылның күрке булачак!Балтач районының Штәнде авылында 80 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше киң колач белән бара.

“Башкортстанның 100 еллыгына — 100 объект” проекты кысаларында төзелүче мәктәп белән бер түбә астында 40 урынга исәпләнгән балалар бакчасы да урнашачак. Мәгариф учагының ишекләрен быел 1 сентябрьдә ачу планга кертелгән. Объектны генераль подрядчы Рөстәм Хаҗиев җитәкчелегендәге чикләнгән җаваплылыктагы “Геострой” җәмгыяте төзи. Төзелеш, монтажлау һәм объектны тулысынча җиһазландыру 164 миллион сумга төшәчәк.


Бина ике катлы, заманча булмакчы. Уку кабинетлары, спорт залы, махсус резина җәелгән футбол мәйданчыгы, хәтта башлангыч сыйныфлар өчен ноутбуклар белән җиһазлан­дырылган уку бүлмәсенә кадәр каралган. Сабыйларга саф һавада уйнау өчен тышкы верандалар, мәйданчыклар булачак. Мәктәп бинасы керамик кирпечтән төзе-лә, 20 сантиметр калынлыктагы җылыткыч материал кулланылачак. Без барганда төзүчеләр кирпеч салу эшенә тотынган гына иде. Ике атна вакыт үтүгә эш шактый алган киткән, бина-ның беренче каты күтә­релеп килә.
Бүген Штәнде укучылары 1977 елда төзелгән ике корпуслы агач мәк-тәптә белем ала. Белем учагы талантлы педагог һәм оештыручы, РСФСР­­­ның халык мәга-рифе алдынгысы Әниф Әкрамов җитәкчелек иткән чорда сафка бастырылган булган. Хәзер исә бина шактый искер-гән. Биредә суык булса да, тормыш “кайнап” тора.
­ — Барлык шартлары булган яңа мәктәп төзе-лү — безнең өчен чын-чынлап зур шатлык. Дөресен әйтергә кирәк, уку йорты искерде, җылылык системасы заман таләпләренә җавап бирми, укучыларга аш­ха­нәгә икенче корпуска йөрергә туры килә, бәд-рәф тә тышта урнашкан. Уңайлыклары булмаса да, мәктәбебез безгә бик кадерле, якын. Аны үзебезчә матур, пөхтә итеп тотабыз. Безнең мәктәп элек-электән мактауга лаек укытучылары, белемле, сәләтле укучылары белән аерылып торды. Әле дә шул абруйны төшермәскә тырышабыз, — ди мәктәп директоры Линеза Нуртдинова.
Биредә Мата, Штән-де, Тушкыр, Әрдәгеш, Мәнәгәз авылларыннан 115 бала укый. Аларга 19 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Педагоглар барысы да тәҗрибәле, югары белемле. Алты-сының икенче югары белеме булуы да биредә укытучыларның белем-нәрен камилләштерергә, заман белән бергә атларга омтылуы турында сөйли. Штәнде мәктәбе укучылары республика, Бөтенрусия бәйгелә­рендә, халыкара конкурсларда уңышлар яулый. Әйтик, егерме елдан артык татар теле һәм әдәбиятын укыткан Линеза Фидус кызының укучылары берничә ел рәттән республика олимпиадаларында призлы урыннар алды.
Урыс теле hәм әдә-бияты укытучысы Альбина Фәссахованың укучылары быелгы уку елында матур нәтиҗә-ләр белән шатландырды. 11нче сыйныф уку­чысы Ирина Хакова, Бө-тенрусия иншалар конкурсы-2018 бәйгесендә катнашып, Русиянең иң яхшы 100 инша авторы буларак танылды. Ирина “Минем белән сөйләш әле, солдат” дигән темага инша язган. Сәләтле кыз язмасында әфганчы солдатның кичерешләрен тасвирлаган. Аның эше 10-11нче сыйныф укучылары арасында күңелне тетрәндерә торган инша-ларның берсе буларак бәяләнгән. Иринага укытучысы белән бергә Мәскәү шәhәрендә узган тәбрикләү тантанасында катнашу бәхете дә тигән.
Альбина Фәссахова-ның янә бер укучысы — 5нче сыйныф укучысы Юлия Асрарова “Урал- батыр” башкорт халык эпосын яшь башкару-чыларның IX Халыкара конкурсында 2нче урынга лаек булган. Тәҗри­бәле укытучының урыс теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасында җиңү яулаган дүрт укучысы тиздән республика бәйгесендә сынау тотачак. Шулай ук, география, тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучысы Альфред Фазыловның укучылары да төбәк бәйгесенә әзерләнә.
Штәнде мәктәбе уку-чы­лары елның-елында спортта да уңышлар яулый, чаңгы ярышларында алдынгылыкны бирми. Белем учагы яшь көрәшчеләре, самбочылары белән хаклы рә-вештә горурлана. Иске Балтач Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Рәшит Карамов җитәкчелегендә шөгыль-ләнүче көрәшче егетләр Айнур Сафин, Ильяс Низаев, Альфред Ситдыйков, Алмаз Карамов һәм Ришат Сәлимов зона ярышларында беренче урыннар яулаганнар. 9нчы сыйныф укучысы Айдар Шөгаепов узган елда Башкортстанның ике тапкыр призеры булуга ирешкән.
Чынлап та, шундый матур уңышларга иреш­кән, тырыш коллектив заманча шартларда белем алырга, укытырга күптән лаек.
Кыш уртасының салкын көннәрендә иске мәктәпнең сыйныф тәрә-зәсеннән күренеп торган төзелеш күңелне җылы-та, укырга дәрт өсти...

Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.
Балтач районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»