Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Башкортстанның 100 еллыгына күргәзмә ачылды

Башкортстанның 100 еллыгына күргәзмә ачылды
24.01.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Башкортстанның 100  еллыгына күргәзмә ачылдыДәүләт җыелышы-Корылтайда Башкортстанның 100 еллыгына багышланган картиналар күргәзмәсе ачылды. Чарада республика парламенты депутатлары, эшләр авторлары, Мәдәният министрлыгы, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, сәнгатькәрләр катнашты.

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев билгеләп үткәнчә, парламентта мондый чаралар үткәрү күркәм гадәткә әверелде.
– Күргәзмәдә тәкъдим ителгән картиналар башкару техникасы һәм тематикасы буенча аерыла. Алар төрле вакытта төрле осталар тарафыннан язылган, – диде Константин Толкачев. – Шул ук вакытта аларны Башкортстанның танылган урыннары, республикада яшәүче кешеләрнең холыклары, безнең төбәк өчен төп мотивлар һәм образлар белән элемтә берләштерә. Картина авторлары – республикабыз рәссамнары, алар чит илләрдә дә киң танылган.
Күргәзмә “Башкортстанның яраткан рәссамнары” проекты кысаларында оештырылган, ул киң җәмәгатьчелекне, беренче чиратта, Башкортстанда яшәүчеләрне күренекле якташларыбызның иҗаты белән таныштыруга юнәлтелгән.
Күргәзмә ачылганнан соң, “Башкортстанның яраткан рәссамнары” проекты рәссамнары, башлангыч авторы Наил Мәхмүтов Константин Толкачев һәм республика парламенты депутатлары белән очрашты. Анда Башкортстанда рәсем сәнгате үсеше перспективалары, республика рәссамнарының иҗатын популярлаштыру, күргәзмәләр үткәрү, яшь талантларга ярдәм итү турында фикер алыштылар. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән иң яхшы эшләрнең авторларына Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Рәхмәт хатлары һәм республика Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»