Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Барысы да Җиңү өчен!

Барысы да Җиңү өчен!
31.01.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Сугышта катнашкан язучылар. 1нче рәттә (сулдан уңга): Гали Ибраһимов, Әхнәф Бәйрәмов, Батыр Вәлид, Шакир Насыйров, Гайнан Әмири, Кирәй Мәргән. 2нче рәттә: Гыйлемдар Рамазанов, Хәким Гыйләҗев,  Зәйни Рәфыйков, Шәриф Биккол, Габдулла Әхмәтшин. 1965 ел.Сугышта катнашкан язучылар. 1нче рәттә (сулдан уңга): Гали Ибраһимов, Әхнәф Бәйрәмов, Батыр Вәлид, Шакир Насыйров, Гайнан Әмири, Кирәй Мәргән. 2нче рәттә: Гыйлемдар Рамазанов, Хәким Гыйләҗев, Зәйни Рәфыйков, Шәриф Биккол, Габдулла Әхмәтшин. 1965 ел.Сугыш чорында китап нәшрияты коллективы да шундый девиз астында эшли.

Фашистлар Германиясенең СССРга искәрмәстән басып керүе, тарихта илебез кичергән сугышлар арасында иң канкойгыч булуы белән аерылып торган Бөек Ватан сугышы башлану барлык предприятиеләр һәм учреждениеләр, шул исәптән Башкортстан китап нәшрияты эшчәнлеген сугыш чоры законнарына буйсынуны таләп итә. Кешеләрнең иҗтимагый һәм хезмәт эшчәнлеге тулысынча фашистларны тар-мар итүгә юнәлтелә.


Сугышның тәүге көннәрен­нән үк нәшрият хезмәткәр­ләренең бер өлеше Ватанны саклаучылар сафына баса. Аларның вазыйфаларын башкару монда калган хезмәт­кәрләр иңенә төшә.
Нәшриятта эшләгән Ш. Әл­мисаков, А. Әминев, В. Бик­мөхәммәтов, А. Вәлиуллин, Ш. Моратшин, Ү. Ханов яу яланында ятып кала. Нәшрият бинасына аларның истәлеген мәңгеләштерүче мемориаль тактаташ куелган, һәр елгы Җиңү көнендә анда тере чәчәкләр салына.
Башкортстанның 50гә якын язучысы, мәсәлән, Сәгыйть Мифтахов, Хәниф Кәрим, Әнвәр Бикчәнтәев, Сәләх Кулибай, Мостай Кәрим, Гайнан Әмири сугышка китә. Мазһар Абдуллин, Бәдрүш Мокамай, Али Карнай, Хәй Мөхәм­мәдьяров, Хөсәен Кунакбай, Низам Карип, Малих Харис, Төхвәт Морат кебек каләм осталары һәлак була.
Тылда Рәшит Нигъмәти, Сәгыйть Агиш, Гариф Гомәр, Баязит Бикбай, Сәйфи Кудаш һәм башкалар хезмәт сала.
Сугыш чоры әдәбияты кырыс реализм һәм җиңүгә ныклы ышаныч белән сугарыла. Әсәр­ләрнең тематикасы тамырдан үзгәрә. Фронтта сол­дат­ларның каһарманлыгы, тылда­гыларның фидакарь хезмәте төп темага әверелә. Үткер шигырь, шигъри хат, тиз үзгәрүче вакыйгага шунда ук кайтаваз тудыручы очерк кебек жанрлар алга чыга. Сугышның башында ук республика гәзит­ләрендә Рәшит Нигъмәти, Хәниф Кәрим, Кадыйр Даянның агитацион-публицистик шигъри чакырулары басыла, озакламый алар аерым китаплар булып нәшер ителә.
Башкорт каләм осталары­ның коллектив поэмасы — “Фронттагы башкорт егетләренә башкорт халкыннан хат” аеруча көчле кайтаваз тудыра.
Сугыш еллары поэзиясендә совет кешеләренең уй-фикер­ләре белдерелә, мәхәббәткә, дуслыкка һәм батырлыкка дан җырлана. Шагыйрьләр куркусыз яугир патриотларның образын күрсәткәндә аларның батырлык чыганакларын да ачып сала. Поэзиядә милләтләр дуслыгы чагылыш таба, ә бу исә дошманны җиңүнең мөһим фак­торларының берсе булып тора. Дуслык һәм интернационализм идеясе Сәйфи Кудаш, Сәләх Кулибай, Хәниф Кәрим, яшь фронтовик шагыйрьләр Мостай Кәрим, Гыйлемдар Рамаза­новның шигырь һәм поэма­ларының нигезен тәшкил итә.
Башкортстан китап нәшрия­тында 1942 елда “Фронт һәм тыл” сериясендә генә дә гомум тиражы 165 мең булган 39 исемдә нәфис әдәбият китап­лары басыла. Алар арасында — Мөхәммәтша Бурангуловның “Ватан сугышы”, Мәҗит Га­фуринең “Мин — Ватанчы”, Кадыйр Даянның “Туган ил”, Сәләх Кулибайның “Бөек дус турында” һәм “Йолдыз”, Сәйфи Кудаш­ның “Дон далаларында”, Кирәй Мәргәннең “Безнең поход”, Рәшит Нигъмәтинең “Үтер, улым, фашистны!”, “Мәхәббәт һәм нәфрәт”, Мөхетдин Та­җиның “Ачу һәм үч”...
Бөек Ватан сугышы барган арытабангы елларда күп кенә фронтовик шагыйрьләрнең совет солдатының югары әхлакый рухына, каһарманлылыгына һәм тәвәккәллегенә дан җырлаган әсәрләре нәшер ителә. Аларда илебез яугире азат итүче, Европа халыкларына ирек һәм бәйсезлек алып баручы итеп күз алдына бастырыла. Мондыйлар исәбенә сугышның тәүге көннәреннән үк фронтта булган Мостай Кәримнең “Туган ил” һәм “Минем атым,” фронт гәзите хәбәрчесе Хәниф Кәримнең “Мәхәббәткә үлем юк” һәм “Сугыш юллары”, Мәскәү янындагы аяусыз алышларда катнашкан, Латвияне азат иткәндә һәлак булган Бәдрүш Мокамайның “Урал егете”; фронтовик Максуд Сөндекленең “Киләчәккә хатлар”; I дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены һәм берничә хәрби медаль кавалеры Тимер Арслан­ның “Окоплар төбеннән”, “Кызыл йолдыз” орденлы кавалерист Кадыйр Даянның “Башкортстан уллары”; Сталинград янында, Курск дугасында, Днепр буендагы алышларда I дәрәҗә “Ватан сугышы”, “Кызыл йолдыз” орденнары белән бүләкләнгән Гайнан Әмиринең “Солдат йөрәге” җыентыклары керә. 1941 елдан 1944 елга кадәр фронтларда кан түккән яшь шагыйрь Малих Харисның “Йөрәк тавышы” китабы үзе батырларча һәлак булганнан соң басыла.
Ул замандагы шигъри җы­ентыкларның исемнәре үк аларның патриотик юнәлеш­леге хакында сөйли. Мәсәлән, Сәйфи Кудашның “Чакыру”, “Мәхәббәт һәм нәфрәт”, Рәшит Нигъмәтинең “Синең кәләшең­нең хатлары”, “Башкортстан сүзе” һәм башкалар.
Хәрби еллар прозасында кече һәм урта жанрлар — хикәяләр, очерклар, сурәт­ләмәләр, новеллалар, нәсерләр өстенлек итә, публицистика киң тарала. Башкортстан язучылары фашист басып алучыларына нәфрәтне, Туган ил бәй­сезлеген саклап калуга ватан­даш­ла­рыбызның әзерлеген чагылдырган әсәрләр иҗат итә. Мәсәлән, Мөхәммәтша Буран­гуловның “Батырлар хакында эпос”, “Дошманга үлем”, “Җи­ңелмәс ил”, Сәгыйть Агиш­ның “Фронтка”, “Фронт өчен”, “Алга”, Баязит Бик­байның “Утлы юллар”, Әнвәр Бикчәнтаевның “Кызыл мәкләр” дип аталган хи­кәяләр җыентыкларында илебез азатлыгы өчен совет яугирләренең фидакарь көрәше бәян ителә.
Ул давыллы елларда нәш­рият солдатларыбызның фронт­тагы батырлыгы, тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлеге турында сөйләүче байтак очерклар җыентыгы чыгарды. Алар арасында — Кирәй Мәр­гәннең “Башкортлар” һәм “Егет­ләр” (данлы башкорт атлы дивизиясенә багышланган), Кирәй Мәргәннең “Сугыш фольклоры”, Баязит Бикбайның “Самолет алган Хәбирҗан” (хәрби машина төзү өчен 100 мең сум акчасын биргән патриот колхозчы турында).
Сугыш еллары әдәби иҗа­тының бер үзенчәлеге — ха­лыкның тарихи үткәненә мө­рәҗәгать, булып үткән вакыйгаларны бүгенгесенә бәй­ләү. Салават Юлаев, Кинҗә Арсланов, Шаһит Ходайбирдин, Баһау Нуриманов кебек данлы шә­хесләр образларын файдалану язучыларга сугыштагы күмәк героизм чыганаклары ачу мөмкинлеге бирде.
1941 елда Степан Зло­бинның “Салават Юлаев” тарихи романының яңадан эш­ләнгән басмасы дөнья күрде. Бу — совет әдәбиятында башкорт халкының легендар ба­тырының тормыш һәм көрәш юлын аеруча тулы һәм дөрес яктырткан беренче китап иде. Шул ук елда роман буенча режиссер Я. Протазанов төшергән “Салават Юлаев” фильмы экраннарга чыкты.
Сугыш елларында илебез халыклары арасында дуслык җепләре аеруча ныгый. Бөек Ватан сугышының чын асылы аңлатылган урысча китаплар һәм брошюралар тиз вакыт эчендә башкорт теленә тәр­җемә ителә. Тәрҗемәчеләр шулай ук башкорт укучыларына сугыш чоры урыс язучы­ла­рының иң яхшы әдәби әсәр­ләрен дә җиткерәләр. Менә соклангыч бер мисал: Александр Фадеевның 1944 елда Мәскәүдә чыккан “Яшь гвардия” романы икенче елны ук Уфада башкортчага нәшер ителә.
Бөек Ватан сугышы елларында балалар өчен шигърият һәм проза Сәгыйть Агиш, Гариф Гомәр, Кирәй Мәргән, Рәшит Нигъмәти, Мостай Кәрим, Зәйнәп Биишева, Хәсән Мохтар әсәрләре белән байый.
1943 елда Башкортстан китап нәшриятында гомум тиражы 640 мең данә булган 155 исемдә китап һәм брошюра басыла. Алар нигездә, агитацион-патриотик юнәлештәге әсәрләр. 155нең нибары 32се нәфис һәм балалар әдәбияты бүлегенә туры килә.
Күп хезмәткәрләр фронтка китү сәбәпле, штат кыскартылуга карамастан, елына 150дән артык китап чыгару нәшриятта калган мөхәррирләр һәм кор­ректорларның фидакарьлеге нәтиҗәсе иде. Өстәвенә бит әле нәшрият һәм типография сугыш вакытында үзенең яхшы җиһазландырылган биналарыннан да мәхрүм кала.
Шундый авырлыкларга би­решмичә, нәшрият коллективы көйле эшли. 1941-45 елларда гомум тиражы 6 миллион 867 мең данә булган 1171 исемдә китап һәм брошюра нәшер ителә.

(Проект җитәкчеләре Зөфәр Тимербулатов, Галия Галимова, автор-төзүчесе Динә Морзакаева булган “Китап”: рухият шәҗәрәсе” фотоальбомыннан. 2009 ел).






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»