Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Халык яраткан Халиков

Халык яраткан Халиков
01.02.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Башкорт Республикасын төзү турында килешүгә кул кую.Башкорт Республикасын төзү турында килешүгә кул кую.Бүздәк районының Иске Актау авылында аның турындагы истәлекләр кадерләп саклана.

Башкортстанның 100 еллыгына багышлап чыгарылган белешмәдә 1919 елдан башлап, хәзерге чорга кадәр республика Хөкүмәте җитәкчесе вазыйфасында эшләгән егермеләп кеше теркәлгән. Алар арасында исемлектә беренче урыннарны биләүче Мстислав Кулаев, Әхмәтзәки Вәлидов белән янәшә арытаба БАССР Министрлар Советы, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте рәисләре Зәкәрия Акназаров, Марат Миргазямов, Рафаэль Байдәүләтов кебек шәхесләрнең исемнәрен күрәбез. Бу исемлектә, БАССРның Халык Комиссарлары Советы рәисе буларак, бишенче урында әлеге вазыйфаны 1921-25 елларда башкарган Муллаян Халиков тора.


Республиканың күре­некле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе сыйфатында Муллаян Халиковның якты исеме аның төбәктәге милли хәрәкәт буенча көрәш-тәше, Башкортстан дәүләт-челегенең башында торган Әхмәтзәки Вәлидинең туган тарафларында таныла башлаган чорда гына кайтарылды. Бу юнәлештә тарихчылардан Рафаэль Дәү­ләтшин, Газим Шәфыйков, Марат Колшәрипов кебек белгечләрнең хезмәтләре игътибарга лаек. Ә менә Муллаян Халиковның туган төбәге Бүздәк районына якташның данын кайтаручылар исәбенә хаклы рәвештә язучы, туган якны өйрәнүче Гали Гатауллинны кертергә мөмкин. Аның 2007 елда Уфада нәшер ителгән “Актауга кайтам әле” китабы үзгәртеп кору чорыннан (1985 ел) башлап алып барылган тарихи тик-шеренүләре нәтиҗәсендә туган. Китап шуның белән дә әһәмиятле: анда Сталин репрессияләре корбаны Муллаян Халиковның тормыш юлы һәм эшчәнлеге ул туып-үскән Иске Актау авылы тарихы белән тыгыз бәйләнештә өйрәнелә.
Тарихи чыганаклардан хәзерге Иске Актау авылына нигезне бу төбәккә Идел буйларыннан күченеп кил-гән типтәр­ләр салганлыгы мәгълүм. Җир мөнәсә­бәт-лә­ренә бәйләнешле архив материалларында Актау 1714 елда телгә алына. “Актауга кайтам әле” китабында бу уңайдан Гали Гатауллин 1919 елда ук Насыйбулла Смаков тарафыннан язылган истәлекләрне төп чыганак итеп китерә.
Муллаян Халиков менә шушы бай тарихлы авылда 1894 елның 4 февралендә туган. Әйтергә кирәк, бу чорларда ук Актау Бәләбәй өязенең нык үсешкән авыллары исәбендә торган, биредә берничә мәчет булуы да шул хакта сөйли. Муллаянның гыйлем юлына тәүге адымнары авыл мәдрәсәсендә ясалуы аңлашыладыр.
Әйткәндәй, Актаудагы дини юнәлештәге бу уку йорты тирә-якта киң билгеле була.
Башкортстан Совнар­комының булачак рәисенең атасы Дәүләтша авылның хәлле крестьяннары статусында торганлыгы билгеле, чөнки, башка уллары белән беррәттән, Муллаянны да ул Килем авылындагы урыс мәктәбенә укырга урнаштыра. Анда 6 ел дәвамында белем алганнан соң егет Троицкига юллана, 1915 елда укытучылар семинариясен тәмамлый. Яшь белгечне Орск шәһәренә башлангыч сыйныф укытучысы итеп тәгаенлиләр. 1917 елның октябрендә Муллаян Халиков Темәс авылына күченеп килә һәм хезмәткә биредәге земство китапханәсе мөдире вазыйфасына билгеләнә.
Аның Октябрь инкыйлабын нәкъ менә биредә каршылавы киләчәк язмышына гаять зур йогынты ясый. Ни өчен дигәндә, биредә ул башкорт милли-азатлык хәрәкәтенә кушылып китә. Алдынгы карашлы, укымышлы укытучы, төбәк вәкиле буларак, югары вазыйфаларга билге-ләнә. Атап әйткәндә, 1919 елдан ВКП(б) әгъзасы Муллаян Халиков, Башкорт хөкүмәте вәкиле буларак, башкорт гаскәрләренең совет власте ягына күчүе хакында сөйләшүләрдә катнашуы белән үзен яңа власть тарафдары итеп таныта.
Әлеге үзенчәлек, әлбәт­тә, аның яңа властька якынлыгын билгеләү белән бер-гә, киләчәк язмышында, югары вазыйфаларга тә-гаенләнүендә чагылыш та-ба. Шушы чорларда, мәсә-лән, Муллаян Халиков
Тамьян-Катай кантоны ревкомы рәисе, Башкортстан Рес­публикасының социаль-тәэминат, мәгариф буенча халык комиссары була.
Башкортстан тарихында Муллаян Халиков янә дә шуның белән күренекле урын тота: ул Башкортстан автономиясен төзү буенча зур эшчәнлек алып баручы­ларның берсе булып таныла. Мәсәлән, 1919 елның 7 мартында Мәскәүгә “Башкортстан автономиясен тану турында” килешүгә кул кую өчен килгән делегация составына ул да кертелә. 1919 елның 20 мартында В. И. Ленин рәислегендә үткән РСФСР Халык Комиссарлары Советы утырышында Башкортстан автономиясен төзү турында карар кабул ителә. Әлеге тарихи документка, совет дәүләтенең Ленин, Сталин кебек күренекле эшлекле-ләре белән беррәттән, Халиков та кул куя.
1921 елның июлендә Муллаян Халиков БАССР Халык Комиссарлары Советы рәисе итеп билгеләнә, бу вазыйфада ул үзен чын мәгънәсендә югары дәрә-җәдәге дәүләт эшлеклесе, оста оештыручы итеп таныта.
1921 елда илгә, шул исәптән Башкортстанга да, ачлык ябырылуы мәгълүм. Бу вакытта яшь совет республикасының икътисады гаять авыр хәлдә була. Меңләгән сәнәгать предприятиесе: завод-фабрикалар эшсез тора. Аграр тармакта, Гражданнар сугышына кадәрге чор белән чагыштырганда чәчүлек мәйданнары яртылаш ки-мегән. Халыкның ашлыгын талап алу нәтиҗәсендә ач-лык та зур колач җәя. Мондый катлаулы хәлдә республика хөкүмәте алдына халыкны үлемнән кырылудан саклап калу бурычы куела. Советларның 1922 елның декабрендә үткән өченче Бөтенбашкорт съездындагы чыгышында Муллаян Халиков бу чорны болай тасвирлый: “Халык Комиссарлары Советының эше эпидемияләр, ачлык белән көрәшкә юнәлтелде. Без эшли башлаганда Нар-компродның амбарларында бер генә пот та ашлык юк иде. Финанслар белән дә шул ук хәл – Үзәктән алынган акча таләп ителгәннең 10 процентын капларга да җитми иде”.
Хөкүмәт җитәкчесе башлангычы белән Башкортстанны азык-төлеккә салымнан азат итү мәсьә­ләсе күтәрелә, килеп туган хәлне төшендерү максатында Мәскәүгә махсус делегация җибәрелә. Моның нәтиҗәсе дә була, республика ачлыктан интегүче төбәкләр исемлегенә кертелеп, аңа азык-төлек яр-дәме күрсәтелә башлый. Шул ук вакытта респуб-ликаның үз мөмкинлекләре дә хәрәкәткә китерелә, атап әйткәндә, төбәктә азыкны читкә чыгару катгый тыела, маллар саны ныклы исәпкә алына. Болар барысы да ачлыкның зыянын киметүдә чагылыш таба. Бу җәһәттән шунысы хак: ул чорда хөкүмәт тарафыннан шундый чаралар күрелмәсә, Башкортстанда ачлык корбаннары тагын да күбрәк булыр иде. Әйткәндәй, моны республика халкы шул чорда ук яхшы аңлый, шуңа да Муллаян Халиков-ның абруе арта.
Гомумән, халык мәнфә-гатьләре өчен җан аткан шәхес була ул. Шул ук вакытта үзен кыю җитәкче итеп тә таныта. Моны Муллаян Халиковның төрле дәрәҗәдәге чараларда, җыелышларда ясаган чыгышлары, Мәскәүгә ил җитәкчелегенә җибәрелгән хатлары раслый.
Муллаян Халиковның республика хөкүмәте җитәк-чесе вазыйфасына 27 яшендә килүе билгеле. Аны СССР күләмендәге дәрәҗә-ле постлар көтә кебек. Шушы юнәлештә аны хез-мәткә Мәскәүгә алалар. Анда Авыл хуҗалыгы банкында, аннары РСФСР Финанс халык комиссариатында эшли. 1930-33 елларда Икътисад институтында укый, аны тәмамлагач, эшкә РСФСР Халык хуҗалыгы исәбе идарәсенә тәгаенлә­нә. Соңыннан ачыклануынча, әлеге вазыйфаларга билгеләнү Муллаян Халиковны Башкортстан җирле-геннән аеру максатын күздә тоткан булган икән. Аның башына Сталин репрес-сияләре җитә. 1937 елда ул атып үтерелә, ә 1958 елда, гаебе булмаган дип танылып, аклана.
Соңгы чорда респуб­ли-каның күренекле дәүләт эшлеклесенең исемен мәң-геләштерү юнәлешендә тоемлы чаралар күрелеп, зур эшләр башкарылды. Атап әйткәндә, юбилейларга туры китереп, Халиков укулары үтә, фәнни конфе-ренцияләр оештырыла. Бу җәһәттән туган төбәге Бүз-дәктә дә район хакимияте-нең игелекле гамәлләре бихисап. Иске Актауда, шулай ук район үзәгендә төрле чаралар үтә. Бу җәһәттән биг-рәк тә 1нче мәктәп коллек-тивының активлыгын бил­геләргә кирәк. Атап әйткән-дә, биредә үткән елның февралендә “Халиков укулары” Беренче республика гыйльми-гамәли конференциясе үткән иде. Чара кысаларында “Мәскәүдә Башкорт Республикасын оештыру турындагы килешүгә кул кую” күренеше сәхнә­ләштерелде. Данлыклы якташның исемен мәңге­ләштерү максатында Бүз­дәк авылындагы яңа урамга Муллаян Халиков исеме бирелде.

Фәнүр Гыйльманов.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»