Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Баланы — ана, батырны көрәш тудыра

Баланы — ана, батырны көрәш тудыра
01.02.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Баланы — ана,  батырны көрәш тудыраДанлыклы якташыбыз Гәрәй Нәфыйковның исеме киләсе буыннар хәтерендә дә яшәр.

“Бәрелеш борынгы мифка тартым тәмам­ланды: майор Нәфыйков үлеп барганда да дошманга каршы аяусыз сугышты. Аның көрәштәше, полк командиры майор Таһир Кусимов икенче төнне кечкенә елга буенда үзе өчен дә, батыр якташы-дусты өчен дә көрәште. Яу кырында бик күп фашист мәетләре торып калды”.

(Константин Симонов. “Красная звезда” гәзите, 1942 елның 31 июле).


Миякә районының Сатый авылыннан Габделкадыйр белән Миңнехәятнең гаиләсе ишле була. Менә шунда 1907 елның 25 августында туган Гәрәй кечкенәдән иртүк торып, абыйлары Сәгыйть­җан һәм Бәхтегәрәй белән бергә Саф чишмәгә, Өязегә ат эчерергә йөрергә ярата. 3-4 яшьтән үк инде ул Җирән кашка ялына ябышып, атлар чабышында башкалардан һич калышмый. Атлар көтәргә куна барырга да ашкынып тора. Кич учак кабызып җибәрәләр. Ул янып беткәч, көл-күмерен себереп алып, шул урынга коры печән, салам тү­шиләр дә җылы һәм йомшак “тү-шәк” эченә кереп чумалар. Озын-озак кызыклы әкиятләр сөйли-сөйли, изрәп йокыга талалар. Кайчак, гадәттә, төн уртасында, һич көтмәгәндә “тревога” була. Иңнә-ренә агач мылтык аскан “яугирләр” төнге шомлы урманда сугышлы уйный башлыйлар. “Һөҗүмгә” ташланганда кемнәргәдер өлеш тә эләгә. “Сугыш бит, батыр ярасыз булмый, ямавы өстендә”, — дип кенә җибәрәләр. Кече сабантуйлар да була. Ат ярышларында малайлар кайсы чаптарның алдан киләсен белеп тора.
Кечкенәдән үзен үсеп җиткән ир-егет итеп тойган Гәрәй әтисе, абыйлары аяк астында буталып үсә. Крестьян тормышында тавык чүпләсә дә бетмәслек һәр эштә — җир сөрү, тырмату, чәчүдә, печән, салам, утын хәзерләүдә өлкәннәргә ярдәмләшә. Эшкә атлыгып торган җиңел сөякле төпчекләрен ата-ана аеруча ярата.
Әнисенең: “Урлашма, алдашма, гарип-горәбә, карт-коры, ятимнәрне рәнҗетмә, хатын-кызны кыерсытма, авылыңны, нигезеңне, изге җирең­не онытма”, дип еш кабатлаган үгет-нәсыйхәтләрен ишетеп үсә малай. Авылдашларының бер-бер-сенә игелекле мөнәсәбәтен, үзара ярдәмләшүен күрә. Табигатьнең гүзәллегенә, күркәмлегенә соклана.
Гәрәй авылда мәдрәсә һәм күрше Ново-Федоровкада өчьел­лык урыс мәктәбе тәмамлый.
Кызганычка каршы, бәхетле балачак кыска була. Әти-әни үлә, абыйлары хәрби хезмәттә, сеңел-ләрен күршеләре асрамага ала. Көч тә утырып бетмәгән Гәрәй ялланып та эшли. Аны да балалар йортына урнаштыралар. Соңрак иң өлкән Миңнегали абыйсы аны Томскидан табып, үзе янына Үз-бәкстанга алып китә. Ул заводта эшче була, үз көче белән аякка баса.
1929 елда үз теләге белән армиядә хезмәт итә башлый. Соңрак хәрби мәктәптә, кыска вакытлы курсларда укый. Басмачыларга каршы сугыша. Пулемет взводы, эскадрон, батальон, полк командиры вазыйфаларын үти. Сугышка кадәр махсус бурычлар үтәгәне, үрнәкле хезмәт иткәне, яшьләрне яхшы өйрәткәне, тәрбия­ләгәне һәм күрсәткән батырлыклары өчен СССР оборона халык комиссары К. Е. Ворошилов аңа алтын сәгать, аның исеме бизәк-ләп, уеп язылган кылыч, пистолет бүләк итә. Моннан тыш, шулай ук байтак кына Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек була.
Бервакыт Кыргыз-Миякә мәктәбе пионерлары алдында Гомәр Латыйпов үзенең авылдашы-полкташы турында болай дип сөйләгән иде:
“Утызынчы еллар уртасында авылга Гәрәй Нәфыйков кайтып төште. 26-27 яшьлек чибәр, типсә тимер өзәрдәй, көче ташып торган егет. Кылыч аскан, наганлы, пөхтә гаскәри киемдә, көяз офицер. Сабантуйга чыкты. “Хәрбиләрне ничек итеп сугышка әзерлисез? Һөнәрегезне күрсәтегез әле!” — дип йөдәтәләр моны. Риза булды. Аты да өйрәнгән булырга тиеш бит әле аның. Колхоз идарәсенең нәсел айгырын иярләп алды да юртып китеп тә барды. Җан-фәрман чабып барышлый атның корсак астыннан чыгып, ияргә менеп утырды. Шулай берничә тапкыр кабатлады. Ике якка тал чыбыклары кадап чыктык. Ул атта чабып килгән уңайга селтәнеп, талларны тураклап ташлады. Үзе бер сабантуй, үзе бер тамаша булды!”
1941 ел. Мәскәүне саклауда Гәрәй Нәфыйковның полкы, дошман һөҗүмен берөзлексез кире кагып, үзе һөҗүмгә күчә, ниһаять, аны чигенергә мәҗбүр итә — дивизия дан казана. Җиңүгә зур өлеш кертә, күп яугирләргә орден-ме­дальләр тапшырыла. Авыр сугышлар баруга, Ватан язмышы кыл өстендә торуга карамастан, хәлне яхшы аңлаган хәрби җитәкчелек Башкортстан халкының үтенечен тормышка ашыру — Башкорт атлы дивизиясе төзүдә ярдәмләшү өчен зур тәҗрибәле, булдыклы, кыю, өмет­ле якташыбызны Уфага кайтара. Зубовода ул көне-төне атлы яугирләрне сугышка әзер­­ли, алар белән күнекмәләр үткәрә. Миңне­гали Шәйморатов дивизиясе сос­та­вында тиздән сугышка китеп бара.
Мәскәү янында җиңелгәннән соң, дошман көчен, техникасын күпкә арттыра. 1942 елда өстенлек аның ягында була. Бик күп шәһәр-авылларыбызны, мөһим төбәклә-ребезне басып ала. Шул ук елның 2 июлендә Алешки — Малые Борны — Святына сызыгында Шәймо-ратов дивизиясеннән беренче булып Нәфыйков полкы сугышка ке-рә. Олым елгасы буендагы бәре-лешләрдән соң полк камалышта кала. Төнлә командир, үзенең автоматчылары, пулеметчылары белән дошманның минометчылар төркемен кыйратып, камалыштан чыга. Немецлар күп югалтулар бе-лән чигенергә мәҗбүр була. Гәрәй Нәфыйков һәм Таһир Кусимов полкларын 18 “Юнкерс” бомбага тота. Нәфыйков килеп туган һәла-кәттән котылу чарасын күрә, полк-ның кыю егетләре — сержант Ишмөхәммәтов, эскадрон командирлары Сөяргулов, Мирсәетов, Коменик яугирләрне дәррәү һө-җүмгә күтәрә, фашистлар байтак көчен, техникасын югалтып чигенә, безнекеләр күп корал кулга төшерә. Бу — полкның чираттагы зур җиңүе була.
Тербуны районында  Гәрәй Нәфыйковка куелган һәйкәл алдында.Тербуны районында Гәрәй Нәфыйковка куелган һәйкәл алдында.Фашистлар Липецк өлкәсенең Лобановка авылына туктала. 9 июльнең төн уртасында, алар изрәп йоклап ятканда, Нәфыйков махсус отряды белән авылга бәреп керә. Коточкыч бәрелеш башлана, безнекеләр 400 фашистны кыйратып сала. Безнең дә югалтулар күп була. Командир отрядка чигенергә боерык бирә. Башкалар котылсын өчен командир, ике сугышчысы белән өзлексез һөҗүм итеп, ата-ата дошманга каршы тора. Бу дәһшәтле алышта командир, Константин Симонов язганча, соңгы сулышына, соңгы тамчы канына кадәр батырларча сугышып һәлак була. 2018 елның 10 июнендә бу фаҗигагә 76 ел тулды.
Безнең Миякәдә генә түгел, якташыбыз үз исемен сүнмәс данга күмгән төяк — Липецк өлкәсенең Тербуны районында да Гәрәй Габделкадыйр улының тормышын өйрәнүгә, исемен мәңгеләштерүгә зур игътибар бирәләр. Ике район вәкилләре бер-берсенә йөрешәләр, Җиңү бәйрәмендә, һәртөрле тантана һәм очрашуларда катнашалар, сугыш корбаннары каберлә-ренә чәчәкләр салалар. 2017 елда Сатый авылында безнең район кешеләре һәм Тербунының хөрмәт-ле кунаклары катнашлыгында бер көнне өч зур чара үтте: мәктәптә батырның зур сыны (авторы — Рафаэль Зинуров) куелды, полк командиры рухына багышланган матәм митингысы һәм зур сабантуй булды.
Гәрәй Нәфыйков һәлак булганнан соң ике атнадан, 25 июльдә, Башкорт атлы дивизиясенә данлыклы әдип, “Красная звезда” гәзите хәбәрчесе Константин Симонов килә. Ул частьларда була, алгы сызыктагы сәяси хезмәткәр-ләр, гади солдатлар белән әңгә-мәләшә, ә аннары дивизиянең хәр-би тормышы, яугирләрнең батырлыгы турында яза. Майор Нәфый­ков бөркетләренең төнге батырлыгы, командирның үлгәнче көрә-шүе тасвирланган очерк тәүдә — корпусның “Һөҗүмгә, атлылар!” гәзитендә, соңрак, 1942 елның 31 июлендә, “Красная звезда”да “Башкорт дивизиясендә” дигән баш белән чыга.
Тарих фәннәре кандидаты Тамимдар Әхмәдиев үзенең “Башкирская гвардейская кавалерийская” дигән китабында Гәрәй Нә-фыйковның полкка оста җитәкчелек итүен ачык чагылдыра. Автор үзе Кыргыз-Миякәдә туып-үскән. Уфада пединститутта укып йөргән чагында сугыш башлангач, үзе теләп фронтка киткән. Танк эчендә яна. Сынган уң кулы кәкрәеп ялгана. Батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Кайтып, укуын тәмамлагач, Уфадагы Тарих, тел һәм әдәбият институтында гыйльми хезмәткәр булып эшли. Башкорт атлы дивизиясе тарихын 25 ел өйрәнә. Бик күп рәсми, тарихи документлар туплый.
Яңа гына Б. Я. Малородов һәм Н. Ш. Шәймөхәммәтовның — “Несокрушимая и легендарная 112-я”, Р. К. Киләеваның “Славные миякинцы 112-й Башкирской кавалерийской дивизии” дигән китаплары басылып чыкты. Анда да Г. Нәфыйковның һәм миякәле атлы гаскәрләрнең Җиңүгә керткән өлешенә югары бәя бирелә.
Бер-берсеннән еракта урнашкан ике районда да Г. Нәфыйковка бәйле чаралар һәрчак үткәрелеп тора, пионер оешмаларына, мәк-тәп­ләргә, урамнарга аның исеме бирелгән. Лобановкада аның кабере өстендә һәрчак аллы-гөлле чәчәкләр була. Ике районда да укучылар һәм яшьләр өчен әдәби һәм сәнгать конкурслары, концертлар оештырыла. Узган елгы Җиңү көнендә Лобановкада кадерле якташыбыз кабере янәшәсендә Лия Яковлева-Маршакның (С. Я. Маршакның бертуган сеңлесе, сугыш вакытында Уфада яшәгән) “Один из ста” дигән балладасын мең­ләгән кеше тәэсирләнеп тың-лады, күпләрнең күзләре яшьләнде.
Шул ук Җиңү бәйрәме алдыннан 11 ир-егет: укытучылар Радик Якупов, Илдар Мөхтәров, Иршат Мө-гыйнов, эшкуарлар Вилсур Нәфыйков, Рөстәм Әхмәров, шоферлар Фәнис Нәфыйков, Винер Саниев, Олы Кәркәле авыл хакимияте башлыгы Азат Хәмидуллин, үзебезнең курайчыбыз, артистыбыз Фидан Шәфыйков, укучы Рузил Исхаков, 8 көндә 7000 чакрым үтеп, 20 тө-бәктә булып, федераль патриотик чара кысаларында оештырылган “Хәтер һәм горурлык буыннар йөрәгендә” дигән сәяхәттә булып кайттылар.
Патриотик десантта  катнашкан  Башкортстан вәкилләре Смоленск  өлкәсенең Карман авылында.Патриотик десантта катнашкан Башкортстан вәкилләре Смоленск өлкәсенең Карман авылында.Якташларыбыз беренче көнне үк Казанда югары дәрәҗәдәге җи-тәкчеләр, галимнәр, язучылар, сән-гать эшлеклеләре, эшче һәм крестьян вәкилләре катнашлыгында үткәрелгән Җәлил һәм җәлил­челәр истәлегенә мәңге онытылмаслык хәтер һәм сагыш кичәсендә булдылар. Миякәлеләрне үкенү хисе дә чорнады, чөнки Җәлил яше­рен оешмасының курку белмәс әгъзасы, Кыргыз-Миякәдә туып-үскән Галәнур Мостафа улы Бохараевка бәйле рәсми документлар бик аз, әти-әнисе, туганнары, замандашлары исән чакта аның турындагы хатирәләр туплауга игътибар бирелмәгән.
Якташларыбыз Мәскәүдә Кызыл мәйданда Билгесез солдат кабе­ренә чәчәкләр салды һәм бик күп урыннарда булды. Кече Гайнәдә туып-үскән, Мәскәүдә яшәүче һәм хәрби сәнәгатьтә эшләүче Русия Герое, генерал-майор Риф Гыйз-зәтуллин төркемне баштан ахыргача озатып йөрде, кирәк чакта ярдәм күрсәтте. Миякәлеләр Мәскәү өчен барган сугышларда һәлак бул­ган якташларыбыз исемен мәңге-ләштерү хакында киңәшләште.
Риф Заһит улы башкалада Белореченка урамындагы урта мәк-тәп каршында (биредә 1800 укучы белем ала, байтак фәннәр татарча алып барыла) Муса Җәлилгә һәй-кәл ачу тантанасында булуы турында сөйләде. “Аның “Җырларым” шигырен яттан татарча сөйләдем, төрле милләт хәрбиләренең Мусаны чиксез яратуын телгә алдым. Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, халык шагыйре! Илебезнең күпмилләтле әдәбия-тында мондый өч мәшһүр исемне йөрткән тагын берәр әдип бармы икән?!” — диде генерал.
Мәктәп алдында яшел үлән борынлап килгән, чәчәкле матур мәй­данда югары зәвык белән иҗат ителгән мәрмәр һәйкәл — иле­без­нең азатлыгы, бүгенге буын бәхете хакына көрәшеп һәлак булган үзебезнең Мусабыз басып тора.
Районыбыз эзтабарлары якташларыбыз хөрмәтенә оештырылган күркәм, онытылмаслык күп чараларда катнашты. Хәбәрсез югалган яугирләрне эзләү белән мәшгуль булдылар. Биш якташыбыз сөяк-ләренә тап булып, аларны Туганнар каберлегенә күчереп җирлә-деләр, аларның исем-шәрифләрен язып, чәчәкләр утырттылар.
“Дөньяда һич нәрсә юк Туган илдән кадерлерәк”, — дип еш кабатлаган Гәрәй Нәфыйков. Илебез бәйсезлеге өчен фидакарь көрәш-кәннәрне бүгенге буын йөрәк түрендә саклый.
Отряд былтыр да экспедициядә булып кайтты. Тупланган рәсми, тарихи документлар, фото-видеоматериаллар, якташларыбызның батырлыгы турында хатирәләр яшь буынны чын патриотлар итеп тәрбияләүдә файдаланыла.

Ким Садыйков.
Миякә районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»