Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Чуракайның Пенза татарлары

Чуракайның Пенза татарлары
12.02.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Чуракайның Пенза татарлары Әлшәй төбәгендәге борынгы башкорт авылы татар мөһаҗирләренең берничә буынына сыену урыны биргән.

Тарихи әдәбиятта “Халыкларның Бөек күченеше” дигән төшенчә бар. Гомумкешелек әһәмиятендәге бу хәрәкәт Европада икенче йөзьеллыкта башланып, Рим империясенең һәлакәтеннән соң җиденче гасырда тәмамлана. Биш дулкында үткән күченешнең икенчесендә әй­дәүче көч булып Азия тарафларыннан килгән хун кабиләләре тора, алар арасында болгарлар да бу-ла. Аларның дәвамчылары саналган татар милләте өчен Бөек күченеш дәвере Казан алынгач, уналтынчы гасырда башлана, христианлаштыру сәясәтенә бәйле, күченү унҗиденче гасырда янә көчәя.
Татарларның зур гына өлеше Урал алды төбәкләренә күченеп килә. Бу очракта “күченү” төшенчәсен шартлы итеп алабыз, чөнки Урал алды, Кама буе төбәкләренә хәзерге мәгънәдә йөргән татарларның күченеше Бөек Болгар чорыннан ук башлана, соңрак әлеге биләмәләр Казан ханлыгы составына керә. Шулай ук, тарихи чыганакларда татарларның ХIХ гасырда Көнбатыш Себергә һәм Урта Азиягә күченүе теркәлгән. Соңрак татарларның зур төркеме Русиянең Европа өлешенең сәнәгать нык үсешкән төбәкләренә, Кавказ һәм Украинага күчеп утыруы билгеле. Гражданнар сугышы чорында аерым татар гаиләләре Төркия, Кытай, Япония, Австралия, Германия, Финляндия, АКШка күченә.

Татарларның совет чорындагы мөһаҗирлек хәрәкәте 1921 елгы ачлыкка, шәхси хуҗалыкларны күмәкләштерүгә, Бөек Ватан сугышына, аннары чирәм җирләрне үзләштерүгә барып тоташа. Русиянең төрле төбәклә­реннән татарларның зур гына өлеше Үзбәкстанга һәм Казахстанга күченеп китә.

Бу урында халыклар күченешенә бәйле аңлатма биреп үтү сорала. Гомумән, яшәештә күченеп, яңа урыннарда нигез кору күп милләт вәкилләренә, шул исәптән, Башкортстанда яшәүче урыслар, чуваш, мариларга һәм башкаларга да хас. Русия империясендә үткәрелгән сәясәт нәтиҗәсендә, мәсә­лән, урыс крестьяннарының тарихның аерым чорларында башка төбәкләргә күченеп утыруы хәтта гомум төс алуы мәгълүм. Ни өчен дигәндә, илнең төп милләте сыйфатында аларга күченү өчен шартлар тудырыла, мәсәлән, түләүсез яисә арзан хакка җир бирелә, салым түләүдә ташламалар ясала.

Гомумән, күченешнең сәбәпләре гаять күп төрле, алар югарыда искә алынганнар белән генә чикләнми. Күченүне тарихи яссылыкта аерым авыл һәм бер гаилә мисалында аеруча ачык төсмерләргә мөмкин. Бу җәһәттән Башкортстан татарларының үткәне гыйбрәтле. Күпмилләтле республиканың 100 еллыгына әзерлек барган чорда төбәккә күченеп килүчеләрнең тарихын барлау аерым әһәмияткә ия.


Башкорт вотчинниклары төбәге

Хәзерге вакытта Шафран авыл биләмәсенә керүче Чуракай — Әлшәй төбәгендә иң борынгы башкорт авыл­ларының берсе. Тарихы 1745 елда башланган авылның нигез ташларын салучылар булып башкорт вотчинниклары исәпләнә. Тарихи чыганаклардан аларның шулай ук, бу төбәктә киң билгеле Ташлы авылыннан күченеп утыруы билгеле. 1795 елгы җанисәп материалларыннан күренүенчә, Чуракайда 16 йорт-ихатада 85 башкот-вотчинник гомер кичер­гән. Авыл зурайганнан-зурая, анда яшәүчеләр саны да арта. Җани­сәп мәгълүматларында 1816 елда биредә — ике җенес­тәге 132, 1834 елда — 186, 1859 ел­да 250 кеше теркәлгән. 1917 елдагы халык исәбен алу барышында Әлшәй волосте Чуракай авылында 707 башкорт, 27 урыс, 13 типтәр, 8 чуваш, 6 немец исәп­кә алынган.
Совет власте елларында күпмилләтле Чуракайда халык санының кискен артуы күзәтелә. Моңа 30нчы елларда авылга хәзерге Туймазы районының Чокадыбаш һәм Имән Күпер авылларыннан күченеп килүчеләр дә зур гына йогынты ясый. Бүгенге вакытта Чуракай авылы халкы­ның төп вәкиле саналучы Фаил Әмир улы Солтанов — әнә шул күченеп утыручыларның нәселен дәвам итүчеләрдән. Ул 1963 елда Чуракайда туган. Хәзер инде 60 яшь үрен куучы Фаил бай тормыш юлы үтә. Чуракайга күрше Шафран поселогында мәктәп тәмамлагач, Дәүләкән һөнәрчелек училищесында укып, водитель белгечлеге ала. 1981-83 елларда Варшава ки­лешүе илләренең Көньяк төр­кеме гаскәрләре составында хәрби хезмәтне Венгрия Халык Республикасында үтү дә насыйп була аңа. Әйткәндәй, хәрби хезмәт чорында водитель Солтанов Венгриядән Советлар Союзына урып-җыю эшләренә җибәрелә һәм, фидакарь хезмәт күрсәтеп, ул чорда абруйлы саналган “Алтын башак” медаленә лаек була.
Солдат бурычын үтәгәч, Фаил Солтанов шофер сыйфатында хезмәт юлын туган авылындагы Куйбышев исемендәге колхозда дәвам итә. Читтән торып Бәләбәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумын тәмамлый һәм җитәкче вазыйфаларга үрләтелә. Атап әйткән-дә, 8 ел дәвамында колхозда инженер, бу өлкәдә баш белгеч йөген тарта, аннары яңа оештырылган “Башкортстан” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе итеп сайлана һәм бу урында 6 ел эшли.
2002 елда крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып, туган төбәгендәге халыкны эш белән тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертә. Әйтергә кирәк, Солтанов КФХсы төрдәшләре арасында Әлшәй төбәгендә тотрыклы хуҗалык санала, ул ярыйсы гына зур җи-тештерү куәтләренә ия. Эшчән-леген уңышлы алып баручы хуҗалык җитәкчесе Башкортстан Республикасы Президентының һәм Русия Авыл хуҗалыгы ми-нистрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Җәмәгате Зәлия Хәбир кызы белән бер кыз үстергәннәр. Әли­нә, Уфа нефть техник университетын тәмамлап, “Роснефть” компаниясендә хезмәт сала. Аның җәмәгате, һөнәре буенча юрист Линар Халиков — Дәүлә­кән районының Коръятмас авылы егете.

Юллар Дим буена илтә

Нәсел тамырларын тикшереп, шәҗәрәсе буенча Фаил Солтанов әтисе һәм әнисе ягыннан ата-бабаларының хәзерге Туймазы районының Имән Күпер авылыннан булуын ачыклаган. Әмир Юныс улы, мәсәлән, 1928 елда туган, аның туу урыны итеп Чуракай авылы күрсәтелгән. Ә бит Солтановлар чыгышы белән Туймазы районыннан.
1917 елгы Авыл хуҗалыгы милке исәбен алу материалларыннан күренүенчә, бу чорда Имән Күпердә яшәүче Юнысның әтисе Солтангәрәй Сөләйманов авылда хәлле крестьяннардан була. Төп эшчәнлеге умартачы итеп күрсәтелсә дә, аның йорт-ихатасында 26 терлек теркәлгән, шулардан алтысы – эш атлары. Җир биләмәсе 20 дисәтинә тәшкил итә. Исәп алу барышында Солтангәрәйнең йорт-ихатасында ике авыл хуҗалыгы хез­мәткәре (батрак) тотуы да языл­ган.
Аның улы Юныс Солтанов Имән Күпердә 1926 елгы Бөтен-союз халык исәбен алу материалларында теркәлгән. Бу чорда аңа 39 яшь була. Имән Күпердә Юныс турында истәлекләр бүген дә саклана. 1930 елгы Хавил Хәбибуллин, мәсәлән, Юныс турында үзенең әтисе сөйләгән­нәрдән белә икән, чөнки, ерак булса да, туган алар. Юныс Сол-та­новның хуҗалыгы ныклы була, атасы кебек үк, ишле мал асрый. Бер сүз белән әйткәндә, авыл бае саналмаса да, социаль хәле белән совет чорындагы “кулак”ка туры килә.
Әйтергә кирәк, вакыйгалар агышыннан үз көче белән мал табып, тырышлыгы белән алдырган крестьяннарга яңа властьның мөнәсәбәтен тоемлагандыр ул. Шуңа да шәхси хуҗалыкларны күмәкләштерү турында хәбәр таралу белән малларының бер өлешен авыл ярлыларына таратып биргән. Шул рәвешле, совет власте кушканнарына гаеп табарга урын кал­масын, дип уйлагандыр. Әмма авылдагы хәл-вакыйгалар икенче юнәлеш ала булса кирәк. Үткән гасырның 20нче еллары азагында, ягъни күмәкләшүгә юнәлеш алынып, авыл хуҗа-лыгы артеле оештырыла башлау белән Имән Күпердән егермеләп гаилә Дәүләкән тарафларына күченергә карар итә.
Тәүдә биредәге Чуенчы авылы төбәгендәге Ярманчы дигән урынга килеп урнашалар. Ул хәзерге Чуенчы авыл биләмә-сендәге Яскаен авылы янында. Шушы авылда туып-үскән, төбәк тарихы белән кызыксынучы 72 яшьлек Салават Хөснетдинов әйтүенчә, Ярманчы авыл булып та оешып китә алмый, чөнки бу төбәккә күченеп килүчеләрне урнаштырганга, “пересыльный пункт” буларак кына таныла ул. Ике еллап биредә җан асрагач, Имән Күпер кешеләре Әлшәй районының Чуракай авылына килеп төпләнә. Әйтергә кирәк, бу вакытта инде егерме гаиләле төркем шактый кечерәя, чөнки авылдашларның бериш­ләре күченү мәшәкатьләреннән арып кире Имән Күпергә кайтып китә.
Ә менә Солтановларның соңгы буыннары өчен Чуракай чын мәгънәсендә туган төбәккә әверелә. Әмир Солтановның тугач ук рәсми рәвештә шушы авылда теркәлүен язган идек. Биредә ул нәсел тамырлары Туймазы районының Чокадыбаш авылына илткән Зәйтүнә Дилмө­хәммәтова (бу кавем турында сүз алда) белән гаилә кора. Әмир Юныс улы — Чуракай авылы, биредәге Куйбышев исемендәге колхоз тарихында якты эз калдырган шәхесләрнең берсе. Эшче-крестьян Кызыл Армия сафларына ул Әлшәй районы хәрби комиссариатыннан чакырыла, рәсми рәвештә теркәл-мәгән, әмма ил тормышының аерылгысыз өлеше булган Совет-Корея сугышын үтә.
Хәрби хезмәттән исән-имин кайткан солдат Солтанов тыныч тормышта да сынатмый. Хезмәт юлын Ташлы МТСында башлый, озак еллар дәвамында Куйбышев исемендәге колхозда шофер булып хезмәт сала. Эшендә алдынгы булып санала, 70нче елларда колхозга кайткан яңа йөк автомобиленең нәкъ менә Әмир Солтановка бирелүе дә моңа ачык дәлил. Колхоз производствосында фидакарь һәм озайлы хезмәте өчен “Почет билгесе” ордены, РСФСР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Солтановлар гаиләсендә дүрт ул үсә, шулардан Фаил турында мәгълүмат биреп үткән идек. Солтановларның иң өлкәне Рәфис язмышын Бәләбәй районындагы элекке Карл Маркс исемендәге колхоз белән бәйли, озак еллар биредә зоотехник булып эшли. Гаилә кора, җәмә-гате Флидә — Кушнаренко райо-нының Рәсмәкәй авылыннан. Ни аяныч, Рәфиснең гомере кыска була. Гаиләдәге өченче бала Наил дә туганының язмышын кабатлый – Яр Чаллы шәһәрен-дә 60 яшен дә тутыра алмыйча бакыйлыкка күчә. Төпчек малай Камил гомеренең зур өлешен Себер тарафларында эшләп үткәрә, хәзерге вакытта туган авылында утрак тормышта.
Солтановлар арасында фидакарь хезмәтләре, намуслы тормыш рәвеше белән Әлшәй районында матур истәлек калдырганнар байтак.
Әйтик, Имән Күпердән күче­неп килгән Юныс Солтанов җәмәгате Фәрдия белән, Әмир-дән тыш, янә ике ул һәм дүрт кызга гомер бүләк итәләр. Алар — Йосып, Әвис, Хашия, Шәмсия, Разия һәм Хәмдия. Үсеп җиткәч, алар барысы да Әлшәй районы авылларында төпләнеп кала. Бөек Ватан сугышы яугире, ил азатлыгы өчен көрәштәге батырлыгы өчен “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнгән Әвис Солтанов, мәсәлән, Түбән Әв-рездә урнаша, биредә мәктәптә укыта, авыл Советы башкарма комитеты рәисе булып эшли. Хатыны Җәүһәр Галикарам кызы белән алар 7 бала тәрбияләп үстерә. Тоташ алганда исә Юныс Солтанов балаларының дәвам-чылары районда гына да 50 кешегә якын.

Күперләре имәннән

Билгеле башкорт тарихчысы Әнвәр Әсфәндияров хәзерге Әлшәй районы авыллары тарихын барлаганда төбәккә татар-мишәрләрнең беренче төркеме­нең 1738 елда ук күченеп килүен билгели. Тәүге мәлдә аларның җир хуҗаларының рөхсәтеннән башка гына урнашуы теркәлгән. Җир мөнәсәбәтләре көйләнгәч исә Әврез, Әбдрәшит, Слак, Трунтаиш, Нигъмәтулла кебек авылларга ясаклы һәм йомышлы (служилые) татарлар, мишәрләр күпләп күченеп утыра башлый. Бу җәһәттән шуны билегеләп үтү урынлы: милли атама буларак, мәкаләдә “мишәр” очраклы кулланылмый, чөнки Русия империясе чорындагы халык исәбе алу материалларында (Ревизская сказка) мишәр авылларын­да яшәүчеләр үзләрен “мишәр” (мещеряки), “мишәрдән башкорт”(мещеряки из башкир, башкирцы из мещеряков) дип күр-сәткән.
Бәләбәй өязе Чокадытамак волостендагы Имән Күпер авылына да кагыла бу. Тарихи чыганакларда ул рәсми рәвештә авыл буларак 1895 елда телгә алына. Тарихчы Әнвәр Әсфән­дияров күрсәтүенчә, нәкъ шушы вакытта биредә 70 йортта 466 кеше яшәве мәгълүм. Әмма авыл байтак элегрәк барлыкка килгән. Аның оеша башлавы исә хәзерге Бүздәк районындагы Батырша Кобау авылы белән бәйле. Имән Күпер халкында сакланган риваятьләрдә авылга нигез салучыларның тәү башлап нәкъ менә Батырша Кобаудан күченүләре турында фаразлар сакланган. Хәзерге вакытта алар тарихи документлар нигезендә раслана. Батырша Кобау авылында 1834 елда үткәрелгән халык исәбе алу материалларында бу авылга 1829 елда Пенза губернасы Краснослободский өязе Кагушинский волосте Матвеево авылыннан “морзалардан булган йомышлы татарлар”дан 39 ир һәм 46 хатын-кызның күченеп килүе турында әйтелә. Күченеп килүчеләрнең һәммәсе дә “казенный поселенец” дип язылган. Димәк, алар дәүләт крестьяннары сословиесендә торган, шуңа да күченү дәүләт тарафыннан хөкүмәт исәбенә башкарылган.
Халык исәбен алу документында “казенный поселенец”лар арасында Чуракайдагы Солтановлар нәселенең вәкиле дә теркәлгән. Ул – морза, йомышлы татар Габделсәлим Әлимбәков, 1834 елда аңа 47 яшь була. Мәгълүматларда йорт хуҗасы­ның әнисе 70 яшьлек Хәнифә, 40 яшьлек хатыны Хәлимә дә урын алган, Габделсәлимнең улларыннан Сөләйман, Йосып, Кормый, Фәтхулла теркәлгән.
Бу җәһәттән шуны да бил­геләп үтик: Имән Күпер авылына нигез салучылар турындагы 1829-70 еллардагы тарихи чыганакларны, мәсәлән, метрика кенәгәләрен (Метрические книги Оренбургского магометанского духовного управления), Башкортстан Дәүләт тарих архивында фәкать Батырша Кобау авылына караган фондлардан табарга мөмкин.
Пенза губернасыннан килгән “казенный поселенец”лар рәсми теркәлү үтсә дә, Батырша Кобау халкы, җир биләмәләре азлыгын сәбәп итеп алып, аларны авылга кертмәгән. Риваятьләрдә мөһа-җир­ләрнең авыл янәшәсендә зем­лянкалар казып, анда күп дигәндә 30 ел дәвамында, ягъни якынча ике буын, гомер кичерүе тасвирлана.
Ул чорда Батырша Кобау халкының хәлен вә мохтаҗ­лыкларын да истән чыгармыйк. Яшәү белән үлем арасы, кем әйтмешли, бер тотам җиргә бәйле чор бит бу. Моңа өстәп, тарихи чыганаклардан ул чорда Батырша Кобауда халык исәбе материалларында башкортлар, типтәрләр, мишәрләр­нең барысы бер мең кешедән артуы теркәлгән. Хәзерге вакытта “Кыдаш” хуҗалыгының Батырша Кобау төбәгендәге сөренте җирләр бер мең ярым гектар тирәсе тәшкил итә. Шуңа да җир бүлешү мәсьәләсендә нәтиҗәләр ясарга ашыкмау хәерле.
Авыл читендә гомер кичерү мөһаҗирләргә авырга туры килә, әлбәттә. Шуңа да морзаларның бер өлеше тамак ялына эшләп йөрүче батраклыкка басарга мәҗбүр була. Бу чорда, ягъни ХIХ гасыр ахырында, Чокадытамак волостенда урыс җирби-ләүчеләре — бертуган Сафронов боярлар сабын заводлары корып җибәрә. Шуларның берсе Туймазы төбәгенең хәзерге Алексеевское авылында урнашкан була. Сабын ише әйберләр чыгаруда чимал сыйфатында утын көле дә кулланыла. Пензадан килүчеләрнең күпчелеге өчен Сафронов заводлары ихтыяҗларына көл җыю, бүген­гечә әйткәндә, яшәү чыганагына әверелә.
Риваятьләрдә Сафронов-ларның, күченеп килүчеләрне кызганып, аларга җир бирүләре турында әйтелә. Бу фикер белән килешергә мөмкин, чөнки завод тотучыларның төбәктә эшче куллар тупларга омтылышы табигый. Ничек кенә булмасын, яңа авылның барлыкка килүендә Сафроновларның да өлеше бар.
Авылның иң өлкән кешелә-ренең берсе Тәскирә Галиуллина (1920 елгы) истәлекләрендә күченеп килүчеләрнең беренче эш итеп бу төбәктәге елга аша имән агачларыннан күпер корулары турында әйтелә. “Имән Күпер” атамасының килеп чыгышы шуңа бәйле. Авылның кайсы елларда барлыкка килүен ачыклаганда да истәлекләр ярдәмгә килә. Мәсәлән, туган тиешле Фәкинә (1938) һәм Риза (1932 елгы) Гыйбадуллиннар сөйләвенә караганда, күченеп килүчеләр хәзерге Имән Күпер нигезен корганда аларның кардәше Гыйбадулла 8 айлык сабый була. Авыл зиратында аның кабере табылды. Ташта Гыйбадулланың туган елы языл­ган – 1873 ел. Димәк, Имән Күпер тарихын шушы вакыттан башлый.
“Уфа губернасы Бәләбәй өязе буенча 1896 елга статистика белешмәләре җыенты­гы”нда Имән Күпер турында мондый мәгълүмат бирелә: Имән Күпер һәм Корган елгалары янәшәсендәге калкулыкларда урнашкан, елгаларда су тегер­мәннәре корылган.
“Уфа губернасы волостьлары һәм авылларының 1902 елга алфавит буенча исемлеге”: Имән Күпер – Чокадытамак волостенда, яшәүчеләр: припущенник-дәүләт крестьяннары. Барлыгы 31 йорт-ихата, ир җенесеннән 212 кеше. Җирләре – 870 дисә-тинә.
1906 елгы статистика мәгъ­лүматларында Имән Күпердә 70 йортта ирләрдән — 236, хатын-кызлардан 230 кеше яшәве языл­ган. 1917 елгы Авыл хуҗа­лыгы исәбен алуда авылдагы 99 йортта 654 кеше теркәлгән, халыкның милләте итеп татар күрсәтелгән.
1929 елда Имән Күпердә колхоз оештырыла, аңа “Кызыл маяк” дигән атама бирелә. Әйтергә кирәк, сугыш алды елларында “Кызыл маяк” Туймазы районында гына түгел, СССР күләмендә дә танылу ала. Колхоз төзелешендә зур уңышлары өчен алдынгы хуҗалык Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
Хәзерге вакытта Алексеевское авыл биләмәсе составындагы Имән Күпер пенсионерлар авылына әверелеп бара, биредә 120 кеше яши.

Чокадыбаш Дилмөхәммәтовлары

30нчы елларда Әлшәйнең Чуракай авылына күченеп килү­челәр арасында Чокадыбаштан да бер төркем була. Чокады ел-гасының югары агымында урнашкан бу авыл да Бәләбәй өязенең Кобау волостена карый. 1756 елгы килешү буенча башкорт вотчинниклары авылга типтәр һәм ясаклы татарларны кертә. Авыл тиз арада үсә, 1895 елгы белешмәләр буенча, би-редә 1326 кеше яшәве билгеле. Төбәктә иң эре татар авылы саналган Чокадыбашта 1905 елга кадәр шулай ук аталучы волость идарәсе тора, авылда ике мәчет була.
Дилмөхәммәтовлар 1917 ел инкыйлабына кадәр авылда матди яктан иң бай һәм киң таралган кавем буларак билгеле була. Хуҗалыкларны күмәкләштерү-дән качып, Дилмөхәммәтов-ларның берише, әйткәнебезчә, Әлшәй тарафларына юл алса, калганнары Туймазы районындагы башка авылларга, атап әйткәндә, Кәлшәлегә, Тукайга, Урман Астына, Миякә районы­ның Илчегул авылына күченеп китә. Шуңа бәйле, хәзерге вакытта Чокадыбашта Дилмөхәм­мәтов фамилияле кешеләр юк.
1897 елда туган Фаризун Дилмөхәммәтов 1929 елда хатыны Фәтхия белән югарыда телгә алынган Ярманчы авылына барып урнаша. 1930 елның 2 февралендә кыз балалары туа, аңа “Зәйтүнә” дип исем кушалар. Аның туу турындагы таныклыгы Дәүләкән районының Чуенчы авыл Советының ЗАГС бүлегендә тутырылган, сабый-ның туган урыны итеп Ярманчы күрсәтелә. Алгарак китеп, шуны да әйтик: байтак гомер үтеп, Дилмөхәммәтовлар да Чуракайда төпләнгәч, Зәйтүнә Имән Күпердән килгән Солтановлардан Әмиргә кияүгә чыга.
Гомумән, бу ике гаиләне электән күп нәрсә бәйли, ни өчен дигәндә, Чокадыбаш белән Имән Күпер янәшәдә диярлек урнашкан. Моңа өстәп, Фаризунның хатыны Фәтхия Гыйләҗетдин кызы — нәсел чыгышы буенча Имән Күпер авылыннан.
Чокадытамак волостеның Чокадыбаш авылы мәчетендә 1897 елның 3 октябрендә теркәл­гән Метрика кенәгәсендә Фари­зунның атасы итеп типтәр Дин­мөхәммәт күрсәтелгән. Әмма урыс телендәге чыганакларда соңрак атасының исеме һәм фамилиясе Дилмөхәммәт итеп языла башлый. Чит-тарафларда эшлеклелек сыйфатлары белән Фаризун үзен тиз таныта, төбәктә колхоз оешкач, аны хуҗалык җитәкчесе итеп сайлап куялар. Сугыш башлану белән Фаризун үз теләге белән фронтка китә һәм хәбәрсез югала. Әйтергә кирәк, аның сугыштагы язмышы соңгы елларда гына ачыклана. Атап әйткәндә, яугир 1942 елның августында ук хәбәрсез югалган булган икән.
Фәтхия һәм Фаризун Дил-мөхәммәтовлар гаиләсендә 10 бала үсә, алардан хәзерге вакытта Чуракайда гомер кичерүче Рәйсә генә исән. Узган елның октябрендә ул балалары һәм оныклары белән 85 яшен бил­геләде. Дилмөхәм­мәтовлар-ның барысы да дип әйтерлек язмышларын туган авыллары саналучы Чуракай белән бәйли. Зәйтүнә Фаризун кызы турында язып үттек инде. 1928 елда туган Әнвәр Фаризун улы, мәсәлән, чирек гасыр дәвамында шушы төбәктә колхоз рәисе вазыйфасын башкара. Нур хуҗалыкта баш бухгалтер, икътисадчы бу-ла. Фәрит, Рәшит һәм Мөнәфирә дә тормышта бәхетләрен туган районнарында таба. 1918 елгы Кафия белән 1937 елгы Канитә Бәләбәй районының Брик Алга авылында төплә-нәләр. 1939 елда туган Нәзирә, укытучы һөнәре алып, Кушнаренко авылы мәктәбендә озак еллар эшли. Җәмәгате, районның кулланучылар җәмгыяте ветераны Яуис Хәйруллин белән ике кыз – хәзерге чорда малтабарлар Динара белән Гөлна­раны тәрбия­ләп үстерәләр.
Дилмөхәммәтовлар нәселен барлаганда Фаризунның җәмә-гате, 10 бала анасы Фәтхия Гый-ләҗетдин кызының язмышына аерым тукталу таләп ителә. Башлангыч белем белән генә чикләнсә дә, Чуракайда авылдашлар арасында гаделлеге, кешеләргә игътибарлы, яхшы мөнәсәбәте белән тормышта зур абруй яулап, киң танылу ала ул. Атап әйткәндә, авыр хәлдә калган авылдашларын яклап, ул чорда КПССның Башкортстан өлкә комитеты беренче секретаре Зыя Нуриевка да мөрә­җәгать итә. Әлеге вакыйгадан соң Фәтхия Дилмөхәммәтовага карата ихти­рам­ның янә артуы аңлашыла­дыр.
Солтановлар һәм Дилмөхәм-мәтовларның башкорт авылы Чуракайга күченеп, нигез яңар-туына 90 еллап вакыт үткән. Бер гасырга якын тарихта алар, яшәештә югалмыйча, Чуракайда да якты эзләрен калдыра алган.

Фәнүр Гыйльманов.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»