Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Исеме халыкка соңлап кайтты

Исеме халыкка соңлап кайтты
14.02.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Исеме халыкка соңлап кайттыЯзучы һәм мөхәррир Төхвәт Янәбинең тууына 125 ел тулу уңаеннан.

1938 елның 10 июле якшәмбегә туры килә. 1905 елгы вакыйгаларны искә төшереп, республикада бу көнне “канлы якшәмбе” дип тамгалыйлар. “Халык дошманы” дип гаепләнеп, Уфада берьюлы 43 кеше атып үтерелә. 15 минут саен бер кеше гомере өзелә. Барысы да киң билгеле зыялылар. Республика җитәкчесе Әхмәт Исәнчурин, мәгариф һәм сәнгать халык комиссарлары Гобәй Дәүләтшин белән Гаффан Нәзиров, башкорт милли театрын нигезләгән Вәлиулла Мортазин белән Мәкәрим Мәһәдиев, Тел һәм әдәбият институты директоры Габдулла Амантай, китап нәшрияты директоры, язучы Булат Ишемгол, җырчы һәм композитор Газиз Әлмөхәммәтов, драматург Даут Юлтый, “Башкортостан” гәзите мөхәррире, язучы Төхвәт Янәби...


Башкорт әдәбияты тарихына Төхвәт Янәби исеме белән кереп калган Төхвәтулла Кәлимулла улы Кәлимуллин 1894 елның 14 февралендә хәзерге Миякә районына керүче Янәби-Урсай авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Тәүдә остабикәдән сабак ала, аннары, авылларында мәктәп салынгач, 1909 елга кадәр шунда укый. 1910-12 елларда — Стәрлебаштагы Гали хәлфә мәдрәсәсе шәкерте. Яшәү шартлары авыр булу сәбәпле, шул мәд­рәсәдәге бай ка­зах шәкертләренә аш пе­шерү-че булып ялланып, укуын дәвам итә. Монда өч кыш белем алганнан соң, Ырынбур шәһәренең заманында дан тоткан “Хөсәения” мәд-рәсәсенә керү теләге белән юлга чыга. Ләкин бу ярлы баласын анда якын да җи-бәрмиләр. Бераз эш эзләп йөри дә Актүбә тирәсен-дәге бер авылда казах балалары укыта. Уку нияте белән 1913 елда янә Ырынбурга килә, бу юлы да “Хө-сәения”гә керә алмагач, шәһәрдәге Заһидулла хәз-рәт мәдрәсәсенә урнаша.
1915 елда солдатка каралып, аннан вакытлыча калдырылгач, Уфага килә һәм төрле пекарняларда камыр басучы булып эшли. 1917 елда хәрби хезмәткә алына. Бер елдан аннан кайткач, бераз үз авылларында яши. 1919 елда Кызыл Армиягә язылып китә. Бәлә­бәйдәге Башкорт бри-га­дасының сәя­си бүлеген-дә курслар тәмам­лый. Стәр­летамактагы Башкортстан Хәрби комисса­риатының сәяси бүлеге аны Кыпчак-Җиде ыру район хәрби комиссариатына агитация-пропаганда бүлеге начальнигы итеп тәгаенли. 1920 елда Мәскәүдәге Свердлов исемендәге коммунистик университетка җибәрелә. Бер ел укып кайткач, партия өлкә комитеты тарафыннан Үсәргән кантонында партия эшләрен оештыру йөклә­телә.
Төхвәт Янәби 1921 елда Бөтенбашкортстан проф-союз­ларының беренче съездында Башпрофсовет президиумы әгъзасы, аның мәдәният бүлеге мөдире итеп сайлана. 1922 елда Аргаяш кантонына җи­наять­ләрне тикшерү начальнигы итеп билгеләнә, партиянең кантон комитеты һәм кантон башкарма комитеты әгъзасы, сельпромсовет рәисе булып 1924 елга кадәр эшли.
1924 ел ахырында партия өлкә комитеты Янәбине “Башкортостан” гәзите
секретаре итеп күчерә, ике елдан шул ук гәзитнең җа­ваплы мөхәррире итеп үр­ләтелә, 1937 елга кадәр шул эшендә була. 1931-32 елларда Мәскәүдә ВКП (б) Үзәк Комитеты каршындагы марксизм-ленинизм курсларында укый. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Язу­чылар берлегенең җаваплы секретаре вазыйфасын башкара.
Төхвәт Янәбинең шигырь, нәсер һәм хикәяләре гәзит-журналларда 20нче еллар башында еш күренә башлый. Иҗат эшен партия, совет һәм матбугат органнарында җаваплы эш­ләр башкару белән бергә алып бара. Аның тәүге шигырьләрендә заман сулышы, илдәге кискен үз-гәрешләр атмосферасын тоеп була.
Ул вакыттагы яшь шагыйрь Якуп Колмый истәле­геннән бер өзек китерү Төх-вәт Янәбинең якты шәхес һәм халыкчан иҗатчы бул-ган­лыгын янә бер тапкыр раслый, минемчә. “Уфада журналистлар курсын тәмамлап, “Ленинсе” гәзи­тендә ике-өч атна эшләгәч, әсәрләре буенча яратып өлгергән Төхвәт аганы күрү теләге белән, яңа язган ши­гырьләремне тотып, Язучылар берлегенә барып кердем. Җаваплы секретарь Төхвәт ага бүлмәсендә кә-газьләр караштырып берүзе утыра иде.
— Ни йомыш, энем?
— Төхвәт Янәби ага, бер-ике шигыремне укып, кул куйсагыз иде. Шунсыз гәзиттә басмыйлар, — дидем, жәлләткәндәй.
— Андый тамганы, энем, Сәйфи ага бирә дә Г. Сәләм... Йосыф Гәрәй агаң да калышмый, — дигән булды. — Бер шигы-реңне алып калам, иртәгә Г. Сәләм килергә тиеш. Тамга суктырырмын. Вакыт табып, иртәгә төштән соң килеп чык.
Ә шигырьгә, үзе әйткән­чә, тамга салмагач, кыен сыман булды миңа. Үзе күп еллар “Башкортос­тан” гәзи­тендә мөхәррир була торып та хәзер тамгасын жәл-ли, үзен­нән яшь Г. Сәләм-нән тамга суктыра, имеш... Аңламассың, ниндидер сер бар монда.
Иртәгәсен төштән соң янына тагын кердем. Ул кичәге сыман ук бүлмә-сендә ялгыз утыра иде.
— Ә, килдеңме, энем, — дип аягүрә торып ук каршы алды мине. — Менә шигырең, тамга сугылган. Син аны “Ленинсе” гәзите мөхәррире Гозәйгә күрсәт.
— Мин үзем шунда эшлим, — дигән булдым.
— Алай булса, бигрәк әйбәт, басар.
Ул чакта республика гәзитләре Володарский урамындагы дүрт катлы яңа бинада урнашкан иде. “Ленинсе”нең җаваплы
секретаре Мостафа ага Садыйков әзер язмаларны кулыма тоттыра да типогра­фиягә йөгертә торган иде. Шунда үземнән дүрт-биш яшькә өлкәнрәк хәреф җыючы егет Әптерәй Камалов белән таныштым. Беркөнне ашыгып хәреф җыю цехына төшсәм, минем дус цехны яңгыратып шигырь укый. Ара-тирә “Торатау”, “Агыйдел” дигән сүз­ләр дә ишетелеп куя. Төхвәт Янәбинең безнең якның Торатавы хакында аның маҗаралы тарихына багышланган поэмасын укып, корректурадагы хаталарын тикшерә икән. Мине күргәч, талпынып куйды: “Бе­ләсеңме, Төхвәт ага Янәби матур шигырь язган, — ди ул кулындагы озынча кәгазен селкеп. — Озынрак булса да укып туйгысыз”.
Төхвәт Янәби “Башкортостан”ның мөхәррире була. Ул заманда “Коммуна” дип аталган безнең “Кызыл таң”ның да өч мөхәрри­ренең башын кыеп үтә репрессия чалгысы. Муса Йосыпов һәм Гайса Габбасов бездән китеп башка урыннарда эшләгәндә 1937-38 елларда атып үтерелә. Мөхәррир Имай Насыйрины 1937 елның 12 декабрендә редакциядә эшләп утырган җиреннән кулга алалар. Тайга урманнары арасындагы лагерьда 1942 елның 29 мартында вафат була.
Илленче еллар урталарында Янәби, Йосыпов, Габбасов, Насыйри, шулай ук миллионнарча башка гаепсез затлар аклана, на­муслы исемнәре халыкка кайта.

Фәрит Фаткуллин.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»