Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Уңган халкы белән данлы ул!

Уңган халкы белән данлы ул!
21.02.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Уңган халкы белән  данлы ул! Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә Кушнаренко районы вәкилләре зур бәйрәм чарасы оештырды.

Республиканың 100 еллыгына багышланган “Башкортстанның тарих битләре. Халыклар дуслыгы һәм килешүе белән яши бер гасырлык Башкортстан!” фестиваль-марафонына Кушнаренко районы да кушылды. 12 февральдә районнан башкалага муниципалитет хезмәткәрләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, хезмәт алдынгылары, үзешчән артистлар, профессиональ коллективлар килде. Бәйрәм шатлыгын бүлешергә Кушнаренко районының шәрәфле шәхесләре, дәүләт хезмәткәрләре, галимнәр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, төрле тармак хезмәткәрләре, башкалада укучы яшьләр килде.


Аларны район турында презентация күргәзмәсе каршы алды. Биредә район тарихы, Топорнино авылы­ның Русия дәүләтендә тот­кан урыны, тарихи шәхес­ләр, районның бүгенгесе чагыла, кул осталарының эшләре игътибарны җәлеп итә. Район үзәгендәге музыкаль мәктәп, күппрофиль­ле һөнәри колледждан килгән күргәзмәләр аеруча зәвыклы.
Ә сәхнәдәге тамаша районның истәлекле урыннары, табигать байлыклары, халык тормышы турындагы фильм белән ачылды. Ул тәмамлануга Сергей Шуралев иҗат иткән “Кушнаренко — туган авылым” җыры белән сәхнәгә “Агыйдел моңнары” вокаль ансамбле чыкты.
Кушнаренко — күпмил­ләтле төбәк. Биредә татар, башкорт, урыс, удмурт һәм башка милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Һәр халыкка ихтирам һәм игътибар зур. Сәхнәдә курай моңнары яңгыраганда, башкорт халкының “Урал” көе уйналганда залдагыларның торып басуы шул хакта сөйли. Динар Гыйззәтуллин җитәкчелегендәге “Иште­кәй” курайчылар ансамбле чыгышы да алкышларга күмелде.
Район Мәдәният сараенда ил күләмендә танылу алырдай җырчылар бар. Шуларның берсе – Гөлназ Ханнанова. Ул башкарган “Я лечу над Россией” җыры тамашачыларны ил киң­лекләренә алып чыкты, ә Динара Фазлыева җитәк­челегендәге “Сандугач” фольклор коллективы, вакыт чикләрен үтеп, узган гасыр башындагы татар авылына “алып китте”.
Кушнаренко авылы хакимияте башлыгы Рәфис Сәетов районда гына түгел, республикада да бәрхет тавышы, дикторлык осталыгы белән билгеле. Аның филармония сәхнәсендә Ән­гам Атнабаевның “Яшьлек белән очрашу” поэмасыннан өзек укуы күпләрне тетрәндерде. “Аркобалено” бию ансамбле сәхнәләш­тергән “Соңгы алыш” композициясе һәм Алик Яхин башкаруындагы “Офицеры” җыры Бөек Ватан сугышы хатирәләрен яңартты.
Республиканың башка бер районында да булмаган виноград үстерү тәҗрибәсе — Кушнаренко районының күркәм үзенчәлеге, виноград исә — район бренды. Фольклор коллективлары, аңа дан җырлап, виноград бәйрәмен сәхнәләштерде. Автор-башкаручы Резида Сабитованың чыгышы әлеге күркәм тамашаны күтәренке рухта дәвам итте.
Районда спорт үсешенә элек-электән зур игътибар бирелә. Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр республика һәм ил күләмендә зур җиңүләр яулый. СССРның спорт мастеры Любовь Шәрәфетдинова җи­тәкче­легендәге коллектив чыгышы район спортчылары өчен горурлык уятты.
Энҗе Гыймалетдинова җитәкчелегендәге “Миз­гелләр” халык театрының 57 еллык тарихы бар. Ул ярты гасырдан артык халыкка хезмәт итә. Шушы дәвер эчендә бихисап спектакльләр чыгарылган. Ә соңгы еллардагы репер­туарның “йөзек кашы” – Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Гөргөри кияүләре”, әлбәттә. Бу көн­не дә аның бер өзеге сәхнәләштерелде.
Кушнаренко районы — мәшһүр актрисалар Рәгый­дә Янбулатова, Әкълимә Садыйкованың туган тө­бәге. Әлеге “йолдыз”лы исемлекне бүген Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы, Башкортстанның атказанган артисты Миңнинур Сәетова дәвам итә. Сәх­нәдәше Рушат Мөдәрисов белән алар якташларга Х. Иргалинның “Кулларымда тургай” спектакленнән өзек күрсәтте.
Концерт программасы район тарихыннан төрле елларга багышланган фильм­нан өзекләр белән чиратлаштырып төзелгән. Анда борынгы авыл, Бөек Ватан сугышы еллары, илне хәрабәләрдән аякка бастыру, социалистик хез­мәт дәвере һәм бүгенге тормыш сурәтләнә. Рәфидә Әхмәлетдинова, Гүзәлия Исламова башкарган җыр һәм кобаер, “Италмас” фольклор коллективы, атаклы “Соловушки” урыс җы­ры халык ансамбле, “Аллегро” бию коллективы программага чагу төсләр өстәде. Ә аның тагын бер “йөзек кашы” Фидрат Бик­мөхәммәтов җитәк­челеген­дәге баянчылар һәм тальянчыларның “Сандугач” ансамбле чыгышы булды, әлбәттә. Төрле яшьтәге осталарның гармун-баяннарына, чыннан да, сандугач кунган дияргә була!
Программаны режиссер Лена Вәлиева әзерләгән, аны Айгөл Вәлиева белән Сергей Мельников алып бардылар.
Кичә ахырында район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин сән­гать коллективларына, килгән кунакларга рәхмәтен җиткер­де һәм фестиваль штандартын Учалы районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Зөһрә Гардиенкога тапшырды.

Резида ВӘЛИТОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Вчера, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»