Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Үзәкнең таянычы була

Үзәкнең таянычы була
21.02.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Үзәкнең таянычы  булаБашкортстан хәрби-революцион комитет 1919 елның мартында әлеге Баймак районының Темәс авылында шул ук елның 21 февралендә узган I Бөтенбашкорт хәрби съездында оештырылган Башкортстан Республикасының Вакытлы хәрби-революцион комитеты нигезендә оештырыла. 22 февральдә республика территориясендәге барлык власть вәкаләтләрен Башревкомга тапшыру турында боерык кабул ителә. Башкортстан Республикасының Вакытлы хәрби-революцион комитеты рәисе итеп Мстислав Кулаев сайлана. Башревком 15 комиссариатны берләштерә. Әйтергә кирәк, чит ил эшләре, хәрби комиссариатка җитәкчелек итү Әхмәт-Зәки Вәлидигә тапшырыла. Кантоннар дәрәҗәсендә, власть органы буларак, кантревкомнар оештырыла.

Яңа Хөкүмәт оештыры­лу­ның беренче көннәрен­нән үк Совет Русиясе ягына күчү­не әзерләү белән шө­гыль­­­ләнә башлый. Шуның нәти­җәсе буларак, 1919 елның мартында Мәскәүдә Үзәк Совет властеның Башкортстан Хөкүмәте белән бер­лек­тә “Башкортстан Совет Автономиясе турында”гы килешү төзелә. Әлеге тарихи актка Совет хөкүмәте ягыннан — Халык комиссарлары Советы рәисе Владимир Ленин, ВЦИК рәисе Михаил Владимирский һәм Милләт­ләр эше буенча Халык комиссары Иосиф Сталин, Башкортстан ягыннан — Башкортстан Хөкүмәте рәисе Мө­хәм­мәтхан (Мстислав) Кулаев, Башревком әгъзасы Муллаян Халиков һәм Башкорт гас­кәрләре адъютанты Әбде­рәшит Бикбаев кул куялар.

Башвоенревкомитет — республика Хөкүмәте  әгъзалары, 1919 ел.Башвоенревкомитет — республика Хөкүмәте әгъзалары, 1919 ел.


Кызганычка каршы, яшь республика хөкүмәтенә Башкортстан биләмә­лә­рендә совет властен тулы дәрәҗәдә оештыру, халыкны акгвар­диячеләргә каршы көрәшкә туплау мөмкин­леге булмый. 1919 елның апрелендә Башревком, Колчак армиясе хәрәкәте көчәю сәбәпле, Саранск шәһәренә эвакуация­ләнә. Шул ук елның 15 сентяб­рендә ВЦИКның “Башкорт Совет Республикасы терри­ториясендәге барлык идарә итү аппаратларын һәм идарәләр оешмаларын Башкортстан революцион комитетына тапшыру турында”гы карары кабул ителә. Тарихи мәгълүмат­ларга караганда, 1919 ел­ның 18 ноябрендә I Баш­кортстан партия конференциясе үтә.
Кызганычка каршы, яшь Башкортстан Хөкүмәте әгъ­залары үткәргән сәясәтнең еш кына РКП (б)ның Башкортстан өлкә комитеты ка­рарлары белән туры килмәве җитди каршылык­ларга китерә. Бигрәк тә автономия һәм федерализм принципларын тормышка ашырганда, республикага җитәкчелек һәм идарә итү мәсьәләләрендә Башревком әгъзалары партия, Башкортстан ЧКсы, Баш хәрби комиссариат, Башнаркомпрод белән каршылыклар зур була. Әлеге каршы тору 1920 елның 16 гыйнварына каршы төндә Башревком тарафыннан Башкортстан ЧКсы әгъза­ларын кулга алуга китерә.
1920 елның 25-28 ию­лен­дә Стәрлетамак шәһә­рендә Автономияле Совет Башкортстан Республикасы (АСБР) Советының I съезды үтә. Анда Башревком даими эшләүче югары дәүләт власте органы — Башкортстан Респуб­лика­сының Үзәк Башкарма комитеты итеп үз­гәртелә. Шул чордагы чыганакларга караганда, 1919 елдан 1920 елның 28 ию­ленә кадәр Башревкомның тәүге рәис­ләре булып Гани Карамышев, Харис Йомагулов, Әх­мәт-Зәки Вәлидов һәм Фәй­зулла Мансыров эшләгән.
Шунысы да игътибарга лаек: Башревком вакытлыча булган эвакуациядән кабат Башкортстанга кайту белән кантоннарда идарә итү органнарын оештыруга ныклап тотына. Башкортстан территориясе 11 кантонга бүленә. Ток-Чуран кантонын исәп­ләмәгәндә, аларның барысында да, вакытлыча власть органнары буларак, кантон ревкомнары оештырыла. Вакытлы идарә итү органы Башрев­комнан җибәрелгән вәкил­дән, урындагы хезмәт­кәрдән һәм кантон хәрби комиссарыннан торган.
Тарихта Юрматы кантоны эшчәнлеге турында мәгълү­матлар сакланып калган. Юрматы кантоны ревкомы Башревкомның 1919 елның 24 августындагы карары нигезендә оеш­тырыла һәм эшчән­леген 1 сентябрьдән башлый. Кантонда бүлек һәм төрле юнәлеш буенча бүлекчәләр оештырыла. Идарә итү, сәламәтлек саклау, азык-төлек, совнархоз, халык мәгарифе, социаль тәэми­нат һәм он җитештерү бүлекләрендә 31 хезмәткәр эшләгән. Әлбәттә, авылда кадрлар кытлыгы көчле була. Матди средстволар, транспорт, элемтә тармаклары проблемалар тудырган. Кантон буйсынуында 16 волость һәм 208 авыл теркәлгән.
Башревком кантон революцион комитетлары эш­чәнлеген ныклы контроль­дә тоткан һәм һәр ике атна саен башкарылган эшләр буенча отчет таләп иткән.
Йомгаклап, шуны әйтер­гә кирәк: Башкортстандагы тәүге Хөкүмәт — Башревком — шул чордагы мөһим чараларны оештыруда, Совет дәүләте сәясәтен тормышка ашыруда һәм авылларда халыкны туплап, аларны уртак максатларга мобили­за­цияләүдә мөһим эш башкара. Республикада дәүләт власте органнары эшчәнлеген көйләүдә, шулай ук, аның тарихи роль уйнавын билге­ләргә кирәк. Башревкомның ил өчен катлаулы чорда Башкортстан икътисадын ныгытуда күп­медер дәрәҗәдә үзаллылык алуы да Үзәк Хөкүмәтнең ышанычы турында сөйли. Тарихчылар билгеләвенчә, Русиядә аклар белән кызыллар власть бүлгәндә, Башревком үз буйсынуындагы территориядә халыкны совет властен якларга, аңа ярдәм итәргә күндерә алган һәм бу тоташ илдә революция казанышларын яклауда зур үрнәк булып торган.

Олег Төхвәтуллин.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Вчера, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»