Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Башкорт гаскәрләре – Советлар ягында

Башкорт гаскәрләре – Советлар ягында
21.02.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Башкорт гаскәрләре –  Советлар ягындаI Бөтенбашкорт хәрби съездына – 100 ел.

Башкорт зыялыларының 1917-19 еллардагы милли үзбил­геләнеш өчен көрәшенең бер үзенчәлеге итеп анда күпсанлы татар вәкилләре катнашуын атарга кирәк. Шундыйлар­ның берсе, Ильяс Сәетгәрәй улы Алкин, Башкорт Совет Автономияле Республикасының барлыкка килүендә, башкорт гаскәрләренең 1919 елда “кызыллар” ягына чыгуында аеруча зур роль уйный.


1917 елгы Февраль инкыйлабыннан 1918 ел ахырына кадәр ул Русияне парламент республикасы итү, моның өчен Учредительное собрание җыю идеяләре белән янып йөри, аны оештыру эшлә­рендә актив катнаша. Ләкин 1918 елның ноябрендә бу эштә аеруча зур активлык күрсәткән 25 кеше Колчак тарафыннан кулга алына. Ильяс Алкин кулга алынудан көчкә качып котыла. Нәкъ шул вакытта ул башкорт милли хәрәкәтенә кушылырга карар итә. Казан һәм Петербургтагы эшчәнлеге буенча яхшы белеп, аның хәрби талантын һәм сәяси тәҗрибәсен гаять югары бәяләгән Зәки Вәлиди И. Алкинга Башкорт армиясенә кушылырга тәкъдим ясый. Татар егете 1918 елның декабрь урталарында бу тәкъдимне кабул итә.
Колчак Башкорт Хөкүмәтеннән үз хакимиятен тануны таләп итә. Моның өчен ул, И. Алкин сүзләре белән әйтсәк, “печтерелгән автономия” вәгъдәли. Башкорт Хөкүмә­тенең күпчелек әгъзалары моңа риза булса да, Зәки Вәлиди кискен каршы чыга. Үзенең 1920 елның октябрендә Милләтләр эшләре буенча Халык Комиссариатына язган хатында Ильяс Алкин бу хакта болай ди: “1918 елның декабрь ахырында мин Вәлидов алдында мәсьәләне кабыргасы белән куйдым һәм без Кананикольски шәһәрендә, Колчакка каршы хәрби көрәш башларга кирәк, дигән уртак карарга килдек. Нәкъ шул вакытта минем сәяси карашларым төптән үзгәрде: мин әлеге тарихи чорда, Русиядә генә түгел, барлык дөньяда сыйнфый көрәш җәелгән дәвердә, Учредительное собрание идеясе тормышка ашарлык түгел, дигән нәтиҗәгә килдем һәм дөнья капитализмы, империализмына каршы Совет Русиясе белән берлектә көрәшкә чыгарга карар кылдым”.
1919 елның февралендә И. Алкин Башкорт армиясенең командующие урынбасары, штаб начальнигы вазыйфаларын башкаручы итеп тәгаенләнә, ягъни Зәки Вәлидинең иң якын ярдәмчесенә әверелә. Бу хакта Мирсәет Солтангалиев соңрак түбәндәгеләрне язды: “...Колчак тарафыннан Самара учредилкасы тар-мар ителгәч, Ильяс Алкин Башкортстанга Әхмәтзәки Вәлиди янына китә һәм, башкортларны Совет хакимияте ягына чыгарга чакырып, агитация үткәреп йөри башлый. Вәлиди дә шул якка авыша... Безнең белән сөйләшүләр уңышсыз тәмамланса, башкортлар кыргыз далаларына китеп яшеренергә ниятлиләр”.
“Кызыллар” ягына чыгар алдыннан Зәки Вәлиди Ильяс Алкинга булачак Социалистик партия программасының проектын әзер­ләргә куша. Соңрак үзенең “Хати­рәләр” китабында Вәлиди бу хакта түбәндәгеләрне яза: “Советлар ягына күчәр алдыннан ук, сәяси көчләрне берләштерү максатыннан чыгып, без Коммунистик партиядән аерылып торган Социалистик фирка төзү эшен башладык. Баштарак аның теоретик нигезләрен билгеләү белән Ильяс Алкин шөгыльләнде. Ул Азат социалистик фирка буларак оешырга тиеш иде... Программаны без әзерләп бетердек. Аның бер нөсхәсен казахларга бирдек”.
1919 елның 16 февралендә Вәлиди белән Алкин Башкорт гаскәрләренең Советлар ягына чыгуы турындагы боерыкка кул куялар.
Шушы ук елның 21 февралендә Темәс авылында (хәзерге Баймак районы) Хәрби съезд үтә. Анда Башкорт гаскәрләре тарафыннан сайланган 92 делегат, Башкорт Хөкүмәте һәм Башкорт үзәк Шурасы вәкилләре катнаша. Вәлиди биредә булмаганлыктан, съездны Ильяс Алкин ачып, аның рәисе итеп сайлана һәм тарихи момент, совет хакимияте вәкилләре белән сөйлә­шүләр хакында Вакытлы революцион комитет төзү турында берничә тапкыр чыгыш ясый. Тарихи момент турындагы чыгышында ул дөньяда революцион кәеф­ләрнең гадәттән тыш үсешен һәм шуңа күрә реакцион буржуазиягә каршы бердәм фронт булып оешу кирәк­леген ассызыклый һәм съезд­ның нәкъ шул рухта резолюция кабул итәчәгенә ышаныч белдерә. Икенче докладында Алкин Сәлах Атнагу­лов­ның хыянәт­чел гамәлен тән­кыйтьли: ул Башкорт Хөкүмәте тарафыннан Советлар белән сөйлә­шүләргә җибәрел­гән була, ләкин моның урынына Бәләбәй шәһәрен­дә калып, комиссар булып китә.
Съезд Башкорт гаскәрләренең Кызыл Армия ягына чыгу турындагы карарны хуплый һәм РСФСР составында Башкорт Совет Автономияле Республикасы игълан ителүен яклап чыга. Шунда ук Башкорт республикасының Вакытлы революцион комитеты оештырыла. Аның составына 12 әгъза керә. Алты кеше әгъзалыкка кандидат итеп сайлана.
Комитетның беренче утырышында ук Алкин хезмәт комиссары итеп сайлана, шуңа өстәп, аңа гаскәр командующие урынбасары һәм хәрби комиссар вазыйфалары йөкләтелә.
Февраль азагында Вәлиди белән Алкин Ырынбурга чыгып китәләр, аннан Мәскәүгә юл тоталар. Монда алар Ленин һәм Сталин тарафыннан кабул ителә. Боль­шевикларның лидерлары Алкинны Башкорт­станның күренекле җәмә­гать эшлеклесе һәм Вәлидинең уң кулы дип исәплиләр. Ул монда, шулай ук, Н. Н. Крестинский, Е. А. Преображенский, Ю. А. Пятаков, М. X. Солтангалиев кебек сәя­сәтчеләр белән дә очраша.
1919 елның 9 мартында Башкортстан Хәрби-революцион комитеты тарафыннан нәшер ителүче “Известия” гәзитендә И. Алкинның “Совет Башкортстаны” дип аталган шактый каршылыклы мәкаләсе дөнья күрә. Анда түбәндәге юллар бар: “Совет власте буржуазияне тулысынча юкка чыгаруны үзенең төп максаты итеп күргән күчеш чоры хакимияте булып тора. Безгә, элегрәк буржуазия белән уртак эшчәнлек алып баруны, илнең барлык тере көчләрен берләштерүне һәм демократик оешмаларның союзын хасыйл итүне кирәк дип санау­чыларга, хәзер шунысы ачык: буржуазияне бары тик хәрби юл белән генә юк итеп була... аның белән көрәш аяусыз һәм кискен булырга тиеш. Көрәшнең ахыргы нәтиҗәсе безнең файдага булачак”. Мәка­ләдән аңлашылуынча, И. Алкин, Гражданнар сугышы тәмамлангач, Совет хакимиятенең демократик хөкүмәткә әверелү мөмкинлегенә ышана.
Ләкин аның бу өметләре чынбарлыкка ашмый. 1920 елның июнь аенда Әхмәтзәки Вәлиди Урта Азиягә киткәч, Ток-Чуран кантон ревкомында сәркәтип вазыйфасын үтәүче Ильяс Алкин кулга алына һәм, Мәскәүгә озатылып, атаклы Бутырка төрмәсенә ябыла. Ләкин ул анда 5 айлап кына утыра. Сталинның күрсәтмәсе буенча аны азат итәләр. Ул гына да түгел, Сталин, аны үзенә чакырып алып, озак кына сөйләшеп утыра. Үзара әңгәмәдә булачак генсек, Алкинның сәяси эшчәнлегенә югары бәя биреп, аның Вәлидигә уңай йогынты ясавын ассызыклый. Сталинның тәкъдиме буенча И. Алкин Көн­чыгыш хезмәтчәннәренең коммунистик университетының Көнчыгыш икътисады һәм географиясе кабинеты мөдире вазыйфасына эшкә алына. 1923 елның мартында ул икътисад кафедрасының лектор-ассистенты итеп күчерелә. 1925 елда Плеханов исемендәге Халык хуҗалыгы институтының икътисад бүлеген тәмамлый. Ул Урта Азия республикаларының икътисады белгечлеге буенча махсуслаша.
Узган елларның ачы тәҗрибәсе буенча күп нәрсәгә төшенгән доцент Алкин Татарстан һәм Башкортстан белән бәйләнешле сәяси мәсьә­ләләр буенча үз фикерен белде­рүдән читләшә. Ләкин бу гына аны 1930 елның көзендә кулга алынудан коткармый. Шулай да язмыш аңа бу юлы да елмая. Кыска гына вакыт утырганнан соң, ул “Башкортстанга килү хокукыннан мәхрүм” дигән карар белән төрмәдән чыгарыла.
Моннан соң Алкин аеруча актив эшли: журналларда Урта Азия икътисады турында, аерым алганда, биредә колхоз системасын үстерү хакында мәкаләләр бастыра. 1931 елда аның “Урта Азия. Кара­калпакстанның, Кыргыз­станның, Таҗикстанның, Төркмән­станның һәм Үзбәкстанның икътисади-географик очеркы” дип аталган моно­графиясенең беренче өлеше дөнья күрә. Бу хезмәте өчен ул профессор дәрәҗәсенә лаек була.
Ләкин 1937 елның ачы репрессия җилләре Ильяс Алкинны да урап үтми. 22 сентябрьдә аны унынчы һәм соңгы тапкыр кулга алалар. Ул партия һәм хөкүмәт җитәк­челәрен, беренче чиратта, Сталинны үтерүне әзерләгән яшерен “пантюркистик, контрреволюцион, шпион-террорчылык оешмасының” актив әгъзасы булуда гаепләнә. Хөкем карары 1937 елның 28 октябрендә чыгарыла һәм шул ук көнне Ильяс Алкин атып үтерелә. Башкорт милли хәрәкәтенә зур өлеш керткән татар җәмәгать эшлеклесенең исеме 1955 елда гына аклана.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»