Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Минем милициям мине саклый”

“Минем милициям мине саклый”
22.02.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

“Минем милициям мине саклый”Республика хокук сакчыларының данлы тарихы, шанлы юлы бар.

1917 елның 3 сентябрендә Эшче һәм солдат депутатлары һәм Крестьян депутатлары Советлары башкарма комитетлары утырышында Уфа губернасында эшче милиция төзү турында карар кабул ителә.


1918-19 елларда милиция еш кына төгәл штатсыз, коралсыз һәм инструк­цияләрсез эшли. Гражданнар сугышы башлану белән Уфада яңа “Башкорт Совет Республика-сының эшче-крестьян милициясе турында положение” дөнья күрә. Документка ярашлы, милиция НКВД карамагында була, аңа шәһәр, кантон, сәнәгать һәм җинаятьчеләрне эзләү милицияләре керә.
Бу хезмәт команда составын, тикшерүчеләрне, эзләү агентларын, өлкән һәм кече милиционерларны, канцелярия һәм техник персоналны берләштер­гән. Анда хезмәт итү ирекле һәм эшкә алынган һәр кеше ким дигәндә бер ел хезмәт итәргә тиеш бул­ган. Хезмәткә 21 яше тул­ган белемле, сайлау хокукы булган, хөкем ителмә-гән, сәламәт кешеләр алынган.
1920 елларда Башкортстан территориясендә төр-ле бандалар аеруча зур хәвеф тудыра. Аларның күпчелеген озак вакыт тота алмыйлар. Шулай да 20нче елларда республика территориясендә 16 эре кораллы банда һәм 300дән артык ялгыз бандит тотыла һәм юк ителә.
1930 елларда милицияне тәэмин итү дәүләт бюджетына күчерелә. Бу бик күп проблемаларны, иң элек акча һәм әйбер белән тәэмин итүне, хезмәт хакларын күтәрүне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Милиция хезмәткәрләре һәм алар­ның гаилә әгъзалары өчен ташламалар кертелә.
Башкорт АССРында милиция аеруча 30нчы елларның икенче яртысында үсешә. 1935 елда, сукбай балалар һәм үсмерләр арасында җинаять очраклары арту сәбәпле, мили-ция­нең балалар бүлмә-ләре оештырыла. Тагы бер елдан СССРның Халык комиссарлары советы Мили­циянең баш идарәсенең Дәүләт автомобиль инспекциясе турында положениене раслый. Аңа ярашлы, республикада Дәүләт автоинспекциясе эше үзгәр-теп корыла.
Бөек Ватан сугышы башлану белән республика НКВДсы эшчәнлеге­нең барлык юнәлешләр буенча да хәле катлаулана. Бу вакытта аның штатында 3085 кеше тора, шуларның яртысы сугышка озатыла. 40нчы елларда бу хезмәт-нең эшчәнлек даирәсе киңәя. Аның төп функция-ләренә хәрби чор бурыч­лары — диверсантларга, шпионнарга, дошман агентурасына, провокаторларга каршы көрәш тә өстәлә. Сугыш елларында Башкортстан НКВДсының 175 хезмәткәре һәлак була яисә хәбәрсез югала.
Сугыш — кешенең асылын ачып бирә торган сынау. Фронт геройлары белән беррәттән, аның беренче көннәрендә үк дезертирлар, качып йөрүче-ләр, мародерлар, спекулянтлар пәйда була. Еш кына алар, кулларына корал төшереп, төркемнәргә берләшә һәм талаулар белән шөгыльләнә. Шушындый җинаять төркем-нәренә каршы көрәшү милиционерлардан шәхси батырлык та таләп итә.
Мәсәлән, 1944 елда Иглин районы террито-риясендә дезертир Петр Вайдер җитәкчелек иткән бандитлар төркеме актив эшчәнлек җәелдерә. Алар исәбендә — 4 теракт, 8 үтерү, 5 мәктәпкә кораллы һөҗүм итү, 7 колхоз складын басу, шулай ук гражданнарны талау. Бандитларга каршы көрәштә милициянең җиде хезмәт-кәре һәлак була. 1946 елның гыйнварында Вайдер төркеменең барлык әгъзасы да тотыла һәм җаваплылыкка тарттырыла .
Бөек Ватан сугышы елларында батырлык күрсәт­кән алты Советлар Союзы Героеның һәм Дан орде­нының ике тулы кавале-рының эчке эшләр органнары белән бәйле булуы Башкортстан полициясе хезмәткәрләренең горурлыгы булып тора.
Сугыштан соң кадрлар мәсьәләсе алга килеп баса. Бу елларда җинаять-челек кискен үсә: 1945-46 елларда гына республикада милиция көче белән бандитларның 39 төркеме һәм 18 бандит юкка чыгарыла. 1952 елда СССР Министрлар Советы карары белән эчке эшләр органнары каршында махсус бүлекчәләр — ведомстводан тыш сак хезмәте оештырыла. Аларга вак сәүдә һәм хуҗалык объектларын саклау бурычы йөкләтелә.
Халыкны җәмәгать­челек тәртибен саклауга җәлеп итү өчен 1959 ел­ның мартында ирекле халык дружиналары (ДНД) барлыкка килә. Алар эшче-ләрдән, хезмәткәрләрдән, колхозчылардан, студентлардан, укучылардан һәм пенсионерлардан төзелә.
Хокук тәртибен конт-рольдә тотуны тәэмин итү 70нче елларда участок милиционерлары эшен ка-мил­ләштерүне таләп итә. Күрелгән чаралар нәтиҗә-сендә 80нче елларга кадәр участок инспекторлары арасында югары һәм урта махсус белем дәрәҗәсен 40 процентка кадәр күтәрергә мөмкин була. Гомумән, бу елларда милиция хезмәткәрләренең профессиональлегенә һәм белем дәрәҗәсенә югары таләпләр куелган.
80нче еллар уртасында башланган “үзгәртеп кору” сәясәте Башкорт АССРы эчке эшләр органнары эшчәнлегенә сизелерлек үзгәрешләр кертте. Социаль һәм икътисади өлкә-ләрдәге кризис күренеш-ләре илдә криминоген хәл-не кискенләштерде. Җәмә-гать урыннарында тәртип-сезлекләр саны арту сә-бәпле, милициянең махсус бүлекчәләрен булдыру зарурлыгы туды һәм 1988 елда ОМОН барлыкка килде.
Бер елдан соң оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге — алтынчы бүлек — төзиләр. Аннары ул Оешкан җинаятьче­леккә каршы көрәш идарә-се итеп үзгәртелде.
90нчы еллар башында эчке эшләр органнарына хокук тәртибен саклау һәм криминалга каршы көрәш буенча аеруча авыр бу-рыч­лар үтәргә туры килә. Зур шәһәрләр урамнарында милициянең стационар постлары барлыкка килә.
2000нче елларда эчке эшләр органнарының
струк­турасы үзгәрә: җи­наять җәзасын башкару системасы һәм янгынга каршы хезмәт аның составыннан чыгарыла.
Соңгы елларда Башкортстанда эчке эшләр органнары эшчәнлеген оештыру яхшырды, оператив бурычлар эзмә-эзлекле хәл ителә башлады, башка хокук саклау, суд, конт-роль­лек итү органнары белән үзара хезмәттәшлек итү ныгыды. Өстенлекле бурычларның берсе бул­ган экстремистлыкка һәм террорчылыкка каршы көрәш көчәйтелде.
Русия Эчке эшләр министрлыгында соңгы елларда үткәрелгән реформа хезмәткәрләрнең бурычларын оптимальләштерергә, личный составка яңадан аттестация үткәрергә, хокук сакчыларының матди һәм социаль якланганлыгын күтәрергә, эчке эшләр органнарының һәм җәмә-гать­челекнең үзара хез-мәттәшлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.

Резеда ФАЗЫЛОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Вчера, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»