Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Иске бина икенче яшьлеген кичерә

Иске бина икенче яшьлеген кичерә
26.02.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Баш табиб урынбасары Руслан Мөгыйнов һәм дәваханәнең баш инженеры Надежда Кирсанова.Баш табиб урынбасары Руслан Мөгыйнов һәм дәваханәнең баш инженеры Надежда Кирсанова.Октябрьскийда яңартылучы хирургия корпусына халык зур өметләр баглый.

Гомумән, шәһәрдә истәлекле датага әзерлек киң колач белән бара. Атап әйткәндә, шәһәрнең сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләре челтәре яңартыла һәм күркәмләнә. Юбилей объектлары арасында 1нче шәһәр дәваханәсенең икенче хирургия корпусы да бар.


Әйтергә кирәк, бинаны юбилей объектлары исем-ле­генә кертү мәсьәләсе Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның үткән елның ноябрендә Октябрьскийга эш сәфәре барышында хәл ителде.
Хирургия корпусының шәһәрнең сәламәтлек саклау учреждениеләре биналары арасында иң өлкәне саналуын да билгеләү мөһим. Ул 1951 елда, ягъни Октябрьскийга нигез салынган чорда ук файдалануга тапшырылган. Бинаның янә дә бер мөһим үзенчәлеге: ул кабатланмас архитектура ансамбле булып тора, шуңа да дәүләт әһәмиятен-дәге объектлар исемлегенә кертелгән. Яңарту эшләрен башлаганда моңа беренчел игътибар бирелү табигый.
— Реконструкция проектына ярашлы, бинаның нигезен ныгыту максатында өстәмә эшләр планы расланды, — ди дәваханәнең баш инженеры Надежда Кирсанова. — Хәзерге вакытта бина нигезен ныгыту тәмамлану алдында, әлеге вакытта бирегә 30дан артык эшче-төзүче җәлеп ителгән. Объект төзелеш блокларына бүленгән, чөнки һәр бүлмә үзенчәлекле стильдә төзелгән, яңарту барышында аны саклап калу күздә тотыла. Шуңа ярашлы, алгы планга бизәкләү эшләрен дә сыйфатлы башкару чыкты.
Проектлау документларыннан күренүенчә, хирургия корпусын реконструк-цияләүгә 11 айдан чак кына күбрәк вакыт бирелгән. Төзүче белгечләр теле белән әйткәндә, төзелеш эшләренең җир өслегендәге күләме 17 мең кубик метрдан күбрәк тәшкил итә. Яңартылучы бинаның гомум күләме исә 4 мең квадрат метрдан артык. Эшләр тәмамлангач, биредәге палаталарда 53 авыруга исәп-ләнгән урыннар булдырылачак, диагностика бүлек-ләре исә 20 кешегә исәп-ләнгән.
— Бу объект шәһәр өчен гаять кирәк, шуңа да аны яңартуны күптән көтеп алдык, — ди дәваханәнең баш табибы урынбасары Руслан Мөгыйнов. — Киләчәктә хирургия корпусының эчке яктан танымаслык булып үзгәрәчәген хәзер үк тоемлыйбыз. Безнең өчен шунысы әһәмиятле: эш шартлары яхшырачак, ә пациентларыбыз өчен уңайлы мохит тудырылачак. Заманча бинага алдынгы техно-логияләргә йөз тоткан медицина җиһазлары да урнаштырылачак, әлбәттә. Болар барысы да халыкка күрсәтелүче медицина ярдәменең сыйфаты яхшырачагына ныклы ышаныч бирә.
Юбилей объектын яңар­ту шәһәр хакимиятенең даими күзәтүе астында. Шушы көннәрдә объектта төзелеш штабының күчмә утырышы үтте. Анда шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары Михаил Черкашнев, дәваханәнең баш табибы Сергей Иванов, “Капиталстрой” җәмгыяте җитәкчесе Алексей Лесин, “Стройпроект” җәмгыяте директоры Константин Белоусов, “Стройзаказчик” җәм-гыяте генеральный директоры Юрий Багров катнаштылар. Алар, реконструкция барышы белән танышканнан соң, эшнең планга ярашлы баруын билгеләде. Килә­чәктә штаб утырышын ай саен үткәреп, килеп туган мәсьәләләрне бер­гәләп тикшерү максатка ярашлы дип табылды.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Вчера, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»