Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Уйларымда тик син, Миякә!

Уйларымда тик син, Миякә!
07.03.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Уйларымда тик син, Миякә!Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә шушы район вәкилләре чыгыш ясады.

Республиканың 100 еллыгына багышланган “Башкортстан­ның тарих битләре. Халыклар дуслыгы һәм килешүе белән яши бер гасырлык Башкортстан!” фестиваль-марафонына Миякә районы да кушылды. 26 февральдә районнан башкалага муниципалитет хезмәткәрләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, хезмәт алдынгылары, үзешчән артистлар, профессиональ коллективлар килде. Бәйрәм шатлыгын бүлешергә Миякә районының шәрәфле шәхесләре, дәүләт хезмәткәрләре, галимнәр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, төрле тармак хезмәткәрләре, башкалада укучы яшьләр килде.


Аларны район турында презентация күргәзмәсе каршы алды. Биредә район тарихы, бүгенгесе, кул осталарының күргәз­мәләре, остаханәләр игътибарны җәлеп итте. Шулай ук, килгән кунакларны районның “Дуслык”, “Сувар”, “Сударушка” фольклор коллективлары, “Күкидел” башкорт халык вокаль ансамбле, “Идүкәй” курайчылар ансамбле җыр-бию, курай моңы белән каршы алды.
Сәхнәдәге тамаша районның истәлекле урыннары, табигать байлыклары, халык тормышы турындагы фильм белән ачылды. Арытаба курайчылар чыгышы бәйрәм кичәсен бизәде. Ул тәмамлануга “Балкыш” халык биюләренең үрнәкле ансамбле “Курай биюе” белән чыгыш ясады.
Арытаба тамашачылар сәх­нәдә барган тамаша аша тарих битләре буйлап сәяхәт кылды. Ул революция чоры белән башланып китте.
1917 елда хәзерге Миякә районы территориясе Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Җилдәр, Илкулмин, Илчегол, Кыргыз-Миякә волостьлары составына керә. Башкорт халкының съездлары үтә, Башкорт автономияле республикасын игълан итү өчен III Бөтенбашкорт корылтаена делегатлар сайлана. Шул ук елда РСДРП Кыргыз-Миякә волостьлары комитеты оештырыла. Аның рәисе итеп Камил Галиуллин билгеләнә. Крестьян депу­тат­­ларының беренче советлары оештырыла һәм 1918 елның февралендә крестьян депутатлары Советының Кыргыз-Миякә волосте съезды була.
1918 ел ахырында Башкортстан терри­ториясендә Кызыл Армия һәм акгвар­диячеләр арасында каты сугышлар башлана. Миякә районына якын Бәләбәй районында адмирал Колчак армиясенең бер өлеше урнаша. Шәһәрне азат иткән сугышларда Василий Чапаев командованиесе астында 25нче укчы дивизия дә аерылып тора. Алар арасында Георгий тәресе кавалеры Федор Максимов, Василий Филиппов һәм Гыйльметдин Хәбибов та була. Бу бүлектә, шул чорны сүрәтләп, “Гөлдәр” халык бию­ләренең үрнәкле ансамбле, үзәк Мәдәният сарае каршындагы укытучыларның “Дим бизәкләре” бию коллективы чагу чыгыш ясады.
Тарих юллары арытаба тамашачыларны колхозлашу чорына алып китте. Сәхнәдә шул еллардагы авыл хуҗалыгының үсеше, яшәеше, халык тормышы күрсәтелде. Ул чорда популяр булган “Косилка-молотилка” җырына Агитация мәдәни бригадасында шөгыльләнүчеләрнең “Печән өсте” сурәтләмәсе, “Дим” гармунчылар ансамбле чыгышы дәррәү алкышларга күмелде.
Бөек Ватан сугышы елларына багышланган бүлек тамашачы­ларга тирән тәэсир итте, күпләрнең күңеле тулып, күзләре яшьләнде. Чөнки илгә килгән бу авыр вакытларны үз иңендә күтәргән халыкның ачы язмышы беркемне дә битараф калдыра алмый. Ә сәхнә түрендә шул ва­кыйгаларны оста гәүдәләндер­гән үзешчән артистлар тамашачыга алар кичергән кайгы-хәсрәтне, батырлыкны, җиңүгә булган ышанычны оста итеп җиткерә алды.
Җиңү көне, сугыштан соңгы елларда илне күтәрү, тергезү чорлары да концерт номерлары белән үрелеп барды.
Миякә районы танылган якташлары — шагыйрь-мәгъ­ри­фәтче Мифтахетдин Акмулла белән хаклы рәвештә горурлана. 1989 елдан башлап партия район комитеты бюросы карары белән мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә Мифтахетдин Акмулла исемендәге премия бирелә. Аның беренче лауреаты — Рәшит Шәкүров. Бу көнне бәйрәмгә килгән премия лауреатларын залда утыручылар дәррәү алкышларга күмде. Башкортстанның халык артисты, М. Акмулла исемендәге премия лауреаты Җәмил Әбдел­ма­новның Заһир Исмәгый­ловның “Акмулла” операсыннан ария башкаруы кичәнең мәртәбәсен тагы да күтәрде.
Сәхнәдәге чыгышлар район­ның мәдәни дәрәҗәсе югары икәнлеге турында сөйли. Мия­кәдә12 сәнгать коллекти­вының — “халык”, 3 коллектив­ның “үрнәкле” исемен йөртүе күп нәрсә турында сөйли.
Башкортстанның һәм Татар­станның халык артисты Айдар Галимовның нәкъ Миякәдән булуы да моңа ачык дәлил. Үзенең сәләте белән меңнәрнең мә­хәббәтен яулаган якташлары райондашларына моңлы җыр­ларын бүләк итте.
Ә инде кичә ахырында “Чулпылар” Республика телевизион конкурсы җиңүчесе Искәндәр Таҗетдинов белән Башкорт­станның халык артисты Җәмил Әбдел­мановның бергә чыгыш ясавы районда буыннар чылбыры өзелмәве күрсәткече булып торды.
Матур чараның азагында Миякә районы хакимияте башлыгы Ришат Актуганов фестиваль штандартын Краснокама районы хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Олег Гыйльфановка тапшырды.

Зөһрә ИСЛАМОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Вчера, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»