Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Йөзәр өчен йөзеп эшлиләр!

Йөзәр өчен йөзеп эшлиләр!
07.03.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Йөзәр өчен йөзеп эшлиләр!Федоровка районы үзәгендә киң колач белән бассейн төзелеше бара.

Дөресен әйтергә кирәк, федоровкалылар үзләрендә бассейн булуын күптән тели иде. Һәм менә, ниһаять, аларның теләге чынга ашачак: “Башкортстанның 100 еллыгына — 100 объект” программасы кысаларында Федоровка авылында зур бассейн төзелеше җәелдерелде.


—Төзелеш эшләре узган елның августында башланды. Шул рәвешле, бүген бассейнның нигезе тулысынча эшләнде, подвал өлешендә эшләр — 60, су белән тутырылачак өле­шендә 40 процентка тәмамланды. Металл конструкцияләрнең яртысыннан күбрәк өлеше урнаштырылды. Әлеге эшләр тәмамлан­ганнан соң инде эчке һәм бизәлеш эшләренә тотыначакбыз, шулай ук территорияне төзекләндерү, яшеллән­дерү буенча да колачлы эш башкарылачак. Төзелешкә 18 кеше җәлеп ителгән, махсус техника эшли. Графикка ярашлы, объект-ны 2019 елның июнь аенда файдалануга тапшыруны максат итеп куябыз, — диде, без февраль аен­да булганда эшләр торышы белән таныштырып, “Мегастроймонтаж” җәмгыяте монтажниклары бригадасы җитәк­чесе, прораб Эдуард Фәхрисламов.
Федоровка районы хаки-миятеннән белдерүләрен-чә, бассейн төзелешенең гомум бәясе 94 миллион 630 мең сум тәшкил итә. 30 метрга 28 метр зурлыктагы бинада урнашкан бассейн 25 метр озынлыктагы һәм 1,2-1,8 метр тирәнлектәге дүрт йөзү юлын үз эченә алачак. Анда бер сменада (2 сәгать эчендә) берьюлы 40 кеше шөгыльләнә алачак. Шул рәвешле биредә, мәктәп балаларыннан тыш, Федоровка районы халкы да йөзүгә булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә алыр дип көтелә.
Әйтергә кирәк, бассейнда һәм аның террито­рия­сендә барлык уңайлыклар булдырылачак. Мә­сәлән, бинага кергән урында пандус урнаштырылачак, янәшәдә генә автомобильләр кую урыны булачак. Бина­ның үзенә килгәндә, биредә ял урыны белән холл, теркәү, гардероб, сак хезмә­те, бәдрәф, пульт бүлмәләре, душы булган ир-егетләр һәм хатын-кызлар өчен өс киемен алыштыру бүлмәләре, өчәр кешелек сауналар, дежур тренер, шәфкать туташы, инструкторлар кабинетлары, лабораторияләр һәм башка мөһим шартлар булдыру карал­ган.
Бассейнны 400 киловаттлы ике казанлык җылытачак, электр белән исә ул әле булган трансформатор подстанциясеннән тәэмин ителәчәк.
Бассейнда су фильтрлар аша дүрт сәгатькә бер алмаштырылып торачак. Елга бер тапкыр бассейн тулысынча чистартылачак.
Әйтергә кирәк, җәен файдалануга тапшырылачак бассейнны федоровкалылар инде бүген үк зур түземсезлек белән көтә.
“Башкортстанның 100 еллыгына моннан да зур бүләк була алмыйдыр. Үзебезгә дә, балаларыбызга да сәламәт ял итү өчен искиткеч яхшы урын булачак бу”, — ди алар.

Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Вчера, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»