Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Юбилей уңаеннан нинди чаралар көтелә?

Юбилей уңаеннан нинди чаралар көтелә?
08.03.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Юбилей уңаеннан нинди чаралар көтелә? “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә республика Башлыгының иҗтимагый-сәяси үсеш буенча идарә начальнигы Урал Килсенбаев һәм мәдәният министры Әминә Шәфыйкова Башкортстан оештырылуга 100 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни чаралар турында сөйләде, журналистларның сорауларына җавап бирде.

— Башкортстанның 100 еллыгын бәйрәм итүнең төп идеясе —республикада туып-үскән барлык кешеләрне берләштерү. Бер гасырлык юбилейны бәйрәм итүдә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрдән, мәктәп укучыларыннан алып, өлкән яшьтәгеләргә кадәр һәркем катнашачак, — диде Урал Килсенбаев.
Быел Башкортстанның 100 еллыгына багышланган 50дән артык объектны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Апрельдә — “Башкортстан урыслары Соборы” төбәк иҗтимагый оешмасының V съезды, июньдә V Бөтендөнья башкортлары корылтае үтәчәк.
Әминә Шәфыйкова юбилейга багышланган мәдәни программа белән таныштырды.
6 мартта Мәскәү Халыкара музыка йортында Башкортстанда туган солистлар катнашлыгында зур концерт белән башланган юбилей чаралары 12-13 мартта Федерация Советында Башкортстанның презентациясе белән дәвам итәчәк.
17 мартта режиссер Булат Йосыповның “Беренче республика” дигән тулы метражлы фильмының премьерасы булачак. Ул Башкортстан оештырылуга 100 ел тулуга багышлана.
23 мартта “Башкортостан” дәүләт концерт залында тантаналы концерт узачак, анда республиканың иң яхшы иҗат коллективлары, җырчылар Илдар һәм Әскар Абдразаковлар, Алсу Сафина, Роберт Юлдашев, “Голос” тапшыруы финалчылары чыгыш ясаячак.
23-30 майда — төрки театрларның “Туганлык” Халыкара фестивале, 12-15 июньдә Надежда Бабкина, Илдар Абдразаков, Юрий Шатунов, Земфира һәм Алсу катнашлыгында “Евразия йөрәге” халыкара сәнгать фестивале үтәчәк.

Фәнүз Хәбибуллин.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Вчера, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»