Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Агыйдел, Кама, Танып сәламен килдек алып!

Агыйдел, Кама, Танып сәламен килдек алып!
12.03.2019 / Башкортостанга - 100 ел!

Агыйдел, Кама, Танып сәламен килдек алып!Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә Краснокама районы вәкилләре чыгыш ясады.

Республиканың 100 еллыгына багышланган “Башкортстанның тарих битләре. Халыклар дуслыгы һәм килешүе белән яши бер гасырлык Башкортстан!” фестиваль-марафонына Краснокама районы да кушылды. 28 февральдә районнан башкалага муниципалитет хезмәткәрләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, хезмәт алдынгылары, үзешчән артистлар, профессиональ коллективлар килде. Бәйрәм шатлыгын Краснокама районының шәрәфле шәхесләре, дәүләт хезмәткәрләре, галимнәр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, төрле тармак хезмәткәрләре, башкалада укучы яшьләр бүлеште.


Аларны район турында презентация күргәзмәсе каршы алды. Биредә игътибарны район тарихы, бүгенгесе, кул осталарының күргәзмә­ләре җәлеп итте. Килгән кунакларны район Мәдәният сараеның “Ак калфак” фоль­клор коллективы дәртле җыр-моң белән каршы алды, теләгән һәркем чәй табынына да рәхим итә алды.
Сәхнәдәге тамаша рай­он­ның истә­лекле урыннары, табигать байлыклары, халык тормышы турындагы фильм белән ачылды.
Тамаша да юкка гына “Башкорт җире” музыкаль-хореография ком­позиция­сеннән башланмады, чөнки Краснокама тер­ритория­сендә Агыйдел, Кама, Әмҗә, Каенлы, Кел­тәй, Тыхтем һәм Җитез Танып елгалары ага. Әйе, табигать бу якларны мул сулы елгалар, күлләр белән бүләкләгән.
Арытаба җыелма хор “Краснокама районы гимны”н башкарды. Ә кичәне алып баручылар тамашачыларны тарих битләре буйлап районның барлыкка килүе, колхозлашу чоры белән таныштыруын дәвам итте.
Район тарихында крас­нокама­лыларның Мәскәүдә метро төзелешендә катнашуы бер якты сәхифә булып тора. 1933 елның мартында партиянең район комитеты беренче секретаре Гафиат Ишмурзин тәкъдиме белән метро төзелешенә 100 комсомолны җибәрергә карар ителә. Әмма метро төзе­леше белән биш мең кеше килешү төзи. Бу — яшьләр арасындагы зур патриотик рухның ныклыгын дәлилләп торучы мисал. Төзүчеләр­нең күбесе Сокольники – Красные ворота линия­сендә һәм Комсомол станция­сендә эшли. Бу вакыйгаларны сурәтләү музыкаль номерлар белән үрелеп барды.
“Каенлык” халык вокаль ансамбле белән “Глория” үрнәкле театр студиясе “Монда таңнар алсу” театрлаштырылган композиция белән 1941 елны илебезгә килгән афәтне — Бөек Ватан сугышы башлануны тетрәндергеч итеп тас­вирлый алды.
Сугыш елларында барча халык “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” девизы астында яши һәм эшли. Барлык авырлык хатын-кызлар, үсмерләр һәм картлар җилкәсенә төшә, барысы да совет гаскәр­ләренең җиңүенә ышана. Җиңү көнен илебездә яшәүче һәркем күз яшьләре аша җыр-бию белән каршы ала. Сәхнә түрендә шул чор “Хыял” халык бию ансамбле композициясе аша күрсә­телде.
Башкортстан һәм Мари Эл республикаларының атказанган артисты Полина Итальева һәм район Мә­дәният сарае хоры башкарган “Бөек елларга баш иик” җыры күңелләрне тетрән­дерде.
Районда рухи бердәм­лек­не ныгыту, төрле милләт һәм дини конфессияләр вә­килләренә хөрмәт тәрбияләү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Ел саен төрле фестивальләр, милли мәдә­ният бәйрәмнәре үткәрелә. Шуларның берсе — Башкортстан Республикасында Славян язуы һәм мәдәнияте көннәре кысаларында Николо-Березовка авылында “Никола Вешний” фольклор бәйрәме. Ул ел саен рәс­самнар, һөнәрче осталар һәм музыкантларны бер­ләш­терә.
Краснокамада, шулай ук, мари халкының борынгы бәйрәме — “Семык” бик матур һәм күңелле үтә. Аңа гаилә культы, никах һәм буыннар күчәкилүчәнлеге белән бәйле йолалар кертелгән. Ел саен бәйрәм эстафетасы бер авыл биләмәсеннән икенчесенә күчә.
Районда 20дән артык милләт вәкиле яши. Һәр халыкның үз теле, тарихы, мәдәнияте. “Халыклар дуслыгы” блогында чыгыш ясаучыларның концерт номерлары чын дуслык гөл­ләмәсенә әверелде.
Ә инде танылган җырчы Резида Байтирәкованың һәм республика, халыкара конкурслар җиңүчесе Ринат Салихҗановның чыгышлары бу кичәдә ямь өстенә ямь булды.
Кичә ахырында Краснокама районы хакимияте башлыгы Олег Гыйль­фанов якташларын сәлам­ләде һәм республиканың 100 еллык юбилее белән котлады. Республика фестиваль-мара­фо­нының штандартын ул Нуриман районы хакимияте башлыгы Азамат Носратуллинга тапшырды.

Зөһрә ИСЛАМОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»