Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Башкортстанда туганнар”

“Башкортстанда туганнар”
12.03.2019 / Башкортостанга - 100 ел!

“Башкортстанда  туганнар”Республиканың 100 еллык юбилее уңаеннан Мәскәүдә үткән тантаналы концерт ил, дөньякүләм яңгыраш алды.

Русия федерализмы тарихында истәлекле дата уңаеннан зур күләмле бәйрәм проектлары республикада гына түгел, ә илебез башкаласында да планлаштырылган.

Хәбәр итүебезчә, 6 мартта Мәскәү Халыкара музыка йортында “Башкортстанда туганнар” дигән тантаналы концерт үтте. Тантанада Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты. Чарага федераль власть органнары җитәкчеләре, Русия Федераль җыелышы Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт думасы депутатлары, чит илләрнең дипломатик миссияләре җитәкчеләре, бизнес-җәмәгатьчелек һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, Сибай музыка мәктәпләре балалары да чакырылган иде. Бирегә Башкортстан, аның икътисади потенциалы һәм бай мәдәнияте белән кызыксынучылар җыелды. Бәйрәм кичәсе иске дуслар белән аралашу һәм яңалары белән танышу урыны да булды.


Концерт алдыннан Башкорт­станның яшь талантлары — Владимир Спиваковның Халыкара хәйрия фонды стипендиатлары үзләренең талантларын күрсәтте.
Тамашачылар Музыка йортының Светланов залына үтте. Аларның игътибарына Башкортстан турында видеоролик тәкъдим ителде.
— Бүген без сезне монда йөрәк җылысын бүләк итү өчен җыйдык. Без — Башкортстанда туганнар. Әмма без — Русия дип аталучы бөек илнең бер өлеше, — диде сәламләү чыгышында Радий Хәбиров.
Музыка йортының сәхнәсендә Башкортстаннан чыккан иң танылган һәм яраткан артистлар, сәнгать осталары чыгыш ясады. Сәхнәдә кич буе — билгеле якташыбыз, атаклы скрипкачы-виртуоз һәм дирижер, ЮНЕСКОның Дөнья артисты, СССРның халык артисты Владимир Спиваков җитәкчелегендәге Русия милли филармония оркестры булды.
Оркестр белән юбилей программасында “Русиянең алтын кларнеты”, Мәскәү өлкә филармониясе солисты, Мәскәү дәүләт академия филармониясе программалары солисты, Башкортстанның Милли симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкаручы, республиканың атказанган артисты Артур Нәҗиуллин, виолончелист, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Хәмидуллин, яшь музыкант һәм композитор, пианистларның II Мәскәү халыкара конкурсы Гран-при иясе Тимофей Владимиров чыгыш ясады.
Башкортстан оештырылуга 100 ел тулуга багышланган программада дөньякүләм опера сәхнәсенең танылган йолдызлары – Башкорт­станның һәм Татарстанның халык артисты, Башкортстанның Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, “Алтын битлек” Русия милли театр премиясе, ике тапкыр “Грэмми” премиясе лауреаты Илдар Абдразаков, Башкортстанның халык артисты, Мариинский театры солисты Әскар Абдразаков, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры солисты, “Алтын битлек” премиясе лауреаты Диләрә Идрисова катнашты. Алар үз репертуарыннан инструменталь әсәрләр һәм опера арияләрен башкарды.
Башкортстанның халык артисты, танылган виртуоз курайчы Роберт Юлдашев, “Сыңрау торна” көен заманча аранжировкада уйнап, көчле алкышларга күмелде. Курайчының Әскар Абдразаков белән берлектәге номерын — “Уралым” җырын да тамашачылар җылы кабул итте.
Испания скрипкачысы, 2018 елда Уфада узган Халыкара Владимир Спиваков конкурсы лауреаты Мария Дуэньяс программаның махсус кунагы булды.
Чара бертуган Абдразаковлар чыгышы белән тәмамланды.
Әйткәндәй, 2002 елда ачылган Мәскәү Халыкара музыка йорты — Русиядә һәм дөньяда иң зур филармония комплексларының берсе, заманча башкару сәнгатен үстерүгә юнәлтелгән күпфункцияле мәдәни үзәк.
Музыка йортының өч залында — Светланов, Камерный, Театр, шулай ук “Музыкаль терраса” җәйге кафесы сәхнәсендә (асылда, үзәкнең дүртенче концерт мәйданчыгында) көн саен Русия һәм чит ил симфоник оркестрлары, камерный ансамбльләр, инструменталистлар, опера һәм балет артистлары, театр, джаз, эстрада һәм фольклор коллективлары чыгыш ясый, халыкара форумнар һәм фестивальләр, иҗади кичәләр һәм презентацияләр, бәйрәм тамашалары һәм конференцияләр уза.
Музыка йорты Русия дәүләт филармония оркестры, “Мәскәү виртуозлары” дәүләт камерный оркестры, Мәскәүнең “Урыс филармониясе” симфоник оркестры һәм Владимир Спиваковның Халыкара хәйрия фонды резиденциясе булып тора.
Аның президенты — скрипкачы һәм дирижер, СССРның халык артисты, якташыбыз Владимир Спиваков.
Халыкара музыка йортының 1699 урынга исәпләнгән Светланов залы — күренекле урыс дирижеры Евгений Светланов хөрмәтенә атал­ган. Зур филармония залы орган, классик һәм популяр музыка концертларын, шулай ук зур фести­вальләр һәм конкурслар үткәрү өчен билгеләнгән.
Зал дөньядагы иң яхшы “акустик” агач дип саналган себер карагае белән тышланган. Залның акустикасы немец белгече В. Анерт катнашлыгында Төзелеш физика фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән.
Светланов залына Мәскәүдә һәм Европада иң зур орган куелган. Ул Боннда 2004 елда ясала һәм монтажлана, аннары Мәскәүгә күчерелә. Уен коралының гомум авырлыгы — 30 тонна.
Зал фойесында Евгений Светланов (сынчы М. Аникушин эше) һәм композитор Дмитрий Шостакович (Г. Гликман эше) бюстлары куелган. Евгений Светланов бюстын 2005 елның 13 июнендә икенче концерт сезонын ябуда дирижер Нина Николаева-Светланова музыка йортына бүләк иткән. Дмитрий Шостакович бюсты 2007 елның 14 декабрендә ачыла. Скульптура Музыка йортының биш еллык юбилее уңаеннан Владимир Спиваков тарафыннан тапшырыл­ган.
Халыкара музыка йорты фойесында “Башкортстан – Русия энҗесе” дигән фотокүргәзмә оештырылды. Экспозициядә 15 авторның 44 эше куелды, алар арасында танылган фоторәс­самнар Рамил Килмәмәтов, Рамил Нәфыйков, Рәиф Бадыйков, Эдуард Дилмөхәммәтов, Олег Меньков, Хави Навиның (Иран) иҗат җимешләре бар. Күргәзмәгә “Башкортстан: табигать, кеше, мәдәният” халыкара акциясендә катнашкан рәссамнарның әсәрләре дә куелган иде.
Экранда республика мәдәнияте турында видеороликлар күрсәтелде.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Уфа-Мәскәү -Уфа.




“Башкортстанда  туганнар”Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Русия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле
Равил ӘХМӘТШИН:


— Бу бик җитди юбилей, анда республика һәм халык тарихы чагылыш таба. Быел безнең күрше­ләребез — Башкортстан 100 еллыгын билгели, киләсе елда татарстанлылар үзләренең юбилеен билгеләп үтәчәк. Безнең ике республика арасында, бигрәк тә мәдәният, мәгариф, фән өлкәсендә туганнарча мөнәсәбәтләр ныгуына мин бик шат. 100 еллык юбилей үренә ике республика да бик югары дәрәҗәдә килде. Күрше республикада яшәүчеләргә бәхет, тынычлык телим, безнең мөнәсәбәтләр тагын да ныгысын һәм саклансын. Башкортстан территориясендә татарлар бик күп яши. Без мәгариф, нәшрият эшчәнлеге өлкәсендә бик игътибарлы мөнәсәбәт күрәбез. Милләт-тәшләребезгә игътибарлы мөнәсәбәт булуга куанабыз.





“Башкортстанда  туганнар”Билгеле спортчы,
Су астында йөзү буенча Русия ассоциациясенең шәрәфле президенты
Шаварш КАРАПЕТЯН:


— Уфа — ул минем өчен туган шәһәрем кебек, анда бик күп туганнарым һәм якыннарым яши. Мин Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән яхшы таныш. Туган Әрмәнстаным кебек үк, Башкортстанны бик яратам, республикада мине хөрмәт итәләр. Башкортстанда киң күңелле, кунакчыл һәм эшчән халык яши. Чакырылган барлык чараларда да ихлас катнашам. Бүгенге тантаналы концертка гаилә әгъза­ларым белән килдем.





“Башкортстанда  туганнар”Италия эшкуарлары
ассоциациясе вице-президенты, Италиянең Липецкидагы шәрәфле консулы Витторио Торрембини:


— Башкортстан белән Италияне тарихи җепләр бәйли. Без нефть химиясе һәм авыл хуҗалыгы өлкә­ләрендә хезмәттәшлек итәбез. Бу хезмәт-тәшлек безнең өчен бик мөһим.
Күптән түгел мин Уфада булдым һәм Бөек Ватан сугышы елларында якташыбыз Пальмиро Тольятти чыгыш ясаган радиоүзәк урнашкан бинаны фотога төшердем. Бу — безнең тарих, үткәнебез. Киләчәктә дә безнең хезмәттәшлек дәвам итәр дип ышанам.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»