Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Чаралар Федерация Советында дәвам итә

Чаралар Федерация Советында дәвам итә
12.03.2019 / Башкортостанга - 100 ел!

Чаралар Федерация Советында дәвам итәРеспубликаның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылган Башкортстан көннәре Федерация Советында 12-13 мартта үтәчәк. Башкортстан делегациясенә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров җитәкчелек итә. Аның составына Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, республика парламенты депутатлары керә.

– Программа чараларга бай, – диде Константин Толкачев. – Беренче көнне безнең депутатлар катнашлыгында Федерация Советының алты комитеты утырышы үтәчәк. Анда инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру, авыл хуҗалыгы тармагын, медицина технологияләрен үстерү, республика территориясендә аерым икътисади зона булдыру, дәүләт власте органнарының коммерция карамагында булмаган оешмалар белән үзара бәйләнеш тәҗрибәсе, чистарту корылмаларын реконструкцияләү юлы аша экологик хәлне яхшырту, 2020 елда республикада VI Бөтендөнья Фольклориадасын үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре тикшереләчәк.
Константин Толкачев, шулай ук, программаның беренче көнендә Федерация Советы һәм Башкортстан командалары арасында волейбол һәм футбол буенча иптәшләрчә матчлар уздыру планлаштырылуы турында сөйләде. Моннан тыш, Федерация Советының Федератив корылыш, төбәк сәясәте, урындагы үзидарә һәм Төньяк эшләре комитеты рәисе Олег Мельниченконың Константин Толкачев һәм Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Киреев белән очрашу, Русия парламенты Югары палатасының башка комитетлары рәисләренең депутатлар, республика Хөкүмәте әгъзалары белән очрашулары көтелә. Шулай ук, “2016-18 елларда дәүләт власте органнары тарафыннан кулланучылар мәнфәгатьләрен яклау дәрәҗәсе буенча Русия субъектлары рейтингы” темасына “түгәрәк өстәл” узачак.
13 мартта Федерация Советында Башкортстанның социаль-икътисади куәте күргәзмәсе ачылачак. Федерация Советының пленар утырышы кысаларында Башкортстанга багышланган “Русия Федерациясе субъекты сәгате” узачак. Әлеге мәсьәлә буенча Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко чыгышлары планлаштырылган.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»