Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Онытылмас туган якның саф һавалы иртәсе

Онытылмас туган якның саф һавалы иртәсе
14.03.2019 / Башкортостанга - 100 ел!

Онытылмас  туган якның  саф һавалы иртәсеДүртөйле районының Түбән Аташ авылы елъязмасы республика тарихы белән тыгыз үрелгән.

Минем өчен дөнья йөзендәге иң күркәм, иң кадерле урын – Дүртөйле районында туган авылым Түбән Аташ. Аның матур да, катлаулы да елъязмасы гүзәл республикабыз тарихына тыгыз үрелгән. Туган авылымның үткәнен өйрәнүгә, авылдашларым хакында сурәтләмәләр туплап, киләчәк буыннарга җиткерүгә үз өлешемне кертергә тырыштым.


Күмәк көч яу кайтарыр

...Революция җилләре бераз тынганнан соң, авыл халкы ничек тә үзенең тормышын яхшырту исәбе белән яши. 1929 елга кадәр крестьян хуҗалыклары тормышларын ялгыз гына кайгыртса, ноябрь айларында авылларда колхозлашу мәсьәләсе күтәрелә. Түбән Аташ авылындагы хуҗалыкларның күбесе диярлек күмәк хуҗалык төзүгә ризалык белдерә. Мәсьәлә җыелыш карары белән хәл ителә. Шул ук чорда унбиштән артык авылны берләш­тергән “экономсовет” төзелә. Аның үзәге Түбән Аташ авылында була. Совет рәисе итеп Түбән Аташ авылыннан Хәбибҗан Китапов дигән кеше сайлана.
Шуннан соң авылларда бик зур эшләр башланып китә. Җирләрне эшкәртү өчен хуҗа­лыклардагы сабан-тырмалар берләш­терелә, язгы чәчүгә орлык, атларга ашатырга фураж да туплана. 23 хуҗалыкның сыеры да, аты да булмый. Андыйлар хуҗалыкның берәр сыеры була. 81 хуҗалыкта — берәр, 34 хуҗалыкта икешәр ат исәпләнә. Андыйлар атларын колхозга тапшыралар. Бу вакытта хуҗалык милке белән Әдһәм Гомәров идарә итә.
1930 елның март аенда барлык авылларда “хатын-кызлар маҗарасы” башлана. Моның сәбәбе – югары катлам кешеләре колхозлашуга риза булмыйча, хатыннарны котыртып, колхозларны таратырга тырыша. Бу көчәеп, колхозлашуга өндәгән җитәк­челәргә һөҗүм итүгә кадәр барып җитә. Шулчак “Правда” гәзитендә Сталинның “Уңыш­лардан баш әйләнү” дигән мәкаләсе басылып чыга. Ул колхозга керергә теләмәгәннәр өчен ныклы терәк була. “Колхозларга кешеләрне көчләп кабул итү һич дөрес түгел, колхозга кеше үзе гариза язып керергә тиеш”, – диелә мәкаләдә. Шулай итеп, гомум колхоз җыелышы карары гына дөрес, дигән фикер гамәлдән чыга.
1930 елның апрелендә Түбән Аташ авылында унбиш хуҗалык берләшә. Колхозга Шәриф Дәүләтов исеме бирелә. Аның рәисе итеп Заһит Гомәров сайлана. Ул вакытта Әсән волостенда колхозлар белән җитәкчелек итү өчен басучылык берләшмәсе төзелә. Шәриф Дәүләтов исемендәге колхозга 1930 елның маенда бер ат чәчкече, бер ургыч һәм бер ашлык сугу машинасы бирелә.
Шәриф Дәүләтов исемендәге колхозга беренче булып Заһит Гомәров, Сәвия Китапова, Мөгалим Рәшитов, Әсгать Китапов, Габбас Фазлетдинов, Нәби Гәрәев һәм башкалар керә.
Соңыннан һәр урам бер колхоз булып оеша. Алар Шәриф Дәүләтов исемендәге, “Нуриман”, “Күәш” колхозлары дип аталган.
1930 ел вакыйгаларга бай була һәм күп кенә үзгәрешләр китерә. Әсән, Мәскәү, Җәлдәк һәм Константин волостьлары берләштерелеп, Дүртөйле районы төзелә, үзәге Дүртөйле була. Партия район комитетының беренче секретаре итеп Иванов дигән кеше, район советы башкарма комитеты рәисе итеп Иркәбаев дигән кеше сайлана. 1930 елда Башкортстанда 48 район төзелә.
1931 ел азакларында Түбән Аташ һәм Яңа Солтанбәк авыл советлары берләшеп, Тайморза авыл советы башкарма комитеты оештырыла. Аның рәисе итеп Әдһәм Гомәров сайлана. 1931 елның октябрендә Тайморза авыл советында Шәриф Дәүләтов, Сталин исемендәге, “Нуриман” исемендәге, “Күәш”, “Труд”, “Волга” һәм “Сарманай” колхозлары була. Түбән Аташ авылындагы өч хуҗалыкны бер­ләштереп, берне төзү хакында мәсьәлә карала. Эшне хәл итү бурычы авылның атаклы укытучысы Әгъләм Хәйдәров һәм Әдһәм Гомәровка тапшырыла. Өч көн эчендә колхозларда гомум җыелыш үткәреп, хуҗа­лыкларны берләштерергә дигән карар кабул итәләр. Фрунзе исе­мендәге колхоз төзелә. Аның рәисе итеп — Заһит Гомәров, хисапчы итеп Хәкимҗан Госманов сайланалар.
Колхоз алты бригадага бүленә. Колхозчылар эштә күрсәтелгән нормаларны һәрвакыт арттырып үти. Хезмәт бик авыр була, басуда эш ат көче белән башкарыла. 1930 ел ахырында район үзәге Дүртөйледә машина-трактор станциясе (МТС) төзелә һәм анда күп кенә комбайннар, трактор чәчкечләре кайтарыла. Ул вакытта трактор руле артына утырырлык кешеләр булмый. МТСта тракторчылар курсы ачыла. Аташтан да укырга берничә кеше җибәрелә. Авылга Беренче тракторчылар булып Рамазан Мостафин, Фәһимә Латыйпова, Рухылбаян Вахитов кайта.
Шуннан башлап колхоз тормышы тәртипкә керә. Хуҗалыкларда тарту көче, транспорт, иген игү кораллары һәм складлар берләштерелә. Терлек фермалары оештырыла, алдагы тормыш өчен ныклы нигез салына.
Заһит Гомәровтан соң колхоз рәисе итеп Исмәгыйль Закиров сайлана. Халык аны әле дә бик мактап искә ала.
1934 елдан Фрунзе исемендәге колхозны Мәгъсүм Кадыйров җитәкли. Шул елларда авылның башкорт очындагы мәчетне күчереп салалар, анда клуб, колхоз идарәсе, ясле һәм “кызыл почмак” ачыла. Кадыйров вакытында тәнкыйть көчле була, җитешсезлекләр стена гәзитендә чагылдырыла, тәнкыйть төрендә спектакльләр куела. Колхозчылар җыелышында да барлык кимчелекләр тикшерелә.
1936 елдан колхоз рәисе итеп Әнгам Сәфәров билгеләнә. Ул колхоз белән бер ел чамасы идарә итә. 1937 ел ахырында яңадан Заһит Гомәров рәислек итә, ул 1941 елга кадәр эшли. Заһит Гомәров фермаларны аякка бастыруга күп игътибар бирә. Сыер, сарык, ат, хәтта куян, дуңгыз фермалары төзелә. Һәр сыердан 10-15 литр сөт савып алына. Ул эшләгән кешеләрне матди кызыксындыра, бүләкләр бирә. 1939 елда Йосыф Газетдинов үзе караган сарыклардан 100 урынына 186 баш бәрән ала. Фрунзе исемендәге колхоздан ул һәм атлар үрчетүдә уңыш казанган Муса Мөхтәров беренчеләрдән булып Мәскәүгә Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә баралар, медаль белән бүләкләнәләр.

Авыр сугыш еллары

Тыныч кына эшләп, өмет белән яши башлаганда, сугыш башлана. Күпчелек ир-атны сугышка алалар. Авылдан барлыгы 276 ир-егет сугышка китә. Хуҗалык эшләре хатын-кызлар һәм үсмерләр кулына кала. Колхозлар төзелеп, озак та үтмәгән, техника аз, шулай да халыкның көнкүреше начар булмый. Кемнең көченнән күпме килә, шулай мал асрыйлар. Колхоз ашлыкны җитәрлек бирә. 1942 елга кадәр кешеләрнең ашарына була әле. Ә инде ир-атлар сугышка киткәч, бөтен эш хатын-кызлар көченә калгач, сабан сөрү, иген чәчү, печән хәзерләүләр авырлаша. Шунда ачлы-туклы яшәү башлана. Күп йортларга кара кәгазьләр килә. Тормыш көннән-көн авырлаша. Кыш көне басуларга чана белән тирес чыгару, яз көне сыер җигеп сабан сөрү, кул белән ашлык чәчү, көзен урак уру... Ә ашлык сугу ат җигелгән барабаннар белән башкарыла иде. Бу эш кышка кадәр бара. Яз көне чәчү өчен орлык җитми. Райком карары белән кайсы колхоздан барып алырга мөмкин булса, шуннан кем күпме күтәрә ала, шулкадәр орлык алып кайта.
Атлар, җәйгә чыгып, үлән үсә башлагач кына хәлләнеп китә. Менә шулай ачлык башланды. Иң авыр чор бигрәк тә 1943-45 елларга туры килде. Яз көне басудан агулы башак җыеп ашап, чак үлми калучылар арасында мин дә бар. Борынымнан көчле итеп кан киткәне, беләкләремне бау белән буып бәйләп, өскә күтәреп куйганнары хәтердә калган. Чөгендер суы, катык эчереп үлемнән алып калдылар. Ул вакытта кан китүдән авыллары белән кырылучылар булды.
Авылларда хәер сорашучылар йөрде. Бер-ике бәрәңге бирәләр, сыеры булганнар катык булса да ашатып чыгара – ул чакта кешеләр бер-берсенә ярдәмчел иде. Урманы булган авылларда җиңелрәк, чөнки анда төрле җимешләр, чикләвек табарга мөмкин. Ә безнең Аташ авылы урмансыз урында. Шуңа күрә кыш көне ягарга утын юк, кешеләр тирес кирпече сукты. Ул елларда кышлар да суык иде. Җитмәсә, ир-ат юклыгын, мылтык юклыгын сизепме, авылларга бүреләр килә башлады. Алар күп үрчегән, соңга таба кешеләрдән бөтенләй курыкмыйлар иде.
Халык барысына да түзде, чөнки сугышның Җиңү белән бетәсен белделәр һәм ышандылар.

Җиңү көне килгәч

Менә 1945 елның көтелгән 9 май таңы атты. Аташ авылыннан сугышка киткән 144 ир-егет туган авылына әйләнеп кайтмады. 103 кеше үз гаиләсенә әйләнеп кайтты. Бөек Җиңү өчен гомерен аямаган каһарман авылдашларыбызга һәйкәл куелды, аларның исемнәре без, исәннәрнең күңелендә кадерләп саклана.

Мөфтәдин ГЫЙЛӘҖЕВ,
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм сәнгать эшлеклесе.
Дүртөйле районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»