Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Төбәкләрне үстерү – илне үстерү ул!

Төбәкләрне үстерү – илне үстерү ул!
14.03.2019 / Башкортостанга - 100 ел!

Төбәкләрне үстерү –  илне үстерү ул!Федерация Советында республиканың 100 еллыгы уңаеннан Башкортстан көннәре үтте.

12 мартта Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев һәм Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе – Премьер-министр урынбасары вазыйфасын башкаручы Илшат Таҗетдинов Федерация Советында республиканың социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча доклад белән чыгыш ясады. Башкортстанның Тран­спорт һәм юл хуҗалыгы комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов исә республика территориясендә инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә тукталды.


Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазыйфасын башкаручы Юрий Мельник балалар бакчасында сабыйларга өстәмә урыннар булдыру мәсьәләләре буенча доклад белән чыгыш ясады һәм бу проблеманың илнең һәр төбәгендә көнүзәк булуын ассызыклады.
2017 елдан республикада 3 яшькә кадәр сабыйларны өйдә карап тору оешмалары эшли. Әлеге хезмәт үзенең кирәклеген күрсәтте, әмма ул һәр ата-ананың матди мөмкинлекләренә туры килми. Бу җәһәттән муниципалитетларга мондый төркемнәр өчен мәйданнар бүлү, бала өчен түләнгән акчаның яртысын төбәк һәм федераль бюджеттан түләү дөрес булыр иде дигән тәкъдим кертелде.
Арытаба Федерация Советында “2016-2018 елларда Русиядә дәүләт власте органнары тарафыннан кулланучылар мәнфәгатьләрен яклау күрсәткече буенча субъектлар рейтингы” дигән темага “түгәрәк өстәл” үтте. 2018 елда бу күрсәткеч буенча Башкортстан икенче урынны били.
Республиканың сәламәтлек саклау системасы эшчәнлеге турында сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин сөйләде. Ул Башкортстанда гамәлгә ашырылучы видеоэлемтә ярдәмендә дистанцион консультацияләр үзәге эшчәнлеге, кан басымы турында дистанцион мониторинг үткәрү һәм башка башлангычларга тукталды.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Республика кардиология үзәгендә яңа хиругия корпусы төзелү, башка корпусларны төзекләндерүнең зур әһәмияткә ия булуын әйтте. Моннан тыш, балаларга медицина ярдәме күрсәтү юнәлешендәге федераль проектта катнашу да бездә медицинаның нәтиҗәле үсешүен күрсәтә.
Константин Борисович Башкортстанның экология торышына да тукталды. Атап әйткәндә, чистарту корылмаларын реконструкцияләү кирәклеген ассызыклады ул. Бу эшләр 2020 елга төгәлләнергә тиеш.
Кичә Мәскәүдә Русиянең Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенконың Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән эшлекле очрашуы, башка рәсми чаралар үтте. Болар хакында тулырак гәзитнең киләсе санында укыгыз.

Гөлия Гәрәева.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»