Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Башкортстанның беренче башкаласы

Башкортстанның беренче башкаласы
14.03.2019 / Башкортостанга - 100 ел!

Башкортстанның беренче башкаласыБәләкәй Башкортстанның башкаласы булып тарихка кереп калган, Баймак районының күркәм авылларының берсе Темәс - республиканың 100 еллыгына багышланган чараларның уртасында булачак. Бүген авылда моңа әзерлек бара. Темәс авылының зур энциклопедиясе дөнья күрәчәк, яңа объектлар төзү күздә тотыла.

Бүген "Башкорт энциклопедиясе" фәнни нәшриятында чыгып килүче Темәс авылы энциклопедиясе әзерләү теләге, авыл биләмәсе башлыгы Айгөл Бәйрәмгулова әйтүенчә, авыл халкында күптән барлыкка килгән. Биредәге тарих һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре башлаган эш халык арасында киң җәелдерелә - һәркем нинди дә булса документ табарга, истәлекләр теркәргә тырыша, энциклопедияне әзерләү эше Темәс авылында яшәүчеләрнең уртак көче белән башкарыла.

Башкортстанның барлыкка килүе - темәслеләр өчен мәңгелек тема. Документаль чыганакларны, Темәс авылындагы тарихи һәм туган якны өйрәнү музеендагы экспонатларны файдаланып, тарих укытучылары укучылары белән берлектә менә берничә ел фәнни-тикшеренү эшләре алып бара. Алар байтак кызыклы мәгълүматларга юлыккан. Шушы эшләре белән укучылар район, республика, халыкара форумнарда, конференцияләрдә җиңүче булган. Мәсәлән, алар тарихи шәхес Әмин батырның яшерен тимерлеген табып, аны җентекле өйрәнү нәтиҗәсендә "Туган якның җиде могҗизасы" конкурсында җиңеп чыккан.

- Гайса Хөсәеновның «Канлы 55» романында Әмин батырның Ягалса тавында яшерен тимерлеге бар, дип язылган. Без укучылар белән аны эзләргә тотындык. Әсәрдә язылганнарның 90 проценты архивтан алынганлыгын белгәч, безнең кызыксынуыбыз тагын да артты. Эзли торгач, 4 шахта таптык.
Темәс беренче башкала булгач, Хөкүмәт әгъзаларын урнаштырырга йортлар кирәк була. Бәхеткә, Темәстә революциягә кадәр сәүдәгәрләр күп яшәгән. Без бу йортларны өйрәндек, фәнни-тикшеренү эшләрендә күрсәттек, - ди Темәс мәктәбенең тарих укытучысы Юлай Мусин.

- Материалларны җыюга 50дән артык кеше җәлеп ителде. Һәрберебез аерым тема буенча эшләдек, – ди ул. – Кемдер тарихи шәхесләрне өйрәнсә, икенчеләр җир-су атамаларын җыйды, бәгъзеләр авылның билгеле кешеләрен барлады. Беркемне дә, бер тарихи вакыйганы да читтә калдырмаска тырыштык. Зур мәгълүмат тупланды, архив материаллары өйрәнелде. Эшкә мәктәп укучылары ла җәлеп ителде. Алар бигрәк тә авыл тарихын өйрәнүдә теләп катнашты, төяге өчен горурланды. Бу, әлбәттә, күңелләрдә ватанпәрвәрлек тойгысы тәрбияләүгә булышлык итте.

Башкортстанның беренче башкаласы


– Шушы изге башлангычны хуплап, аны гамәлгә ашыруга булышлыҡ иткән һәркемгә рәхмәт, – ди Айгөл Бәйрәмгулова. – Бигрәк тә Темәстә туып-үсеп, әле төрле төбәкләрдә эшләүче һәм яшәүче авылдашларның йөзәр мең сумлап матди ярдәм күрсәтүенә, урындагы эшкуарларның ярдәменә зур рәхмәтлебез. Шундый бердәмлек, ватанпәрвәрлек аркасында авылыбыз тарихы киләчәк буыннарга җиткерелер, Темәс дөньяга танылыр.

Энциклопедиядә Темәс авылының үткәнен, бүгенгесен чагылдырган тарихи фотолар да урын алачак.

Башкортстанның беренче башкаласы


Темәс бүген дә тулыканлы, лаеклы тормыш алып бара. Авыл хакимияте башлыгы Айгөл Бәйрәмгулова әйтүенчә, республиканың 100 еллыгы уңаеннан Темәстә янгын сүндерү депосы ачылган һәм эшли. Ул күрше ике авыл биләмәсен дә хезмәтләндерә. Шулай ук, Темәстә үзәк урамнарга асфальт салынган, Шырды елгасы аша күпер төзелгән. Тарих-туган якны өйрәнү музее капиталь ремонтланачак һәм реконструкцияләнәчәк.




Фото: "Башкортостан" гәзите сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»