Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Көчле рухлы авыл

Көчле рухлы авыл
14.03.2019 / Башкортостанга - 100 ел!

Көчле рухлы авыл Баймак районының Темәс авылы республиканың беренче башкаласы буларак тарих китабына кереп калган. Аның янындагы Рапат тавы кыясына канлы тарих язылган.

Рапат тавы Темәс авылын ике өлешкә бүлеп утыра. Тауның көнбатыш өлешендәге куе сазлыкларны ярып аккан Шырды, Талашты елгалары данлыклы Сакмар елгасына кушыла. Арытаба Сакмар Башкортстан авыллары буйлап үз юлын дәвам итә. Тауның төньягында зур сазлыкка терәлеп торган биек кыя урнашкан. Бу табигый могҗиза җәен дә, кышын да үзенә чакырып тора. Ул Башкорстан автономиясе язмышына бик нык бәйләнгән. Ш.Бабич шушы төбәктә “Башкорт халкына көйле хитап “ һәм бик күп ижади хезмәтләрен иҗат итә. Яшьләрне җыеп, шигырьләр укый, җырлый, мандолинада уйный, концертлар оештыра. Бөрҗән-Түңгәвер кантоны башлыгы Ш. Ходайбирдин 1919 елның июнь урталарында үзенең изге ниятен тормышка ашыру өчен яшерен рәвештә кыя астында киңәшмә оештыра. Анда кемнәр катнашуы турында беркая да язмый. Әмма аларның исемнәре бүген билгеле - Ш. Ходайбирдин, Хаҗиәхмәт Унасов, Сөләйман Морзабулатов, кантонның хәрби комиссары Мөхәммәтҗан Булатов, Бөрҗән-Түңгәвер кантоны мәгариф бүлеге мөдире Әхмәдулла Гомәров, Мөхәмәт-Хәйдәр Сәгыйтов. Киңәшмәдә “һич кичекмәстән тәвәккәл чаралар күрергә кирәк” дигән карар кабул ителә. 25 июньдә Темәстә I кантон җыелышы үтә. Анда “Үзәк Совет хакимияте Башкортстанның хокукларын боза, моңа каршылык күрсәтергә кирәк”, — дигән карар чыгаралар. Яшерен киңәшмәне үткәрүгә Башревком һәм БашЦИК әгъзасы Гәрәй Карамышев рөхсәт бирә.

Башкорстан халкы үз азатлыгы өчен гасырлар буена көрәшеп, бик күп газаплар кичереп, корбаннар биреп, тик 1919 елның 20 мартында гына яулап алган милли азатлыгы озакка бармый. В.И.Ленин үзенең 1920 елның 19 май карары белән Башревкомның хокукларын чикли. Башкорт автономиясеннән губерна ясарга карар итә. Хөкүмәт башлыгы Зәки Вәлидине властьтан читләштерә. Шушы уңайдан файдаланып, халыкка авыр салымнар салалар. Илдә Шәмигулов-Мансырев диктатурасы урнаштырыла. Стәрледән килгән Поленов отряды халыкны талый, кыра. Бер сәбәпсез Бөрҗән-Түңгәвер кантоны мәгариф бүлеге мөдире Әхмәди Гомәровны, автономия өчен көрәшкән хәрби комиссар Мөхәммәтҗан Булатовны, Башкорт автономиясе яклы Билал Абдрахмановны 20 февральдә Темәстәге Моталлапның иске йортына төрмәгә ябалар. 23 июльдә аларны конвой белән алып китеп Баймактагы Паленов төрмәсенә ябалар.

Күп тә үтми, Әхмәди Гомәровны, Билал Абдрахмановны, Мәхмүтҗан Булатовны, Дулат Әлине, Карташов һәм Кузнецовны атып, шахта чокырына ташлыйлар. Бөрҗән-Түңгәвер кантон башкарма комитеты әгъзалары Дулат Али, Кузнецов, Карташов, Ырынбурдан килгән Капкаев тарафыннан кулга алына. Башкортстанның үзаллы республика булып танылу еллары алда була әле...




Фото: "Башинформ".



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Сегодня, 00:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Өмет-ышанычлар аклансын!
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Өмет-ышанычлар аклансын!
Әйдәп баручылар исемлегендә
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Әйдәп баручылар исемлегендә
Хәвефсезлек –  беренче чиратта!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Хәвефсезлек – беренче чиратта!
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Сегодня, 00:00 :: Социаль өлкә
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Үсеш ноктасы  – авылдан
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Үсеш ноктасы – авылдан




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»