Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Сугыштан соң...
15.03.2019 / Башкортостанга - 100 ел!

Сугыштан соң...Бөек Җиңү китап нәшрияты эшчәнлегенә дә яңа күтәрелеш алып килде.

Фронт юллары үткән кырыктан артык язучы һәм шагыйребез (алар арасында Мостай Кәрим, Ибраһим Абдуллин, Гыйлемдар Рамазанов, Хәким Гыйләҗев, Шәриф Биккол, Кирәй Мәргән, Динис Исламов һәм башкалар) туган якка кайтып, ялкынлы иҗатларын дәвам иттеләр.


Язучылар берлегендә әгъза булган элекке яугирләр китап нәшриятындагы яраткан эшләренә кайттылар. Алар­ның берничәсен искә төшерик. Беренче дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены белән бүләк-ләнгән Габдулла Байбурин 1958-75 елларда нәфис әдә­бият бүлеге мөдире, нәш-риятның баш мөхәррир урынбасары булып эшләде. Кызыл байрак ордены кавалеры Әкрам Вәли — 1934-41 һәм 1945-48 елларда нәшрият мөхәррире, икенче дәрәҗә “Ватан сугышы” орденлы Сәләх Кулибай 1932-33 елларда мөхәррир, сугыштан соң редакция мөди­ре, икенче дәрәҗә “Ватан сугышы” һәм “Кызыл йолдыз” орденнары кавалеры Гайнан Әмири 1946-47 елларда редакция мөдире булды.
Редакция коллективын шулай ук Рәҗәп Хәйруллин, Хәбир Фәритов, Хәмит Гәрәев, Рауль Гомәров, Шәүкәт Мө-хет­динов, Фәрвәҗ Әминев кебек фронтовиклар тулыландырды.
Советлар Союзының барлык халык хуҗалыгы кебек үк, китап нәшер итү дә бишьеллык планнар нигезендә үстерелде. Сугыштан соңгы бишьеллык (исәп буенча дүртенчесе) республикабызда китаплар чыгару тармагын ныгыту һәм үстерү, Башкортстан китап нәшрияты бас­ма-ларының идея-тематик юнә-лешлелеген киңәйтү чоры булды. Ул елларда сугыш аркасында хәлсезләнгән халык хуҗалыгын тизләтелгән темп­лар белән күтәрүгә һәм арытаба үстерүгә чакырган дистә-ләрчә китап һәм брошюралар нәшер ителде.
Элеккечә үк Марксизм-ленинизм классиклары әсәр-ләрен тәрҗемә итеп бастыруга зур игътибар бирелде. Бу юнәлештә ВКП (б) өлкә комитетында махсус комиссия эшләде. Иҗтимагый-сәяси терминнарны бердәйләштерү, тәрҗемә эшен камилләштерү буенча комиссия зур эш башкарды, аның җитәкчелегендә күпсанлы тематик җыентык-лар, К. Маркс, Ф. Энгельс, В. И. Ленин һәм алардан соңгы дәвер партия, совет һәм дәү-ләт эшлеклеләренең хезмәт-ләре дөнья күрде.
1946-68 елларда Марксизм-ленинизмга нигез салучылар әсәрләреннән, КПСС съездлары материалларыннан, партиянең башка документларыннан башкорт те-лен­дә гомум тиражы 1 миллион 307 мең данә булган 244 исемдә китап һәм брошюралар нәшер ителде. Алар өстендә иң яхшы белгечләр: тәрҗемәчеләр, мөхәррирләр, корректорлар хезмәт салды. Аңлашыла да, мондый эш аеруча җаваплы санала, китап­лар иң яхшы сыйфатлы кә-газьдә, бик матур бизәлештә басыла иде.
Киңкүләм-сәяси әдәбият редакциясендә партия һәм совет корылышы практикасы буенча китап һәм брошюралар әзерләнә иде. Техник, туган якны өйрәнү, документаль хезмәтләргә даими игътибар бирелде, плакатлар, листовкалар һәм бик күп басма продукция чыгарылды. Төбәге-безнең данлы кешеләре турындагы китаплар халык арасында даими популярлык казанды. Республикабыз җәмә­гатьчелегендә тарихи тематикадан “Башкортстанда 1905-07 еллардагы революцион хәрәкәт турында документлар һәм материаллар җыентыгы” , “Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү” (документлар һәм материаллар җыентыгы), өч китаптан торган “Башкортстан АССРы тарихы буенча очерклар”, “Совет Башкортостаны” дип атал­ган мәкаләләр җыентыгы зур кызыксыну тудырды. Шушы ук тематикадан Әбүбәкер Усмановның “Башкортстан-ның Русия дәүләтенә кушылуы”, “Башкорт халкы 1812 ел­гы Ватан сугышында”, Зиннәт Әминевның “Башкортстанда “Октябрь социалистик революциясе һәм Гражданнар сугышы”, Хәйдәр Сайранов-ның “Башкортстанда Совет властеның ныгынуы” һәм башка хезмәтләр дөнья күрде.
Совет халкының сугыш чорындагы батырлыгына дан җырлаучы китаплар, әлбәттә, аерым игътибар үзәгендә булды. Киңкүләм-сәяси әдәбият редакциясе киңкатлам укучыларны якташларыбызның фронттагы батырлыклары белән таныштыруга көчле дәрт белән тотынды. Бу туры­да китаплар язуда хәрби журналист Анатолий Ерошин, журналист Сөендек Сәетов зур активлык күрсәт­те. Сугыштан беренче һәм икенче дәрәҗә “Ватан сугышы” орденнары, хәрби медальләр белән бүләкләнеп кайткан язучы Хәким Гыйләҗев җитәк-челегендә авторлар коллективы оештырылды һәм мөхәр-ририят төзелде. Анда язучы-фронтовиклар Гайнан Әмири, Шәриф Биккол, Гали Ибра-һимов, Иван Сотников, хәрби консультантлар: Башкорт-станның хәрби комиссары, генерал-майор, Советлар Союзы Герое Таһир Кусимов, запастагы генерал-майор Сергей Иванов, полковник Абдулла Әхмәдуллин һәм башкалар керде.
“Башкортстанның данлы уллары” сериясендә Советлар Союзы Геройлары турында биш том чыкты. Серия өстен-дә аеруча нәтиҗәле эшләгән бер төркем язучылар һәм журналистлар, мәсәлән, Хәким Гыйләҗев, Анатолий Ерошин, Иван Сотников, Борис Павлов, Роберт Паль һ.б, шулай ук Таһир Кусимов Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флоты Баш сәяси идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Китап нәшриятында бер үк вакытта “Алтын йолдыз” дигән серия башлап җибәр­деләр. Биредә инде китап геройларының тормыш һәм хезмәт юлы, хәрби каһар­ман-лыгы киң итеп документаль-әдәби сынландырыла. Мондый китаплар озак еллар дәвамында зур тиражлар белән нәшер ителде һәм халык аларны мөкиббән китеп укыды. Хәрби-патриотик тәр-бия буенча нәшрият алып барган эшчәнлекне җәмәгать-челек югары бәяләде. Биредә чыккан китаплар нигезендә республиканың бик күп мәк-тәпләрендә, уку йортларында хәрби дан музейлары һәм бүлмәләре барлыкка килде.
Нәшриятта бу чорда Анатолий Ерошинның Дан орде-нының тулы кавалерлары турында “Солдат даны”, Григорий Беловның Башкорт атлы дивизиясенең фронт юллары турында “Батырлык һәм дан юллары” һәм башка китаплар чыкты.
Башкортстан китап нәш-риятының сугыштан соңгы еллардагы гомум продукция күләмендә нәфис һәм балалар әдәбияты шактый урын алып тора. Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Гыйлемдар Рамазанов, Хәким Гыйләҗев, Ибраһим Абдуллин, Әнвәр Бикчәнтәев, Хәниф Кәрим, Муса Гали, Гали Ибраһимов кебек язучылар яңа китаплары белән үзләрен тыныч иҗади хезмәттә яңа үрләр яуларга әзер өлгергән әдипләр итеп күрсәттеләр. Әдәбиятка алар сугыш темасы гына түгел, дөньяга яңа караш та алып килделәр. Сугыштан соңгы тәүге киң планлы әсәр-ләр нәшер ителде. Алар арасында Әнвәр Бикчәнтәевның “Үлемсезлеккә хокук” повесте, Гали Ибраһимовның “Бер полк кешеләре”, Иван Сотни-ковның “Намус коралы”, Динис Исламовның “Юмарт җир” романнары бар.
Бу чордагы Башкортстан әдәбиятына үзәк власть­ларның сугыштан соң илнең билгеле язучыларына, мәдә-ният эшлеклеләренә карата булган сәясәте дә йогынты ясады. Шагыйрә Анна Ахматова, язучы Михаил Зощенко һәм берничә каләм остасын, буржуаз мәдәнияткә табына, сыйнфый сизгерлекне югалткан, чынбарлыкны бозып күрсәтә дип аяусыз гаепләп ташлаганнар иде ул чорда.
ВКП (б)ның Башкортстан өлкә комитеты бюросы 1946 елның 2 ноябрендә “Башкорт әдәбиятындагы хаталар һәм Башкортстан Совет язучылар берлеге эшендәге җитешсез-лекләр турында” карар кабул итте. Анда Баязит Бикбай, Мөхәммәтша Бурангулов һәм башка кайбер әдипләр иҗаты тәнкыйтьләнде. Авторларны үз әсәрләрендә башкорт хал-кының тарихи үткәнен бозып күрсәтүдә, әдәбиятка мил-ләтчелек рухын алып керүдә, үткәндәге патриархаль-феодаль тормышка дан җырлау-да гаепләделәр. Башкорт язучыларының күп әсәрләре җитлекмәгән, идея ягыннан тотрыксыз дигән гомум нәти-җә ясалды бу документта.
Шундый киртәләргә карамастан, башкорт әдәбияты ныклы адымнар белән алга атлады, иҗат мәйданына яңа көчләр килде.
(Проект җитәкчеләре Зөфәр Тимербулатов, Галия Галимова, автор-төзү­чесе Динә Морзакаева бул­ган “Китап”: рухият шә­җәрәсе” фотоальбомыннан. 2009 ел.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Сегодня, 00:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Өмет-ышанычлар аклансын!
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Өмет-ышанычлар аклансын!
Әйдәп баручылар исемлегендә
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Әйдәп баручылар исемлегендә
Хәвефсезлек –  беренче чиратта!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Хәвефсезлек – беренче чиратта!
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Сегодня, 00:00 :: Социаль өлкә
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Үсеш ноктасы  – авылдан
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Үсеш ноктасы – авылдан




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»