Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кайсысы драматург, кайсысы композитор

Кайсысы драматург, кайсысы композитор
15.03.2019 / Башкортостанга - 100 ел!

Кайсысы драматург, кайсысы композиторЯкын кардәшләр Мирхәйдәр һәм Җәүдәт Фәйзиләр күпкырлы талант ияләре булган.

Күренекле бу ике шәхеснең тормышын һәм иҗатын өйрәнү белән ныклап шөгыльләнә башлагач, язмышларындагы күп кенә гаҗәп хәлләр турында белдем. Белешмә­ләрнең берсендә Мирхәйдәр Фәйзине композитор дип язганнарын күреп, күпләр аптырашта калгандыр. Мин дә, “бу бит тупас хата, Җәүдәт Фәйзи белән бутаганнардыр”, дип куйган идем башта. Аннары бу “хата” уйланырга мәҗбүр итте. Арытабангы эзләнүләрем моның хата түгеллеген расларга этәрде. Бу икәүне яхшы белгән кешеләр белән сөйләшкәндә алар тыныч кына: “Моның шулай булуы да ихтимал”, — дип кенә куйдылар.


Уйлап караганда, үткән гасыр башының татар композиторы кем һәм нинди ул? Татарның беренче профессиональ композиторы Солтан Га­бәши Татарстанда туып-үскән, Башкортстанның Борай районы Чалкак авылында сөргендә чакта вафат булган, шунда җирләнгән. Яшь­тәше Мирхәйдәр Фәйзи белән алар күп җәһәттән беренчеләр бул­ганнар, нибары йөз ел элек татар мәдәнияте нигезен салышканнар.
1917 елда Солтан Габәши Гаяз Исхакый драмасы өчен үзенең тәүге музыкаль әсәрлә­рен яза. Спектакль Казанда куела һәм гаять зур уңышка ирешә. Алар өчен махсус языл­ган җырларны башкарган актерларга уйнаган оркестрга автор үзе дирижерлык итә.
Шул ук вакытта Ырынбурда Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” музыкаль драмасы куела. Габәшидән аермалы буларак, Фәйзи музыкаль белем алмый. Әмма алар икесе дә Ислам дине нигезләрен өйрәнәләр. Икесенең дә язмышлары катлаулы. Бер яклап, татар, башкорт мәдәния­тен үстерүгә алар гаять зур өлеш кертә, икенче яклап, чыгышлары ярлы крестьян яки пролетариат булмаганлыктан, властьлар тарафыннан кыерсытылуга дучар ителәләр. Музыкага мөнәсәбәтләре буенча да алар бер-берсенә якын. Мирхәйдәр Фәйзи музыка коралларына махсус өйрәнмәсә дә, мандолинада гармунда һәм курайда уйный белә, бик яхшы җырлый. Аны татар һәм башкорт халык җырлары ил-һам­ла­ндыра. Икесе дә фольк­лор материаллары язып алалар һәм җыялар.
Нәкъ менә халык музыкасы барлык татар композиторлары өчен саекмас илһам чыганагы булып хезмәт итә. Александр Ключарев, Җәүдәт Фәйзи, Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев һәм башка профессиональ композиторлар, бәлки бу хакта тирәнтен уйлап та тормастан, халык моңын файдаланып, аларга заманча яңгыраш бирәләр. Нотаны танымаган халыкның җыр-көй­ләрен нотага салу — аларның зур казанышы. Кызганычка каршы, Мирхәй­дәр Фәйзи моны эшләмәгән, әгәр эшләсә, без аны композитор буларак та белер идек, дип уйлыйм. Ә бит ул музыкаль драма да язган. Берне генә дә түгел. “Галиябану”, “Асылъяр”, “Ак калфак”... Ә болардан күпкә алда, 1905 елда “Авылда бәйрәм” музыкаль драмасы иҗат ителгән. Үзе турында белдерер өчен яшь булган әле. 1917 елның мартында бе­ренче әсәре “Галиябану” аңа танылу китерә. Казанда түгел, Ырынбурда. Ул чакта Мирхәйдәргә дә, Габәшигә дә нибары 25 яшь була.
“Галиябану” безне әле һаман шатландыра. Әсәрнең идеясе, сюжеты, юморына кагылмыйча, музыкасы турында гына әйтәм. Спектакльдән Галиябану җыры бер гасырдан артык яңгырый инде. Мирхәй­дәр бер көйне ишетеп, ошатып, шуны нигез итеп алып спектакль язарга ниятли. Бу көй әсәрнең буеннан-буена яңгырарга, хикәяләү белән үрелеп барырга, аның аерылгысыз өлешенә әйләнергә тиеш була. Чыннан да, көй драманың башыннан ахырынача кызыл җеп булып сузыла, әсәрне аңардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Спектакль тәүдә музыкаль драма булыр дип уйланыла, геройларның җырлары бер-берсенә үрелә, сюжет җебе­нең үстерелүенә булыша, кыскасы, сюжет монда мөһим роль уйный. Композитор булмаган кеше шундый шедевр тудыра алыр идеме икән? Безнең карашка, Мирхәйдәр Фәйзи гади генә түгел, ә бик талантлы композитор. Музыканы нотасыз гына ничек иҗат итеп булуын без инде хәзер аңлый алмыйбыз. Әмма татар халкы бит гасырлар буе шулай яшәгән һәм иҗат иткән. Көй-моңга бик бай һәм үзен-чәлекле бит туган халкыбыз. Музыкаль форма­ларның төр-лелеге буенча аңа тиңнәр юк. Һәм Мирхәйдәр Фәйзи дә үзе-нең музыкаль әсәрләре партитураларын театрлар режиссерларына китер­мәүне проблема дип исәпләмә­гән. Театр кешеләре уңышлы башкарган һәм әле дә башкаручы көй-моң­нарны ул бернинди кәгазь­сез дә китереп тапшыра бел­гән.
“Галиябану” спектакленең музыка авторы Салих Сәйдә­шев булуы хакый­катькә туры киләме икән? “Халык көе, Салих Сәйдәшев эшкәртүендә” дип язылса, минемчә, дөрес-рәк булыр иде. Һичшиксез, композиторга без бу хезмәте өчен рәхмәтлебез. Гамәлдә спектакльдә барлык персонажлар да файдаланучы бер­дәнбер көй яңгырый: әле бик салмак кына, әле тиз темпта, әле сагышлы, әле күтәренке. Төрлелек юклыгы бөтенләй дә сизелми. Актерлар шул мизгелдәге кәефне бик зирәк сизәләр һәм көйне һәрберсе үз образына яраклаштырып интерпретацияли.
Мирхәйдәр Фәйзи шушы көйгә композиторлар игътибарын җәлеп иткән. Мәсәлән, Рөстәм Яхин аны фортепианода башкару өчен эшкәрткән. Нәҗип Җиһанов бу көйне үзенең “Алтынчәч” һәм “Намус” операларында файдаланган, Мансур Мозаффаров М. Фәйзи мотивларын үзенең “Галиябану” операсына нигез итеп алган, Александр Ключарев та “Галиябану” драмасына көйне үзенчә эшкәрткән, бу драмага Сәйдәшевның да, Ключаревның да увертюралары үзләренчә.
Ә “Ак калфак” пьесасы? Сәхнәдәге күренешләрне матур җырлар, көйләр озатып бара. Аларның берсе дә спектакльне безнең заманда сәхнәләштерүчеләр китереп керткән музыка түгел. Алар барысы да Мирхәйдәр Фәйзи­нең үзенеке. Барлык җыр-ларның текстлары пьесаның эченә салынган. Үз заманында халык арасында киң тарал­ган, бүгенге башкаручылар да бик яраткан “Хәмдия” җырын арытабангы елларда анализлап, Җәүдәт Фәйзи: “Бу җыр үлчәме буенча пьесадагы башкаларыннан аерыла”, — ди. Бу факт М. Фәй-зинең ишеткән һәм ошаткан әзер музыканы файдаланганын сөйли. Башка пьесаларындагы кебек үк, җыр тексты авторы М. Фәйзи. Авторның шундый ремаркалары бар: “Рушан җырлый...”, “Шаһти­мер җыр­лап керә...”, “Бакый җырлый...” Кызлар еш кына “Әтнә” көенә такмак әйтәләр. Мирхәйдәргә нота грамотасы җитешмә-гәнлеген мин аңлыйм. Әмма бу кимчелек аңа менә дигән өч музыкаль драма иҗат итәргә комачауламаган.
Мирхәйдәр абый үзенең туганнарының кызларына “Сөмбел” дигән җыр багышлаганын безнең гаиләдә хә-тер­лиләр. Һәр куплет бер кызга багышлана: Чәчәк, Иркә, Дилбәр. 1926 елда туган Гәү­һәрне, син җырга керергә өлгермәгәнсең, дип шаярта торган булганнар. Шулай да туганнар бергә җыелганда бу җырдагы исемнәрнең берсен Гәүһәргә алмаштырып та җыр-лаганнар. Мирхәйдәр абый да сеңелләрен яратып, бу җырны һәрчак көйләп йөргән. Безнең гаилә җыры онытылып һәм югалып калмавына мин шатмын. Моның хикмәте шунда: Мирхәйдар абый аны “Ак калфак” кызлары теленә салган. Театрга спектакль карарга киләбезме, М. Фәйзинең пьесалар җыентыгын ачабызмы — без һәрчак бу җыр белән очрашабыз.
Ата-бабаларыбызның, язып та тормастан, көйне истә калдыруларына, җырлау­ла­рына, төрле уен коралларында яңгыратуына гаҗәпләнеп бетә алмыйм. Андыйлар турында М. Фәйзи үзенең хи-кәяләрендә дә язып үтә. Мәсә-лән, “Сәрвиназ”да надан батрак скрипкада уйный. Һәм бу гадәти күренеш. Өмәләргә яки бәйрәмнәргә җыелганда гармунга, курайга кушылып барысы да җырлый. Безнең композиторларга авылларда ул җырларны җыясы гына калган. 1927 елда Александр Ключарев М. Фәйзинең якын кардәше Рәфкат Фәйзидән (соңыннан ул Башкорт дәүләт академия драма театры актеры һәм режиссеры, Баш­кортстанның халык артисты булды) “Сөмбел” җырының сүзләрен язып ала һәм аңа музыка иҗат итә. Шуннан соң инде ул телдән-телгә генә тапшырылмый. Онытыла төшкән мондый гүзәл җырлар теләсә кайсы музыкант, җырчы яңа сулыш өрерлек итеп нота кәгазендә саклансын иде. Мәгълүм ки, эшкәртергә алган әсәренә һәр композитор үзен-нән нәрсәдер өсти. Мәсәлән, Рөстәм Яхин “Сөмбел”не фортепиано өчен эшкәрткән. Сара Садыйкова да кул тидергән, ул хәтта аның авторы итеп тә күрсәтелгән. Ә бит җыр авторы берәү — Мирхәйдәр Фәйзи генә. Композитор булмаган кеше музыка яза аламы? Ала! Әгәр ул М. Фәйзи кебек тумыштан талант иясе булса.
Җәүдәт Фәйзи (артта басып тора) якын дуслары  —  композитор Александр Ключарев (сулдан), шагыйрь  Муса Җәлил  һәм сәнгать белгече Хәсән Гобәйдуллин белән.Җәүдәт Фәйзи (артта басып тора) якын дуслары — композитор Александр Ключарев (сулдан), шагыйрь Муса Җәлил һәм сәнгать белгече Хәсән Гобәйдуллин белән.Җәүдәт Фәйзинең язмышы башка төрлерәк. Дөрес, ул да иҗат юлын сайлый. Ул инде Совет властеның тәүге елларында аякка баскан яңа буын вәкиле. Җәүдәт Ырынбурда музыкаль белем ала. Тәүдә балалайкада уйный. Шуннан әтисенең дусты Салих Сәй-дәшев киңәше белән аңа пианино сатып алалар. Илдә беренче музыка мәктәбе директоры вазыйфасын башкарган С. Сәйдәшев аның беренче укытучысы була. Укыту­чының да, укучының да мәшһүр татар композиторлары булып китә-чәген беркем дә күз алдына китерми әле. Җәүдәт үзе дә музыкаль карьера турында хыял итми, чөнки әтисе музыканы җитди нәрсә дип санамый. Үсмер, абзыйсы кебек үк, киләчәктә үзен билгеле драматург итеп күрә. Һичшик-сез, әдәби сәләте дә була аның. Унбиш яшендә чакта язган “Ачы күз яшьләре” пьесасын 1928 елда Ырынбур театры куя. Автор үзе бу вакытта инде Казанда яши һәм бу яңалык өчен шатлана. Пьеса бәхетсез мәхәббәт турында. Унсигез яшьлек Җәүдәт аны кабат укып карый да, хәзер мин бу җәһәттән тирән­рәк фи­керләп, әсәрне шактый үзгәр­теп язар идем, дип куя.
Аннары НЭП заманы байларын камчылаган “Алты бармаклы” (тәүге исеме “Сазлык өстендә”) комедиясе языла һәм Казандагы татар театрында уңышлы бара. Гәзит-журналларда Җ. Фәйзинең мәкалә, шигырь, хикәя, по-весть­лары, урысчадан татарчага тәрҗемәләре еш басыла. Юмористик хикәяләренә “Бү­кәй” дигән псевдоним куя. Татарстан китап нәшриятында 1931 елда “Алты бармаклы”, 1932 елда “Хикәяләр” дигән җыентыклары дөнья күрә.
Музыка торган саен аны ныграк җәлеп итә. Музыка техникумында укырга тели. Әмма әтисе: “Нәселебезне мыскыл итмә! Технологик яисә юридик техникумга кер әнә!” — дип кырт кисә. Аның тыюларына карамастан, улы музыка белән шөгыльләнер һәм нәкъ менә шушы “җитди булмаган нәрсә” белән нәселебезне данлар дип әти кеше каян башына ки­терсен инде! Композиторлыкка юл, чынлап та, урау бу-ла. Җәүдәткә бер ел авыл мәктәбендә укытырга, универ-ситетның юридик факультетын тәмамларга туры килә. Мәскәү консерваториясе каршындагы татар музыкаль театры студиясендә 1933-39 елларда ул үзенең элекке укытучысы Салих Сәйдәшев, шулай ук Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов, Муса Җәлил белән бергә укый. Юридик факультет студенты чагында фортепианода уйнау һәм композиция буенча Василий Виноградовтан дәресләр ала. Виноградов егетнең зур мөмкин-лекләрен күрә һәм әйтә: “Юриспруденцияне ташлагыз. Сездән башка да яшәр ул. Сез — музыка кешесе”. Җәү-дәт бу юнәлештә камилләшә: иҗатка керешә, скрипкада уйнарга өйрәнә. Аның киң билгеле әсәрләре университетта укыганда языла. Һади Так­ташның “Урман кызы” шигы-ренә музыка язганда аңа нибары 22 яшь була. Беренче булып Галия Кайбицкая башкарган бу җыр һәркайда яңгы­рый. Эфирга чыга. Аны хәтта урыс теленә тәрҗемә итәләр. Ул әле дә бик популяр. Таныл­ган композитор Җәүдәт Фәйзи барлыгы 300 җыр яза.
Аңа татар музыка мәдә-ниятен формалаштыруда зур өлеш кертергә насыйп була. Мирхәйдәр абзыйсы кебек, ул да күп җәһәттән беренче. Ул татар музыкаль комедиясен нигез­ләүче булып санала. Аның бу жанрдагы әсәрләре — профессиональ оперетталар һәм опералар. М. Фәйзи-нең музыкаль драмасында сәхнә хәрәкәтләрен җанлан-дыру өчен генә музыка кер-телсә, Җ. Фәйзидә инде персонажлар музыка телендә сөйләшә башлыйлар. Спектакль өчен махсус язылган музыка анда төп урынны алып тора. Музыкага өстенлек би­рүне тәүге опера иҗат иткән Солтан Габәши башлап җи-бәрсә, бу юнәлешне үзенең беренче музыкаль комедия-ләре — “Ташкыннар”, “Акчарлаклар”, “Идел буенда” белән Җ. Фәйзи дәвам итә. Аның иҗа­тында да, гомумән, татар музыкаль мәдәниятендә “Башмагым” музыкаль комедиясе аерым урын алып тора. Яңа музыкаль жанр тууын хәбәр иткән бу спектакль татар театрларында гаять зур уңыш белән бара, халыкның рухын күтәрә. Сугыш чоры. 1942 ел. “Башмагым”ны музыкаль театрлар урыс, украин, үзбәк, ка­зах һәм тува тел­ләренә тәр-җемә итеп, Мәскәү, Киев, Ташкент, Самарканд, Улан-Удэ сәхнә­ләрендә куялар. Ул заман сынавын үтеп, бүгенге тамашачыларның да мәхәббә­тен яулый бара.
Нәкый Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” драмасына, Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы буенча те­леспектакльгә музыка языла. Бу җәһәттән Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”ы буенча эшләнгән сәхнә әсәренә музыкасы аерылып тора. Тукай әсәре буенча “Карәхмәт” балеты тәмамланмыйча кала.
Ә әдәби иҗат? Барысына да каян вакыт тапсын инде? Кызганычка каршы, Җәүдәт Фәйзи күләмле әсәрләр калдырмаган. Әмма булганнары да зур кыйммәткә ия. Болар — “Халык гәүһәрләре” һәм “Күңел кыллары” дигән китап­лар. Аларның беренчесе популяр татар халык җырлары, аларның килеп чыгуы, музыкаль мәдәният үсешә барган саен килеп туган метаморфозалар, беренче башкаручылар белән бәйле тарихлар буенча эзләнүләргә багышланган. Җыентыкка 235 җыр текстлары һәм партитуралары кергән.
“Күңел кыллары” авторның балачактан ук күзәткән татар тормышыннан кечкенә хикәя­ләреннән тора. Бу — революция чоры, аңа кадәрге һәм аннан соңгы еллар. Бу — кызыклы детальләр һәм үзенчә­лекләр белән тулы көнкүреш кыйссалары, Владимир Маяковский, Максим Горький, Мирхәйдәр Фәйзи, Шамил Усманов, Гадел Кутуй, Һади Такташ, Шәриф Камал кебек күренекле шәхесләр белән очрашулар турында. Бу — Казан урамнарында әлеге 1 Май бәйрәм салютларының башлангычы булган факел яндырып йөрүләр, Казандагы М. Горький урамында урнашкан татар театры бинасында радиостанция барлыкка килү һәм аның тапшыруларын ха-лык­ның түземсезләнеп көтүе. Китапның теле җиңел, эчтәле-ге үзенә җәлеп итә. Укудан аерыла алмыйсың. Язучы талантының бер күренеше түгел мени бу? Ул сәхифә-ләрне әле уку аеруча кызык. Чөнки ул уйлап чыгарылмаган тарих. Әдип кулы белән кә-газьгә төшерелгән көндәлек дип тә әйтергә мөмкин.
Балалар өчен язган китаплары да мавыктыргыч. Мәсә­лән, геройлары музыка уен кораллары булган “Кызыклы кунаклар” китабы Казанда ике тапкыр (1970 һәм 1976 елларда) басылды. Урысчага тәрҗемә ителеп, Мәскәүдәге дәүләт нәшриятында да дөнья күрде ул.
Җәүдәт Фәйзи публицистика, драматургия, поэзия һәм проза жанрларында да мавыгып хезмәт салды. Кызганычка каршы (бәхеткә, диик микән әллә), аның иҗатының бу ягын музыкаль таланты күмеп китте.
Хәер, чын талантның һәр­чак күпкырлы булуын барыбыз да белә. Бөек рәссам Микеланжелоны алыйк. Ул искиткеч яхшы шигырьләр дә язган. Пабло Неруда да үзен рәссам-нан бигрәк шагыйрь дип исәп-ләгән. Д. Шостакович та аның шигырьләренә музыка язган. Җәүдәт Фәйзинең дә талантлы каләм остасы булуы аз билгеле, әмма дөрес факт. Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники дә бит болай дигән: “Композиторларыбыз арасында әдәби татар телен камил белүче, аның байлыкларын оста файдаланучы бер-дәнбер кеше — Җәүдәт Фәй-зи. Аның әсәрләре Чехов стилен хәтерләтә”. Моңа өстәп, Җ. Фәйзинең 1930 елда Татарстан Язучылар берле­генең яшь әдипләр секциясендә эшләгәнен дә искә төшерик.
Якын кардәш ике Фәйзинең язмышында әдәбият һәм музыка шулай бер-берсенә бәйләнгән. Кайсысы “ныграк” драматург, кайсысы “ныграк” композитор булган соң дип аптырабрак та каласың.

Диләрә Мөхәммәдъярова,
педагог, Мирхәйдәр һәм Җәүдәт Фәйзиләрнең якын кардәше.
Казан шәһәре.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Сегодня, 00:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Өмет-ышанычлар аклансын!
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Өмет-ышанычлар аклансын!
Әйдәп баручылар исемлегендә
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Әйдәп баручылар исемлегендә
Хәвефсезлек –  беренче чиратта!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Хәвефсезлек – беренче чиратта!
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Сегодня, 00:00 :: Социаль өлкә
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Үсеш ноктасы  – авылдан
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Үсеш ноктасы – авылдан




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»