Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Алга, Башкортстан!”

“Алга, Башкортстан!”
15.03.2019 / Башкортостанга - 100 ел!

“Алга, Башкортстан!”Федерация Советында үткән эшлекле чараларда республиканы арытаба үстерү буенча яңа стратегик бурыч-максатлар билгеләнде.

Хәбәр итүебезчә, 12-13 мартта Федерация Советында Башкортстан көннәре үтте. Аерым алганда, аның кысаларында 13 мартта Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенконың Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән эшлекле очрашуы узды. Анда Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Башкортстаннан сенаторлар Лилия Гомәрова һәм Ирек Ялалов катнаштылар.


Яклар Федерация Советында Башкортстан көн­нәрен үткәрүгә йомгак ясады, территорияне социаль-икътисади үстерү мәсьә­ләләрен тикшерде.
– Республика көннәре – үз куәтеңне, казаныш­ларыңны күрсәтү, проблема­лар белән уртаклашу өчен яхшы мөмкинлек. Барлык комитетларда да бик эчтә­лекле фикер алышулар узды. Хәзер Федерация Советы – төбәкләр палатасы булуын беләсез һәм борчыган сораулар белән анда мөрәҗәгать итә аласыз, – диде Валентина Матвиенко. – Безнең төп функцияләрнең берсе – Русия субъектлары мәнфәгать­ләрен яклау. Сезнең сенаторларга актив эшләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Алар республиканы лаеклы күрсәтә.
Валентина Матвиенко билгеләвенчә, Республика көннәре нәтиҗәләре буенча Башкортстанны социаль-икътисади үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтү турында карар кабул ителәчәк.
– Республиканы Федерация Советында тәкъдим итү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Без инде икенче көн эшлибез һәм барлык комитетлар безгә кунакчыллык күрсәтә һәм иптәшләрчә кабул итә, – диде Радий Хәбиров. – Берлектә эчтә­лек­ле карар әзерләдек, анда республиканы үстерү өчен барлык стратегик мәсьәлә­ләрне дә кертергә тырыштык. Комитет утырышларында Русия Хөкүмәт­е вәкилләре катнашуы мөһим әһәмияткә ия. Ягъни документта финанслау мәсьәлә­сенә кадәр алдан уйланыл­ган карарлар тәкъдим ителгән. Документ безнең өчен бик файдалы булыр дип ышанабыз.
Очрашудан соң Радий Хәбиров һәм Валентина Матвиенко Башкортстанның социаль-икътисади куәтен чагылдыручы күргәзмәне карады. Төбәк экспозициясе Башкортстанның 100 ел­лыгына, сәнәгатькә, авыл хуҗалыгына, эре инфраструктура проектларына, спорт казанышларына багышланган берничә стендны үз эченә алды. Респуб­ликаның инвестицион җәлеп итүчәнлегенә, аның конгресс мөмкинлекләренә, туризм потенциалына аерым игътибар бирелде. Күргәзмәне оештыручылар сүзләренә караганда, экспозициядә Башкортстанның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге тулысынча чагылыш тапты.
Шул ук көнне төбәк җи­тәкчесе Радий Хәбиров Федерация Советы­ның Федератив корылыш, төбәк сәясәте, урындагы үзидарә һәм Төньяк эшләре коми­теты рәисе Олег Мельни­ченко белән очрашты. Яклар Югары палатаның Башкорт­станның социаль-икътисади үсешенә дәүләт ярдәме күрсәтү турында карарын гамәлгә ашыру юллары турында фикер алышты.
Арытаба Радий Хәбиров “Русия субъекты сәгате” барышында Федерация Советы утырышында чыгыш ясады.
– Башкортстан – Ру­сиянең терәк төбәге. Русия дәүләте составына ирекле рәвештә кергән көннән башлап төбәк халкы Ватаныбызга намус белән хезмәт итә, аның иминлеге сагында тора, икъти­сади куәтен ныгыта. Безнең республика әйдәүче, икътисади яктан үсешкән иң көчле 10 төбәк исәбенә керә. Узган елда оешмалар әйләнеше 3,5 триллион сумнан артты. Сәнәгать үсеше 3,4 процент тәшкил итте. Бу – илдә иң югары күрсәткеч булып тора. Без арытаба да алга атларга, төбәккә яңа үсеш бирергә тиеш. Узган елда республикага 270 миллиард сум салынган. Без бу санны икеләтә арттыру бурычы куябыз. Без иң яхшылар исәбендә була­чакбыз һәм илнең иң алдынгы төбәкләре тәҗри­бәсен файдаланачакбыз, – диде чыгышында Радий Хәбиров. – Без республика тарихының беренче йөзьел­лыгы битен ябабыз һәм яңаларын яза башлыйбыз. Икенче йөзьеллыкка үсеш­кән икътисад, куәтле кешелек потенциалы һәм гасырлар буена дәвам иткән күпмилләтле халыклар дуслыгы һәм Русия дәүлә­тенә хезмәт итү традиция­ләре белән ышанычлы атлыйбыз. Без үз көчебезгә, Русия Президенты Владимир Путинга ышанабыз һәм гражданнар иминлеген арттыру буенча куелган бурыч­ларны тулысынча үтиячәк­без. Без икенче йөзьеллыкка “Алга, Башкортстан!” девизы белән керәбез.
Федерация Советы Рә­исе Валентина Матвиенко төбәк халкын истәлекле вакыйга – Русия составында беренче автономия булган Башкортстан оешуга 100 ел тулу белән котлады.
– Бүген республиканың байлыгы булып табигый ресурслар, куәтле сәнәгать, инновацион инфраструктура гына түгел, ә иң мөһиме – кеше капиталы тора, – диде Валентина Матвиенко. – Федерация Советында Баш­кортстан көннәрен үт­кәрүгә җитди әзерлек, эчтәлекле докладлар, комитетларда проблемаларны конструктив тикшерү, креатив күргәзмә өчен рәхмәт белдерәм.
Парламентның Югары палатасында Башкортстан көннәрен югары дәрәҗәдә оештырган өчен Валентина Матвиенко Радий Хәбировка Рәхмәт хаты тапшырды.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Башкортстанны нәтиҗәле социаль-икътисади үстерүгә юнәлтелгән законнар турында сөйләде.
Федерация Советының Федератив корылыш, төбәк сәясәте, урындагы үзидарә һәм Төньяк эшләре буенча комитет рәисе Олег Мельниченко комитетларның киңәйтел­гән утырышлары йомгаклары буенча Башкортстанны социаль-икътисади үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтү турында карар проекты әзерләнүе турында хәбәр итте. Федерация Советы әлеге документка нигезләнеп эш итәчәк.

Үз хәбәрчебез.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Сегодня, 00:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Өмет-ышанычлар аклансын!
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Өмет-ышанычлар аклансын!
Әйдәп баручылар исемлегендә
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Әйдәп баручылар исемлегендә
Хәвефсезлек –  беренче чиратта!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Хәвефсезлек – беренче чиратта!
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Сегодня, 00:00 :: Социаль өлкә
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Үсеш ноктасы  – авылдан
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Үсеш ноктасы – авылдан




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»