Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Беренче автономия

Беренче автономия
19.03.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Беренче автономияАны төзү күпмилләтле Русия өчен тарихи вакыйгага әверелә.

100 ел элек — 1919 елның 20 мартында Башкорт Хөкү­мә­те белән Русия Эшче-крестьян Хөкүмәте арасында Башкорт Совет Автономиясен төзү турында килешүгә кул куела. Бу — күпмилләтле Русия өчен тарихи вакыйга, анда гомер итүче милләт халкы беренче тапкыр автономиягә ия булды.


1917 елның ноябрендә үк кече Башкортстан терри­ториясендә Башкорт өлкә шурасы игълан ителә. 1917 елның декаб­рендә III Бөтен­башкорт корылтае игълан ителгән автономияне раслый һәм хөкүмәт төзи. Республика карамагына җәмәгать иминлеген тәэмин итү, салымнар җыю һәм тоту, суд, Кораллы Көчләр, халык мәга­рифе, капитал, җир, җир асты байлыклары белән эш итү кертелә.
1918 елда Башкортстан Гражданнар сугышы үзәген-дә була. Башкорт хөкүмәте Ак хәрәкәт җитәкчелеге бе­лән вакытлы килешү мөнәсә­бәтләренә керә, шул ук вакытта совет Русиясе белән элемтәләр урнаштыру өчен мөмкинлекләр дә табыла. 1918 елның ноябрендә Совет власте белән килешүнең төп шартлары формалаштырыла: башкорт автономиясен тану, Башкорт­станның үзлә­ренә Эчке идарә урнаштыру хокукы бирү, даими гаскәрләрне формалаштыруда ярдәм күрсәтү, большевикларга карата репрес­сияләрне булдырмау.
1918 елның декабрь урталарында әлеге сөйләшү-ләрне алып бару өчен Муллаян Халиков җитәкчеле­гендәге Башкорт шурасы делегациясе оештырыла. Мәс­кәү бу сөйләшүләрне хуплый һәм яклар февраль башында Башкорт автономиясе турында килешү проектын эш-ли. Башкорт хөкүмәте 1919 елның 18 феврален­нән Совет власте ягына күчүе һәм РСФСР составына кергән кече Башкортстан территориясен “Башкорт Совет Республикасы” дип игълан итү турында карар кабул итә. 1919 елның 18 февралендә башкорт гаскәрләре Совет власте ягына күчә, ул Баш-корт­станның киләчәк язмышын билгели. Биш укчы, ике кавалерия полкы һәм ярдәм­че частьлар (барлыгы 6,5 мең кеше) Кызыл Армия ягына күчә. Башкорт полклары-ның күчүе фронт линиясен Башкортстанның көнчыгыш чикләренә кадәр кичекте­рергә, совет гаскәрләренең стратегик хәлен ныгытырга мөмкин­лек бирә.
1919 елның 21 февра-лендә Ырынбур губерна-сының Югары Урал өязе Темәс авылында Башкорт өлкә шурасы һәм Башкортстан Хөкүмәте әгъза­лары — Совет власте ягына күчкән рота һәм эскадроннарның гомум җыелышларында сайланган 92 вәкил катнашлыгында I Бөтенбашкорт хәр­би съезды уза. Яшерен тавыш бирү юлы белән Башкорт Совет Респуб­лика­сының 12 әгъзасы һәм алты кандидат составындагы Вакытлы революция комитеты сайлана. Аның рәисе итеп Әхмәт-Зәки Вәлидов­ны сайлыйлар. 22 февраль­дә
Башкорт Хөкүмәте Баш-ревком­га Кече Башкортстан территориясендәге власть­­­ны тапшыру турында приказ чыгара.
Сөйләшүләрне тәмамлау өчен Мстислав Кулаев җи-тәк­челегендәге Башкорт Хөкүмәте делегациясе Мәс-кәүгә юллана. Килешү проек­тының аерым параграфлары һәм пунктлары буенча кискен дискуссияләр алып барыла. 1919 елның 9 мартында 14 параграфтан торган беренчел килешүгә кул куела. Аның күчермәләре килеш-терү һәм искәрмәләр кертү өчен РСФСР Халык комиссариатларына җибәрелә. Нәтиҗәдә, килешү проекты эчтәлеге буенча да, структурасы буенча да үзгәреш-ләр кичерә. Соңгы исеме — Киле­шү. 17 мартта килешү текстына республика вә-килләре — Мстислав Кулаев, Муллаян Халиков һәм Әбд-рә­шит Бикбауов һәм милләт эшләре буенча нарком Иосиф Сталин кул куя. 20 мартта килешү РСФСР Халык Комиссарлары Советы һәм Бөтенрусия Үзәк Башкарма комитеты утырышларында раслана.
Документның тулы тексты — Үзәк Совет властеның Башкорт хөкүмәте белән Башкортстан Совет Автономиясе турындагы килешүе беренче тапкыр 1919 елның 23 мартында “Известия” гә-зитендә басылып чыга. Килешү Башкортстанның яңа статусын юридик яктан ныгыта. Ул республи­каның иҗтимагый, дәүләт һәм административ төзелешен билгели торган 16 параграфны үз эченә ала. Совет Башкортстаны килешү башлангычларында төзелгән Русия Федера­циясенең беренче һәм бер­дәнбер Автономияле Республикасы булды. Асылда, ул вакытта ук Федерация кысаларында мөстәкыйль Хөкүмәт, бюджет, Кораллы Көчләр булган чын дәүләт формалаша. Автономияле республика кече Башкортстан чиклә­рендә төзелә, аңа Баш­кортстанның хә­зерге территориясендәге көньяк, көньяк-көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш районнары кергән. 1922 елда Уфа, Бөре һем Бәләбәй өязе, шулай ук элекке Уфа губернасының Златоуст өязендәге башкорт волостьлары Автономияле Башкортстан составына керә.
Республика автономиясен һәм, гомумән, федерализм принципларын гамәлгә ашыру мәсьәлә­ләре буенча Башревкомның позициясе еш кына РКП(б), БашЧК, Башвоенкомат, Башнаркомпрод өлкә комитеты әгъза-ларының күпчелеге белән туры килми. 1919 елның августында Башревком 1нче боерыгын чыгара, аның ниге­зендә республикада власть­нең бөтен тулылыгын үз өстенә ала һәм республикадан икмәк, урман һәм башка ресурсларны тартып алуны туктата. Азык-төлек һәм табигый ресурслар өлкәсен-дәге сәясәт бердәнбер бә-хәсле мәсьәлә булмый. Башкортстан чиклә­рен билгеләү буенча хәл катлаулы булып кала.
1920 елның гыйнварыннан башлап башкорт мәсьә-ләсе Политбюро утырышларында берничә тапкыр карала. Шул елның март аенда Уфада Башревком әгъза­лары белән очрашкан Троцкий моңа зур игътибар бирә. Апрель аенда Сталин башкорт мәсьәләсе буенча махсус комиссияне җитәкли. Комиссия Башкортстан автономиясен кискен чикләргә тәкъдим итә. Аның ниге-зендә хуҗалык һәм тормыш-ның мөһим өлкәләренә (Башкорт хәрби комиссариаты, азык-төлек, финанс, БашЧК, почта һәм телеграф) күзәтче­лек итүче наркоматлар РСФСР­ның тиешле наркоматларына буйсына. Мондый карар республикада сәяси кризис китереп чыгара. 1920 елның 16 июнендә Башревком үз-үзен таркату турында Карар кабул итә. Әмма бу карар тормышка ашырылмый. 26 июньдә Башревкомның яңа составы булдырыла. 1920 ел­ның июлендә БАССР Совет­ла­рының I съезды карары бе-лән республика дәүләт властенең даими югары органы — БАССРның Үзәк Башкарма комитеты оештырыла.
Шуннан соң автономияле республикалар шактый чик­ләнгән хокуклар ала. Тарихчылар фике­ренчә, башкорт автономиясенең 1919 елның мартыннан алып 1920 елның маена кадәр 14 айлык тәҗ-рибәсе уникаль һәм зур әһә-мияткә ия. Башкорт Совет
Республи­касы — совет авто­но­мияләренең беренчесе — Русия федерализ­мының башлангычы, чишмә ба­шы була.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Вчера, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»