Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Яңа тарих башлана гына!

Яңа тарих башлана гына!
19.03.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Яңа тарих   башлана гына!Республика үзенең икенче йөзьеллыгын яңа җитәкче, яңа югарылыктагы эш алымнары һәм яңа дәрәҗә стратегик бурыч-максатлар белән каршы ала.

Шулай итеп, Башкортстанның 100 еллык юбилее уңаеннан тантаналар илебез башкаласы Мәскәүне гөр шаулатып, бу атнада республикабыз башкаласы Уфага күчә. Мәгълүм булуынча, 6 мартта Мәскәүнең Халыкара музыка йортында “Башкортстанда туганнар” дигән тантаналы концерт белән башланып киткән рәсми юбилей чаралары, 12-13 мартта Федерация Советында үткән Башкортстан көннәре белән дәвам итте. Аның кысаларында Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко­ның Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән эшлекле очрашуы, республиканың законнар чыгару һәм башкарма власть органнары җитәкчеләре катнашлыгында күпсанлы эшлекле чаралар үтте, профильле комитетларда төбәкне үстерү мәсьәләләре буенча җитди сөйләшүләр һәм фикер алышулар булды. Федерация Советында үткән Башкортстан көннәре исә “Русия субъекты сәгате” төрендәге тантаналы чара белән тәмамланды.


Әйтергә кирәк, андагы чыгышында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәби­ров белдерүенчә, республика үзенең икенче йөзьеллыгына, чыннан да, иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади, рухи-мәдәни, гомумән, барлык өлкәләрдә дә нәтиҗәле үсе-шүче, ил­нең иң көчле терәк төбәкләренең берсе буларак аяк баса.
— Башкортстан — Русия­нең терәк төбәге. Русия дәүләте составына ирекле рәвештә кергән көннән башлап төбәк халкы Ватаныбызга хезмәт итә, аның азатлыгын саклый, икътисади куәтен ныгыта. Безнең республика әйдәүче, икътисади яктан үсешкән иң яхшы 10 төбәк исәбенә керә. Узган елда оешмалар әйләнеше 3,5 триллион сумнан арткан. Сәнәгать үсеше темплары буенча 3,4 процентка ирештек. Бу — илдә иң югары күр­сәткеч булып тора, — диде аерым алганда чыгышында Радий Хәбиров. Һәм, төбәк җитәкчесе ассызыклавынча, Башкортстанны алдагы чорда тагын да югарырак социаль-икътисади үсешкә чыгару республикада үткәрелүче дәү­ләт сәясәтендә төп стратегик юнәлеш булачак.
— Без арытаба да алга атларга, төбәккә яңа үсеш бирергә тиеш. Узган елда республикага 270 миллиард сум салынган. Без бу санны икеләтә арттыру бурычы куябыз. Без иң яхшылар исә­бендә булачакбыз һәм илнең иң алдынгы төбәкләре тәҗ-рибәсен файдаланачакбыз, — диде чыгышында Радий Хәбиров. — Без республика тарихының беренче йөзьел­лыгы битен ябабыз һәм яңаларын яза башлыйбыз. Икенче йөзьеллыкка үсешкән икътисад, куәтле кешелек потенциалы һәм гасырлар буе-на дәвам иткән күпмилләтле халыклар дуслыгы һәм Русия дәүләтенә хезмәт итү тра­дицияләре белән ышанычлы атлыйбыз. Без үз көчебезгә, Русия Президенты Владимир Путинга ышанабыз һәм гражданнар иминлеген арттыру буенча куелган бурычларны тулысынча үтиячәкбез. Без икенче йөзьел­лыкка “Алга, Башкортстан!” девизы белән керәбез.
Әйтергә кирәк, республика җитәкчелегенә килүе­нә биш ай гына үтүенә һәм әлегә аны вакытлыча башкаручы гына булып торуына карамастан, халык фикерен өйрәнү нәтиҗәләре күрсә-түенчә, күпчелек башкортстанлылар югарыда телгә алынган стратегик бурыч-максатларның нәтиҗәле тормышка ашырылуын, респуб­ликаның яңача үсешен, гомумән, Башкорт­станның киләчәк язмы­шын фәкать бер кеше — Радий Хәбиров шәхесе белән бәйли, дәүләт дәрәҗә­сендәге шушы зур эш-ләрне әйдәп баручы итеп фәкать аны күрә. Бу табигый да. Мәгълүм булуынча, Радий Фәрит улы республика җитәкчелегендә тәүге эш көненнән үк төбәктәге хәл-не ныклы, хәтта аерым очракларда каты кулларга алды. Чөнки шунсыз булмый иде. Башкортстан халык хуҗалыгын яңача үсеш баскычына чыгару өчен иң тәүдә аның төп тармакларында ныклы тәртип урнаштыру кирәк­леген тиз төшен­де яңа җитәкче. Һәм, чыннан да, кыска вакытта халык яшәе­шен, иминлеген тәэмин итү­че төп тармакларны сәла-мәтәндерү буенча дәүләт дәрәҗәсендә колачлы чаралар җәелде­релде. Еллар дәвамында башкаланың пассажирлар ташу базарында төп урынны “нелегал”лар биләсә, ике ай дигәндә алар чиста суга чыгарылды, я эшчәнлеген бөтенләй туктатты, я рәсми теркәлеп, тие­шен­­чә салым түләүләрен күчереп эшли башлады. Аның каравы, закон кысаларында эшләүче “Башавтотранс” предприятиесе, ни­һаять, иркен тын алды, әлеге базарда үзенең үзәк урынын кайтарды. Аның матди-техник базасын яхшыртуга, яңа автобуслар сатып алуга дәүләт ярдәме тиешле Хөкүмәт карары белән ныгытылды.
Сәламәтлек саклау тармагында да бихисап уңай үзгәрешләр булды. Соңгы елларда республикада күп кенә фельдшер-акушерлык пункт­лары ябылуга юл куелса, бүген аларны тер­гезү, яңа-ларын ачу, матди-техник базасын яхшырту буенча ко-лач­лы эш җәелдерелде. Бер үк вакытта үзәк дәваха-нәләрдә һәм поликлиникаларда да халыкны хезмәт-ләндерү һәм дәвалау сыйфатын яхшырту буенча стратегик бурычлар куелды. Республика җитәкчесе тармак өчен җаваплы җи­тәк­челәрне атна саен эссе табада биетә торгач, ниһаять, бу юнәлештә дә боз урыныннан кузгалды. Ә инде дәва­лау сыйфатына килгән­дә, республикада яңа кардиология үзә­ге, онкология дәваханәсе кебек колачлы төзелешләр алып барылуын, медицина тармагына яңа җиһазлар, корылмалар, дарулар, техника сатып алу өчен дәүләт финанславы сизелерлек арттырылуын исәпкә алганда, бу юнәлештә дә якын чорда ныклы алга китеш булыр дияргә кирәк.

Радий Хәбировны Русия җитәкчелеге тарафыннан гына түгел, язмыш тарафыннан да Башкортстанны җитәкләргә җибәрелгән шәхес дияргә нигез бар. Кызыклы факт: Башкортстан оештырылуга 100 ел тулган көндә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров 20 мартта үзенең 55нче язын каршылый. Әйткәндәй, аның Башкортстан җитәкчелегенә килүе дә республиканың туган көнендә — 11 октябрьдә булды.
Ә инде Радий Фәрит улының республикага нигез салучы Зәки Вәлиди төбәгеннән — Ишембай районының Сайран авылыннан
булуын да күздә тотканда, ул чын-чыннан Башкортстан өчен яратылган, шуңа язмышы да төбәк, аның күпмилләтле халкы язмышы белән тыгыз үрелеп бара, дигән фикер тагын да ныгый төшә.


Хәер, югарыда аталган тармакларны гына түгел, халык хуҗалыгының барлык өлкәләрен дә Радий Хәбиров кыска гына вакыт эчендә шушы рәвешле ныклы игътибар үзәгенә, андагы көнүзәк мәсьәлә­ләрнең чишелешен шәхси контроленә алды. Атна саен Хөкүмәттә аның рәис­легендә үтүче “Сәла­мәтлек сәгате”, “Төзелеш сәгате”, “Инвестиция сәгате” һәм шушы төр­дәге башка күпсан­лы эшлекле очрашулар һәм киңәшмәләр дә шуның ачык мисалы булып тора. Бер генә факт. Байтак еллар дәва-мында республикада алдан-ган дольщиклар мәсьәләсе булачак фатирлар хуҗалары өчен дә, җитәкчелек өчен дә баш бәласе булып калса, Радий Хәбиров республика җитәкчелегенә килгәннән соң аны нәтиҗәле хәл итү буен­ча анык стратегия билге­лән­де. Шуның ачык нәтиҗәсе — Уфа районы­ның Яңа Булгаково торак комплексы. Бире­дәге төзе­лешләрдә өлеш­ләтә катнашучылар моңа кадәр еллар дәвамында йөреп-йөреп тә, максатына ирешә алмасалар, былтыр ел ахырында — бер, быел янә ике йорт файдалануга тапшырылды. Гомумән, Радий Хәбиров бу җәһәттән һәр проблемалы объект буенча “юл картасы” булдырып, аның катгый срокларда төгәл үтәлешен тәэмин итү бурычы куйды. Башкача әйтсәк, республикада һәр проблемалы йортны файдалануга тапшыру өчен тәгаен вакыт билге­ләнде, һәм әлегә ул үтәлеп килә.
Сибайдагы экологик хәл республика җитәкчелеге өчен зур сынау булса да, бу очракта да Радий Хәби­ров үзен җитди, төпле, эшлекле һәм, иң мөһиме, халык мән­фәгатьләре белән янучы җитәкче итеп танытты. Бу җәһәттән ул, шәһәр янындагы карьерда төтәсләү башланганнан алып, бүгенге көнгәчә Сибайда берничә тапкыр булып, биредәге хәлне тулысынча шәхси контроленә алды. Шуның нәтиҗәсе буларак, ике ай дигәндә коточкыч афәтләргә китерү ихтималы булган проблема тулысынча диярлек гамәлдән чыгарылды. 100 метр тирән­лектә карьерга селтеле су тутырылсын әле! Әйткәндәй, республика җитәкчелеге билгеләгән графикка ярашлы, бу эш шушы көннәрдә тулысынча тәмамла­нырга һәм шул рәвешле, экология хәвефе дә тулысынча гамәл­дән чыгарылып, әлеге мәсьә-ләгә нокта куелырга тиеш. Ә бит экология хәвефен гамәл-дән чыгару белән бергә, республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров хәстәрлеге белән икенче зур фронтта — Сибай халкын социаль яклау, аларның сәламәтлеген кайгырту буенча да колачлы эш җәел­дерелде. Ике ай дәва­мында шәһәрдә баш­каланың иң яхшы табиблары эшләде, Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов чакыруы буенча Сибайдан 500 бала әлеге төбәк сана­то­рийларына озатылды, теләге булганнар шулай ук Башкортстан шифа­ха­нә­ләрендә ял итте. Болар белән бергә шәһәр хал­кының тормыш-көнкүреш мәсьәләләре дә җитәкчелекнең иң җитди игътибар үзәгенә алынды. Бер сүз белән, республика җитәкче­легенә килгәч тә Радий Хәбиров “Безнең өчен чит­ләр юк, һәркем мөһим”, дип белдерсә, Сибай очрагында ул үзен чыннан да шундый киң күңелле, хәстәр-лекле, кайгыртучан, эшлекле һәм булдыклы җитәкче итеп танытты.
Болар хакында ни өчен шулай тәфсилләп язабыз? Күпмилләтле республика халкы тәүге биш айда ук төбәк үсешендә зур эшләр башкарырга өлгергән нәкъ шундый булдыклы җитәкчегә мохтаҗ иде. Хәер, бу җәһәт-тән, Радий Хәбиров­ны Русия җитәкчелеге тарафыннан гына түгел, язмыш тарафыннан да Башкортстанны җитәк-ләргә җибә­рел­гән шә­хес дияргә нигез бар. Кызыклы факт: Башкортстан оештырылуга 100 ел тулган көн­дә төбәк җитәкчесе Радий Хәби­ров 20 мартта үзенең 55нче язын каршылый. Әйткәндәй, аның Башкортстан җитәкче­легенә килүе дә республи­каның туган көнендә — 11 октябрьдә булды. Ә инде Радий Фәрит улының республикага нигез салучы Зәки Вәлиди төбәген­нән — Ишембай районының Сайран авылыннан булуын да күздә тот­канда, ул чын-чыннан Башкортстан өчен яратылган, шуңа язмышы да төбәк, аның күпмил­ләтле халкы язмышы белән тыгыз үрелеп бара, дигән фикер тагын да ныгый төшә. Теләк шул гына: шушы бер­гәлек бик озак еллар дәвам итеп, яңа гына башланып торган Башкортстан­ның икенче йөзьеллыгы тарихында бик күп данлы сәхифәләр ачарга, төбәк үсешендә бил­геләнгән бар­лык стратегик максатларга ирешеп, халык телен­нән төшмәслек дәрәҗәгә күтәре­лергә язсын!

Илдар Фазлетдинов.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Вчера, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»