Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Италия кунаклары Туймазыны үз итте

Италия кунаклары Туймазыны үз итте
21.03.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Джованеттилар гаиләсе.Джованеттилар гаиләсе.Кызларының хәлен белергә килгән Джованеттилар гаиләсе Башкортстанга чын-чыннан гашыйк булулары турында белдерде.

Моңа кадәр бездә кунакларның ниндие генә булмады дисәм дә, Италиядән килгәннәре юк иде әле. Гади кунак өчен аш-су әзерләүгә осталык, ихласлык кирәк булса, чит ил кешесе белән аралашу зирәклек тә таләп итә. Шундый зур кунакларны кабул итәргә насыйп булды безгә.


Туймазыдагы туганнарыбыз Лиана белән Марат Шәвәлиевларда менә ярты ел инде Элиза Джованетти яши. Ул Италиянең Рокка ди Папа шәһәреннән “AFS” программасы кысаларында халыкара укучылар алмашу буенча бер елга килгән. Августтан бирле Шәвәлиев­ларда яшәүче Италия кызы гаиләдә үз кешегә әверел­де. Рәхәтләнеп татар те­лен­дә аралаша, пилмән, бәлеш пешерергә өйрәнеп алган, моңа өстәп, үз илен­дәге ризыклар белән дә сыйлый. Кыш көне бер шө­гыле артты — чаңгы-тимераякта да шуа хәзер.
Шуны да билгеләп үтәр­гә кирәк, бу программа нигезендә укучы бала алган гаиләгә бер тиен дә түлән­ми, ашату, каядыр алып бару чыгымнары — барысы да кабул итүче гаилә исә­беннән. Туймазының 8нче мәктәбендә түләүсез укый, спорт түгәрәкләренә йөри. Немец, испан, урыс тел­ләрен тирәнтен өйрәнә. Каникуллар чорында Казанга, Санкт-Петербургка алып барганнар үзен.
Безнең йола-гадәтләргә башта кыз бераз сәерсенеп торса да, хәзер инде кайнар мунчадан соң “икенче әти-әнисе” Марат белән Лиана үрнәгендә карга да, бәкегә дә чума. Элиза бу күренеш­ләрне телефонына төше­реп, Италиягә әти-әнисенә җибәрә. Алар, үз чиратында, моңа таң кала, әби-бабалары исә, “үз акы­лың­дамы син” дип җавап язган. Моннан соң күп тә үтми, Элизаның әти-әнисе Русия­гә, кызларының хәлен бе­лергә дип, юлга чыга. Һәм менә алар Башкортстанда! Кунак булуның икенче көнендә аларны авыл тормышы белән таныштыру максатында безгә алып килделәр.
Көн дә Италия кунаклары белән очрашып тормыйбыз әле дип, форсат тигәч, кунаклар белән иркенләп аралаштык. Шунысы җәлеп итә: һәр нәрсәгә зур кызыксыну белән карыйлар: моны кем эшләде, бу нәрсә өчен... Элиза безнең тәрҗемәче булды. Марио әфәнде белән Чилция ханым бик тыйнак, әмма җитди кеше­ләр булып чыкты. Һәр сорауга җавап биргәнче яхшылап уйлыйлар, аннары бер-берсе белән киңәшлә­шеп алалар. Марио — электрчы, Чилция — страховка агенты булып эшли икән.

— Монда безгә кил­гәнче, сез Русия турында нәрсәләр белә идегез? Кызыгызны ничек безнең илгә җибәрергә җөрьәт иттегез?

— Әлбәттә, тәүдә бик курыктык. 16 яшьлек кызыбызны күреп тә белмәгән тарафларга җибәрү карарына килү җиңелдән булмады. Аның телләр өйрә­нүгә булган омтылышы көчле иде, шуңа да безне, ниһаять, күндерде. Русия — бик зур ил, анда нык суык, халкы эчә, күбесе эшсез, кешеләре усал, һич тә елмаю белми икән, дигән мәгълүматка ия идек. Курку, шикләнү хисе тойдык. Әмма монда килгәч, болар­ның дөреслеккә тап кил­мәвен күрдек. Аэропорттан ук каршы алып, безне күптәнге якыннары итеп күрүләренә, төрле чараларга, күренекле урыннарга алып баруларына, кызыбызга булган җылы мөнә­сәбәтләргә шаккаттык.

— Сезне Русиядә иң нык гаҗәпләндергәне нәрсә булды?

— Иң элек — кар! Ул шулкадәр күп, андыйны күргәнебез юк иде әле. Бездә, Италиянең Рокка ди Папа шәһәрендә, кар елына нибары 1-2 тапкыр яуса ява, һәм ул бездә гадәттән тыш хәлгә тиң була, чөнки юлларда автотранспорт йөри алмый, мәктәпләр ябыла... Ә сездә машиналар да иркенләп йөри, балалар да чаңгы-тимераякта шуарга ашыга. Монысы — бер. Аннары халкыгыз шундый ихлас, киң күңелле. Аш-суны да мул әзерлисез, милли ашларыгыз туклыклы һәм төрле. Мәктәптәге укытучы­ларның җавап­лылыгы да гаҗәпләндерде, бездә исә укучы мәктәпкә килмәгән очракта да моның белән кызыксынучы да юк. Ә сездә игътибарлылык күзгә ташлана, мәсәлән, укучының кулына кияргә бияләе барлыгы белән дә кызыксыналар.

— Элиза ярты ел сездән башка читтә яши. Шушы чорда аңарда ниндидер үз­гәрешләр сизе­ләме?

— Иң элек күзгә ташланганы — авырлыгы арткан. Аннан соң ул бик канәгать, бу йөзендә үк чагыла, ул канәгать булгач безнең күңел дә тыныч. Бик яхшы гаиләгә тап булган, аларга чиксез рәхмәтлебез, хәзер инде Элиза кызыбыз ике әниле, ике әтиле. (Марат белән Лиананы да Элиза әти-әни дип йөртә — автордан.). Кызыбызга карыйбыз да гаҗәпләнәбез, ул безне әлләни сагынмый да кебек, көне буе нәрсә белән булса да мәшгуль, чөнки мәдәни чаралар, олимпиадаларда катнаша... Сагынырга вакыты юк ахырысы!

— Чилция, Марио,әгәр кызыгыз киләчәктә Русия кешесе белән гаилә корырга һәм биредә калырга теләсә, сез моңа ничек карар идегез?

— Әгәр сайлаган кешесе безнең кызыбызны хөрмәт итсә, яратса, без каршы булмаячакбыз. Элиза акыллы кыз, без аңа ышанабыз. Киләчәктә югары белемле табиб-хирург булырга Ру­сиядә яисә АКШта укырга хыяллана. Хыяллары тормышка ашуын телибез, хәзер гаиләбез ишәйде, Шәвәлиевлар якын туганнарыбыз кебек безгә. Сез­нең барыгызга да ишек­ләребез ачык, рәхим итегез! — дип хушлашты Джованетти гаиләсе.
Күчтәнәч итеп алар үз илләренә самавыр, милли бизәкле сувенирлар, казылык, чәк-чәк алып кайтып китте. Хәерле юл сезгә!
Әйе, мактанудан түгел, кунакчыл хал­кыбызның сый әзерләве, сыйлау тәрти­бе, кагыйдәләре Европа илләренекеннән калышмый, димәк. Барыбызга да кунак килгәндә пешереп куя торган татар халык ашлары бар: токмачлы аш, бәлеш, чәк-чәк, өчпочмак, кыстыбый, тәбикмәк... Италия кунаклары болар­ның барысыннан да авыз итте. Илебез, халкыбыз турында яхшы фикерләр туплап кайтып китте кунаклар, без моңа чиксез шатбыз. Дуслар елмаеп караса, дөньялар яктырып киткән кебек була бит! Чынында да исә шулай.

Юлия Дәүләтбаева.
Туймазы шәһәре.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Вчера, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»