Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Папкалар нинди серләр саклый?

Папкалар нинди серләр саклый?
22.03.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Зинаида Ивановна мәкалә авторына һәр кәгазь буенча  тәфсилле аңлатма бирә.Зинаида Ивановна мәкалә авторына һәр кәгазь буенча тәфсилле аңлатма бирә.Таһир Ахунҗановның шәхси архивы белән танышканда әлеге күренекле шәхескә бәйле бик күп яңа сәхифәләр ачылды.

“Кызыл таң”ның 1964-67 еллардагы мөхәррире, аннары 20 ел буе республиканың баш идеологы — КПСС өлкә комитеты секретаре булып эшләгән, бер үк вакытта әдәбиятыбызны роман, повесть, хикәяләре белән баеткан талантлы прозаик Таһир Ахунҗановның күзләре гомеренең соңгы елларында бөтенләй диярлек күрми башлаган иде. Гәзит өчен чыгыш, мәкаләләрен я телефон аша, я өенә барып язып ала идек. Кайчакларда күңеле нечкәреп китеп, папкалар белән шыплап тутырыл­ган шкафларга ишарәләп: “Вакыт табып, берничә көн килеп казынсаң иде минем шул кәгазьләремдә, язарыңа күпме азык алыр идең”, — дип әйткәне дә булды миңа. Вакыт дигәнен кайдан табасың инде?!


Ул 90 яшен тутырып, 2013 елның 25 ноябрендә арабыздан китте. Аның тормыш иптәше Зинаида Ивановна да 93 яшькә җитеп килә. Бер­көнне ул, Екатеринбургта яшәүче кызы Елена да кайткач, Таһир абыебызның шәх­си архивындагы материаллар белән ныклап танышып, аларның кайсын кая җибәрү өчен әзерләп-туплап куюымны үтенде. Каләмдә­шем, бүлек мөдире, тарихи үт­кә­небез, данлы шәхесләре­без турында яратып язучы Фәнүз Хәбибуллинга да Ахунҗанов­ларга бергә барырга тәкъдим ясадым.
Зинаида Ивановна җитәк­челегендә һәм аның контроле астында без андагы инде кыйммәтле комарткыга әве­релгән кәгазьләрне өч урынга — Башкортстанның Әдәбият музеена, Матбугат архивына (Китап палатасына) һәм Бишбүләк районы Усак-Кичү авылындагы Таһир Ахунҗа­нов музеена тапшырыр өчен әзерләп куйдык.
Папкалар нинди серләр саклый?Бу пунктларның өченчесе турында берничә сүз. Муса дигән кечкенә авылда (хәзер ул юк инде) туган Таһир, педучилище укучысы чагында сугышка кадәр дә, утлы фронтларны кичеп 1946 елда әйләнеп кайткач та Усак-Кичү мәктәбендә укыта, директор да була. Шул авылда бер ел элек Таһир Ахунҗановның иҗатын, хезмәтләрен пропагандалау максатында музей ачылды. “Күренекле якташы­бызның иң зур байлыгы — аның яшәгән гомере һәм безгә мирас итеп калдырган әдәби әсәрләре, — дип сөйли музей җитәкчесе Әнисә Солтанова. — Усак-Кичү модельле китапханәсе киштәләрендә алар лаеклы урын алып тора һәм кулдан-кулга йөртеп укыла. Музейга аның шәхси әйберләрен, китапларын, бүләкләрен Зинаида Ивановна тапшырды. Музей яңа экспонатлар белән тулылана, биредә авыл халкы, мәктәп укучылары, килгән кунаклар өчен экскурсия үткәрелә. 2018 ел ахырында бездә Таһир Ахунҗановка багышланган укучылар конференциясе дә бик фәһемле үтте”.
Шәхси архивтагы мате­риал­ларның бер өлешен, каядыр озатыр алдыннан мәка­ләләр язу өчен файдаланырга “Кызыл таң” редакциясенә алып кайттык.
Ә гомумән, дәүләт эшлеклесе һәм язучыдан калган папкаларда нәрсәләр бар?
Әсәрләренең кулдан язган һәм машинкада берничә данәдә һәм вариантта басыл­ган (ул үзе баскан, ә машинкасы — хәзер Усак-Кичү музее экспонаты) нөсхәләре. Китап, журнал, гәзитләрдә чыккан әсәрләренең корректураларына кадәр саклаган. Күп­ләрен ул кабат-кабат эшкәрт­кән, камилләштергән. Әдәби осталык дәресләре үткәрү, бу талант иясенең иҗаты буенча фәнни хезмәт язу өчен менә дигән материаллар.
Башкортстан матбугаты тарихы буенча алтмышынчы еллар башында ук язып якланган кандидатлык диссертациясе. Шулай ук тиз арада әзерләнгән докторлык диссертациясе. Республика җитәкчелеге аны якларга рөхсәт итмәгән. Югары вазыйфа биләүче өчен бу тыйнаксызлык була, дигән. Бу фәнни хезмәте нигезендә җитмешенче еллар ахырында урысча нәшер ителгән бер­сеннән-берсе калын ике китабы инде ничәмә буын журналистлар, студентлар, ас­пирантларның өстәл китабы, кыйммәтле әсбап булып тора.
“Яшь төзүче” гәзитенең 1938 елгы (латин алфавитында) һәм 1940 елгы (кириллицада) төпләмәләре. 15 яшьлек Таһирның тәүге хәбәрләре һәм шигырьләре шунда басыла башлаган. Еллар үтү белән мәшһүр булып киткән шагыйрьләр, әдипләр исем-шәрифләрен дә очратабыз анда.
Вакытлы матбугат бит­ләрендәге язмалары, аның үзе һәм әсәрләре, хезмәтләре турында иҗади портретлар, бәяләмәләр, рецензияләр. Уфада, Казанда, Мәскәүдә, төрле республикаларда, хәтта чит илләрдә төрле телләрдә дөнья күргән журналлар.
Зинаида Ивановна җиң сызганып безгә ярдәмләшә, кәгазьләрне күздән яздырмаска тырыша. Һәм борчылып, искәртеп тә ала: “Һәр­төрле гайбәт, кешеләр­нең бер-берсе белән чәкәлә­шүе, пычрак атышуы, шәхси мөнә­сәбәтләрне тупас юл белән ачыклау һәм башкалар белән бәйле нәрсәләр дә күптер инде анда, аларны нишлә­тергә бергәләп уйлап хәл итик”.
Чыннан да, үткәндәге андый “иске яралар” да күп. Аларны кузгатмау хәерле. Кайбер күренекле затларның хилафлыклары, ялгышлыклары буенча материаллар, теге яки бу җитәкче, иҗатчы өстеннән партия өлкә комитетына, Үзәк Комитетына шикаятьләр һәм аларга җаваплар.
Шактый югары кәнәфидә утырган, без “көчлеләрдән көчле” дип исәпләгән Таһир Исмәгыйль улын да тыныч калдырмаганнар: бәргәләгән­нәр, яла якканнар. Башкарган вазыйфасына караганда, иҗаты буенча күбрәк эләккән. “Әдәби әсәрләрне бит аңа башкалар язып бирә” дигән ялган гаеп тә ташлаганнар. “Галия” повесте тирәсендә ыгы-зыгы аеруча күп булган. Иң тәүдә аңардан өзекләр “Кызыл таң”да — 1978-79 елларда, тулысынча “Аги´ел” журналында — 1980, “Казан утлары”нда 1981 елда басыл­ган иде. 1983 елда режиссер Рифкать Исрафилов әсәрне Башкорт академия драма театрында сәхнәләш­терде. Спектакль ун елда 500 тапкыр уйналды. “Таһир Ахунҗанов спектакль өчен тиешеннән артык гонорар ала” дип тә язылган. КПСС Үзәк Коми­тетының өч бүлеге, СССР һәм РСФСР Мәдәният министрлыклары, Авторлык хокуклары буенча агентлык, прокуратуралар тикшергән бу аноним хатны. Бернинди дә закон бозулар ачыкланмаган. Беренче сезон буена Таһир Исмәгыйль улы үзенә тиешле гонорарны СССР Тынычлык фондына күчерә барган. “Нурия Ирсаева белән Фидан Гафаровка РСФСРның югары исемнәре “Галия”дә төп рольләрне башкарган өчен бирелде” дигән шикаятьләр дә булган. Белгечләр бу ике сәхнә йолдызына исем дөрес бирелүен дәлилләгән.
1987 елның май башында Башкортстанның аяз күгендә яшен яшьнәде, күк күкрәде — “Правда” гәзитендә республикабыз җитәкчелеген пыран-заран китергән зур мәкалә басылды. Халык ай буе шок хәлендә булды. Бер айдан партия өлкә комитеты тулы составы белән алмаштырыл­ганнан соң да әле шундый халәттә бик озак яшәдек. Вазыйфасыннан бушатылган, әдәбиятта һәм матбугатта катнашудан мәхрүм ителгән Таһир Ахунҗановның башына янә авыр-авыр күсәкләр төште. Ул ике ут арасында калды: аны әле респуб­ликаның иң төп хуҗасын яклаган дип, әле шул ук хуҗага каршы эшләгән дип тәпә­ләделәр. Таһир Исмәгыйль улының “Ак йорт”тагы җән­җал” романы шушы хәлләрне тасвирлый.
Китап шкафындагы папкаларда романның кулъязма һәм машинкада басылган нөсхәләре һәм гәзит-журналларда дөнья күргән өзекләре саклана. Һәм, иске яраларны хәтерләтеп, шул вакыйгаларга бәйле хатлар, җаваплар, аңлатмалар, белешмәләр...
Гаиләсе үтенече буенча Таһир Ахунҗанов архивында казынуыбыз турында ишет­кәч, тарихи комарткыга изге итеп караучы бер каләмдәш дустым: “Кара әле, нинди мәрхәмәтле, югары мәдәният­ле кешеләр икән аның якыннары!” — дип соклану белдерде. Гомумән, уйлап карасак, олуг затларыбыз бу фани дөньяны калдыргач, шәхси архивлары нинди язмышка дучар була? Күпчелек очракта — аянычлы.
Күренекле җырчы, галим, педагог Идрис Газиев Казан шәһәрендә йөргәндә шундый бер хәлгә шаһит булган. Татарның киң билгеле бер иҗади шәхесе, Г. Тукай исе­мендәге премия лауреаты вафат булу белән аның йорт китапханәсен, архивын чүп­леккә чыгарып ыргытканнарын ишетә. Шунда бара, машинасының багажнигына сыйганча төяп Уфага алып кайта. Идрисләргә мин дә кереп карадым аларны. Татар­станның һәм Башкортстанның бөек затларыннан кемнәрнең генә автографлы китаплары юк анда?! Ә мәрхүмнең беркайда да басылырга өлгер­мәгән әсәрләр һәм хезмәтләр кулъязмалары!
Хәер, мондый вәхшилекне күрер өчен Казанга барасы да түгел. Үзебездә дә очрап тора. Хуҗасы үлмәс борын ук аның язган-сызганнары чыгарып яндырылган, чүп савытына ташланган хәлләрне ишетеп, күреп торабыз. Макулатурага тапшырсалар да файдасы булыр иде ичмасам. Хәзер аны да җыймыйлар бугай.
Уфада яшәгән Шәркыять һәм Исламият галиме Равил Үтәбай-Кәрими, 1996 елда каты авырый башлагач, өендәге 648 уникаль китапны Татарстан Милли китапха­нәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә тапшырды. Яше өлкәнәйгән әдипләребезнең үзенең рухи байлыгын туган авылы мәк­тәбенә, китапханәсенә кайтарганын беләм. Кызганычка каршы, авылларыбызга күп­тән ясин чыгылган бит, алар берәм-берәм үлә бара.
Күренекле кешеләрнең шәхси китапханәләре, архивлары (әгәр калган гаилә әгъ­заларына кирәкмәсә) хуҗа­ларыннан соң да җәмгыятькә, халыкка, килер буыннарга файда китерсен өчен бездә нәрсәләр эшләп җиткерелми? Зур язучылар үлгәч, мирас комиссиясе төзелә иде. Хәзер дә шулай микән? Ул комис­сияләрнең кануни, әхлакый принциплары, бурыч һәм хокуклары нидән гыйбарәт икән?

Фәрит Фаткуллин.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»