Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Киләчәк сәләтле һәм белемле яшьләр кулында

Киләчәк сәләтле һәм белемле яшьләр кулында
22.03.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Бүгенге укучылар киләчәккә йөз тота.Бүгенге укучылар киләчәккә йөз тота.Республикада уку-укыту системасы нәтиҗәле үсеш кичерә.

“Мәгарифтә күтәрелеш” программасы кысаларында тармак үсешенә мөһим яңалыклар кертелде. Әлеге проект югары сыйныф укучыларын киләчәк тормышка төрле яклап әзерләргә ярдәм итүне күз уңында тота. “Мәгарифтә күтәрелеш” проектының модульләре арасында “Иркен аралаш”, “Руль артына утыр”, “Дөрес туклан”, “Спорт белән дус бул”, “Бие” һәм башка юнәлешләр бар.


Шул ук вакытта, мәгариф оеш­маларының инфраструктурасын яхшырту уңаеннан максатлы эш алып барыла. “Башкортстанның 100 еллыгына — 100 объект” проекты кысаларында төзелергә тиешле 103 юбилей объектының 41е мәктәпләр һәм балалар бакчалары булуы да моны раслый.
Агымдагы елда 53 объектны сафка кертү каралса, шуларның 19ы — мәктәпләр, 14е — балалар бакчалары. Бу максатка республика бюджетыннан 6,8 миллиард сум акча бүленгән.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, күпчелек “юбилей” объектлары сафка кертелеп, бүген балалар заманча яхшы шартларда белем һәм тәрбия ала. Мәсәлән, Уфаның Ленин районында реконструкциядән соң 775 урынлык лицей ачылды, Стәрле­тамак шәһәрендә 1225 урынга исәп­ләнгән мәктәп төзелде. Уфа райо­нының Нагаево авылында, Бакалы районы үзәгендә, Благовещен шә­һәрендә мәктәпләр укучыларны кабул итте.
Мәгариф министрлыгы мәгълү­мат­лары буенча, 3-7 яшьлек балаларга мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләсен республика уңышлы башкарып чыкты. Киләсе ике елда 17 яңа балалар бакчасы төзеләчәк. Атап әйткәндә, башкалада, Бәләбәй һәм Күмертау шәһәрләрендә, шулай ук, Стәрлетамак, Мәчетле, Белорет, Зианчура, Салават, Краснокама, Борай, Чакмагыш, Уфа районнарында төзелә.
“Мәгарифне үстерү” дәүләт программасын һәм “Демография” дәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында 2021 елга 3 яшькә кадәр балаларны тулысынча өстәмә урыннар белән тәэмин итү буенча чараларны финанслауга 2019-20 елларда федераль бюджеттан 3676, 8 миллион сум акча бүлү каралган.
2018 ел нәтиҗәләре буенча капиталь ремонт исәбенә яңа урыннар булдыру өчен республика бюджетыннан 200 миллион сум акча бүленгән. Шулай ук 106 гомуми белем бирү оешмасына капиталь ремонт үткәрү, матди базаны ныгыту һәм энергия саклау чаралары өчен 622 582, 98 мең сум акча тотылган. Бүген республикадагы 493 мәктәпкә капиталь ремонт таләп ителә.
Мәктәпләр челтәрен киңәйтү, сыйфатлы белем алу өчен яхшы шартлар тудыру белән бергә, кадрлар мәсьәләсен хәл итү дә көнүзәк бурычларның берсе булып тора. Республикада авыл укытучыларына ярдәм итү буенча зур эш башланды. Бу уңайдан февральдә узган “Мә­гарифтә күтәрелеш” беренче мәктәп белеме форумында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров авыл мәктәпләренә яшь педагогларны җәлеп итүне төп бурыч итеп куйды.
— Төп бурыч — авыл мәктәп­ләренә яшьләрне җәлеп итү. Моңа бәйле “Авыл укытучысы” программасын раслау тәкъдиме белән чыгам. Аны гамәлгә ашыру өчен авыл укытучыларына 600 мең сумлык 100 грант бүлүгә 60 миллион сум агымдагы ел бюджетына салынган, — диде Радий Хәбиров.
Шул ук вакытта, Русия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән “Авыл укытучысы” программасы буенча, авылга һәм кечкенә шәһәрләргә эшкә кайтучы педагоглар бер миллион сум күләмендә акча алачак. Бу яңа программа 2020 елдан көченә керә. Әлеге вакытта Русия Мәгариф министрлыгы конкурсның шартларын булдыру өстендә эшли.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров 2018 елның ноябрендә ел саен олимпиадада җиңүчеләргә һәм аларны әзерләүче педагогларга — 60ар мең сум, призерларга һәм аларны әзерләүче педагогларга 30ар мең сум премия бирү турында карар чыгарды. Беренче мәктәп форумында 124 укучы һәм 82 укытучы беренче премияне алды. Бу максатка барлыгы 12 миллион сум акча бүленде.
Республика вузлары каршында ике предуниверсарий ачылу — узган уку елында мөһим яңалык булып тора. Аларның ачылуы мәктәп җи­тәкчелеген югары сыйныфларда укыту юнәлешен төгәл билгеләргә этәреп кенә калмады, укыту програм­масының эчтәлеген яңадан карарга да мәҗбүр итте. Уфа дәүләт нефть техник университеты һәм инженер лицей-интернаты каршында предуниверсарий ачылганнан соң, лицейдан әлеге вузга керүчеләр саны 2016-17 уку елындагы 6 кешедән былтыргы уку елына 40 кешегә кадәр артты. Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары арасыннан 70е УДНТУны сайларга теләк белдергән. М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты белән К. Дәүләткилдиев исемендәге Республика сәнгать гимназия-интернаты базасында предуниверсарий ачылу, шулай ук, укырга керүче­ләрнең саны артуын күрсәтә.
Республика мәктәпләрендә бер сменада укытуга күчү мәсьәләсе дә хәл ителә. Агымдагы ел ахырына республика мәктәпләрендә бер сменада укучылар санын 92 процентка җиткерү бурычы тора. Әлеге вакытта бер сменада укучылар өлеше 91 процент тәшкил итә.
Республикада көн саен 40 меңнән артык укучы мәктәпкә автобус белән йөри. Бүген укучыларны йөртү өчен 1321 мәктәп автобусы җәлеп ителгән. Узган елда республика акчасына 183 мәктәп автобусы сатып алынган бул­ган. Әлеге максатка төбәкнең Мәгариф министрлыгыннан 204 миллион сум акча каралган, моңа 106 автобус сатып алырга мөмкин булачак.
Әйтергә кирәк, республиканың мәгариф системасында башланган мөһим үзгәрешләр укучылар һәм укытучылар мәнфәгатен күз уңында тотып эшләнә. Болар барысы да мәгариф үсешен яңа баскычка чыгаруга юнәлтелгән.

Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»