Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Темәс — Башкортстанның тәүге башкаласы

Темәс — Башкортстанның тәүге башкаласы
22.03.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Темәс — Башкортстанның  тәүге башкаласыАның белән төбәктәге бик күп шанлы һәм данлы вакыйгалар бәйле.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң, Русия составында Башкорт Автономиясен төзү идеясе барлыкка килә. 1917 елның 15 ноябрендә Ырынбур шәһәрендәге Кәрвансарайда Башкортларның III съездында Башкорт Автономиясе төзелә. Шул җыенда Зәки Вәлиди Темәс Башкорт автономиясенең башкаласы булачагын әйтә. Башкортстан Хөкүмәтен Ырынбурдан Баймак районына күчерүне 1918 елның 18 октябрендә башлыйлар.


Эшне җиңеләйтү максатында, күченүчеләр һәм аларның гаилә әгъзаларын исемлеккә теркиләр. Һәр гаилә әгъзасы үзе белән ничә пот йөк алачагын билгелиләр. Хөкүмәт аппаратында эшләүче бүлекчәләр һәрберсе күпме инвентарь алырга тиешлеген ачыклыйлар. 1918 елның 7 ноябрендә Баймакка күчү тәмамлана һәм килү­челәрне Бөрҗән-Түңгәвер кантоны йортына урнаштыралар. Шул ук көнне — 6 ноябрьдә Хөкүмәт чыгарган 313нче Боерык нигезендә Бөрҗән-Түңгәвер идарәсенең Баймактан Темәс авылына күчүен Ырынбурга хәбәр итәләр. Бөрҗән-Түңгәвер кантоны 2 декабрьдә Темәстә урнашып бетә. Хөкүмәтнең бөтен бүлекчәләре эшли башлый.
Колчак властька килгәч тә Башкортстан Хөкүмәтенең хокукларын чикли башлый. Шул сәбәпле, Башкортстан Хөкүмәте, Русия Башкортстан автономиясен таныса, коралны революция дошманнарына — Колчакка каршы төбәячәген белдерә. Килеп туган хәрби-сәяси хәлне исәпкә алып, үз гаскәр­ләренә якынрак урнашу өчен 1919 елның 17 гыйнварындагы киңәшмәдә Башкортстан Хөкүмәтен Темәскә күчерү мәсь­әләсе хәл ителә.
Эшне күчерүне тиз арада башкару хуҗалык мөдире Х. Кәримовка йөкләтелә. Хәлим Әмиров һәм Мөхә­мәтдин Әдһәмов күчеп бару урыннарын алдан әзерләү өчен Темәскә китә. Күчү 1919 елның 20 гыйнварында башлана һәм дүрт көн дәвам итә.
Хөкүмәтнең 86нчы боерыгы ниге­зендә, Хөкүмәт аппараты финанс бүлеге белән Разсохин йортына урнаша. Хәрби җитәкчелек бүлеге кооперация йортының өч бүлмәсенә, хәрби һәм юридик бүлек тә шунда күчә. Хәрби милиция бүлеге — Каюм Әбдрәхимов, кантон милициясе — почта, комендант ротасы — Хәкимҗан Мостафин, каравыл бүлеге Бөрҗән-Түңгәвер казые Әбүбәкир Хөсәенов йортларына урнаша. Төрмә Әбделмөкмин авылына куела.
1919 елның 16 февралендә Башкортстан Хөкүмәте җитәкчеләре һәм гаскәр башлыгы катнашлыгында хәлиткеч киңәшмә уза. Ул Темәстә иртәнге сәгать 10да башлана да 23 сәгать 15 минутта тәмамлана. Бу Башкортстан автоно­миясенең язмышын хәл итүче утырыш була. Башкортстан дәүләтенең Совет власте ягына күчүе хәл ителә. Совет власте җитәкчеләре белән сөйләшү өчен Уфага делегация җибәрелә. Атналар буе көтсәләр дә, делегациядән җавап булмый. 18 февральдә иртәнге сәгать унда Зәки Вәлиди 70нче санлы яшерен боерык яза. Шушы көнне башкорт гаскәре кызыллар ягына күчә. 1919 елның 20 февралендә I Башкорт хәрби съезды үтә. Башревком сайлана. 22 февральдә Темәстә Башкортстан Хөкүмәте төзелә, В. И. Ленинга, И. В. Сталинга, Троцкийга телеграмма җибәрелә.
Март башында Русия Хөкүмәте җитәкчелеге белән сөйләшү өчен М. С. Кулаев, М. Д. Халиков, А.И. Бикбов, З. Вәлиди җитәкчелегендә делегация Мәскәүгә җибәрелә. Күп тапкыр төрле дәрәҗәдәге сөйләшүләр алып барыла. 1919 елның 17 мартында Башкортстан Хөкүмәте файдасына сөйләшүләргә нотка куела. 20 мартта Русия Хөкүмәтеннән И. В. Сталин, В. И. Ленин, М. Владимирский, А. Енукидзе һәм Темәс авылыннан килгән М. Халиков, М. Кулаев, А. Бик­бов Башкортстан Хөкүмәте төзелү турындагы тарихи актҡа кул куялар. Шулай итеп, 1919 елның башыннан М. Халиков Уфада алып барган сөйләшүләр Мәскәүдә тәмамлана.
23 мартта Башкортстан Совет Республикасы төзелү турында бөтен Русия халкына игълан ителә.
Рапат тавы —
Рапат тавы Темәс авылын ике өлешкә бүлеп тора. Тауның көнбатыш өлешендәге куе сазлыкларны ярып Шырды, Талашты елгалары ага, алар данлыклы Сакмар елгасына кушыла. Арытаба Сакмар Башкортстан авыллары буйлап үз юлын дәвам итә. Тауның төнъягында куе сазга терәлеп торган биек кыя урнашкан. Бу табигый могҗиза җәен дә, кышын да үзенә тартып тора. Ул Башкортстан Автономиясе язмышына бик нык бәйләнгән. Ш. Бабич шушы төбәктә “Башкорт халкына көй­ле хитап” һәм бик күп хез­мәтләрен иҗат итә. Яшь­ләрне җыеп, шигырьләр укый, җыр­лый, мандолинада уйный, концертлар оештыра. Бөрҗән-Түңгәвер кантоны башлыгы Шаһит Ходайбирдин 1919 ел­ның июнь урталарында, үзенең изге ниятен тормышка ашыру өчен, яшерен рәвештә кая астында киңәшмә оештыра. Анда кемнәр катнашуы турында беркая да язмый. Әмма аларның исемнәре бүген билгеле. Шаһит Ходайбирдин, Хаҗиәхмәт Унасов, Сөләйман Морзабулатов, хәрби комиссар Мөхәммәтҗан Булатов, Бөрҗән-Түңгәвер кантоны мәгариф бүлеге мөдире Әхмәдулла Гомәров, Мөхәмәт-Хәйдәр Сәгыйтов. Киңәшмәдә “һич кичекмәстән тәвәккәл чаралар күрергә кирәк” дигән карар кабул ителә. 25 июньдә Темәстә I кантон җыелышы үтә. Анда “Үзәк Со­вет хакимияте Башкортстанның хокукларын боза, моңа каршылык күрсәтергә кирәк”, — дигән карар чыгаралар. Яшерен киңәшмәне үткәрүгә Башревком һәм БашЦИК әгъзасы Гәрәй Карамышев рөхсәт бирә.
Башкортстан халкының гасырлар буе көрәшеп, бик күп газаплар кичереп, корбаннар биреп, тик 1919 елның 20 мартында гына яулап алган милли азатлыгы озакка бармый. В.И. Ленин үзенең 1920 елның 19 май карары белән Башревкомның хокукларын чикли. Башкорт Автономиясеннән губерна ясарга карар итә. Хөкүмәт башлыгы Зәки Вәлидине властьтан читләштерә. Шуннан файдаланып, халыкка авыр салымнар салалар. Илдә Шәмигулов-Мансырев диктатурасы урнаштырыла. Стәрледән килгән Поленов отряды халыкны талый, кыра. Бер сәбәпсез Бөрҗән-Түңгәвер кантоны мәгариф бүлеге мөдире Әхмәди Гомәровны, автономия өчен көрәшкән хәрби комиссар Мөхәммәтҗан Булатовны, Башкортстан автономиясе яклы Билал Абдрахмановны 20 февральдә Темәстәге Мотал­лапның иске йортына төрмәгә ябалар. 23 июльдә аларны конвой белән алып китеп, Баймактагы Поленов төрмәсенә ябалар.
Күп тә үтми Әхмәди Гомәровны, Билал Абдрахмановны, Мәхмүтҗан Булатовны, Дулат Әлине, Карташов һәм Кузнецовны атып, шахта чокырына ташлыйлар. Бөрҗән-Түңгәвер кантон башкарма комитеты әгъзалары Дулат Али, Кузнецов, Карташов, Ырынбурдан килгән Капкаев тарафыннан кулга алына.
1950 елда, мин Темәс педучилищесына укырга килгәндә, бинага каршы көньякта, хәзерге мәчеткә юл аша, эре карагай бүрәнәләрдән төзелгән иске зур йорт бар иде. Безнең белән бергә укыган, ятакта бергә яшәгән фронттан кайткан Мансур Галиев, Рәфкать Лотфуллин, Тимергали Бүләков һәм башкалар тәнәфестә укытучылардан качып шунда тәмәке көйрәтергә йөри иде. Мин тәмәке тартмасам да, аларга ияреп, буш өйгә бер-ике бардым. Өй зур, биек таш нигезгә корылган, ләкин ташландык хәлдә иде. Темәснең олы урамында яшәүче сабакташларым: “Ул йортка барырга ярамый”, — дип искәртеп куйды. “Ул йортка бандит, ат карагы Ха­җиәхмәт Унасовны бикләп тотканнар. Ул үзенең дүрт иптәше белән төрмәнең нигезен куптарып качкан. Хәзер урманда йөриләр”, — диделәр.
Ул вакытта авыл тирәсендә качкыннар, чынлап та, күп булды. Соңыннан ачыклануынча, ул Моталлап исемле кешенең йорты булган. Соңыннан аны төрмә итеп файдаланганнар. Темәс авылының билгеле шәхесләре Әхмәди Гомәров, Мәхмүтҗан Булатов һәм башка авылдаштарыбызны шушы төрмәдән алып китеп атканнар. Х. Унасов ничек килеп эләккән бу йортка? “Бандит”, “Ат карагы” дигән ялган исемнәрне кем кушкан аңа?
Сарапуль авылы (Яковлевка) кеше­ләре
Х. Унасовка, безнең атларны башкортлар урлагандыр дип, яла яга. Аны-моны белмәгән, читтән килгән милиционер Хаҗиәхмәтне Темәс төрмәсенә китереп яба. Унасовка “Ат карагы”, “Бандит” дигән ялган исем тагалар. Га­ди халык та, эшнең асылына төшенмичә, тәүге вакытта Хаҗиәхмәт Унасовтан курка.
Рапат тавындагы киңәшмәдән соң, тәҗрибәле С. Ш. Морзабулатов тиз арада халык гаскәре туплый һәм регуляр армия итеп төзеп өлгерә. Хаҗиәхмәт Унасовны гаскәр башлыгы итеп тәгаенлиләр. Башта Х. Унасовның азатлык гәскәрендә гади генә коралланган, хәрби әзерлек үтмәгән 7 яугир була. Алар азатлык явын партизаннар хәрәкәте рәвешендә башлый, халыкны асып-кисеп йөргән поленовчыларга һөҗүм итәләр.
Башкортстанның 13 кантонының унберендә яңадан азатлык явы башлана. Очкыннан башланган азатлык явы Башкортстанны гына түгел, бөтен илне яулап алу куркынычы тудыра. Башкортстанда гына 11 кантон биләмәсендә азатлык хәрәкәте купкан. Дивизия командиры Х. Уна­совның кул астында 40 меңнән артык гаскәр тупланган.
Тамбов өлкәсендә Антонов 50 меңлек ике армия туплый. Азатлык явы Урал буен, казах далаларын яулап ала. Ишем, Барабинск, Канск, Татарск, Тобольск, Петропавловск шәһәрләре дә аңа кушыла. Аз санлы халыклар үз милләтен, телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, динен саклап калу өчен “Коммунистларсыз дәүләт” булсын дигән лозунг күтәреп чыга.
Русия куркыныч астында кала. Башкортстанда Шәмигулов диктатурасын, азатлык хәрәкәтен туктату җиңел булмаячагын аңлыйлар. Кан коймыйча, халыкны тынычландыру өчен Мәскәү хуҗалары Польша җирләрендә сугышып йөргән Муса Мортазин гаскәрен чакыра. Ике якның очрашып килешүе Темәс авылында була. Сөйләшүләр берничә көн дәвам итә. Хаҗиәхмәт батыр үз кулы белән коралын сала. Гаскәре дә коралын ташлый.
1920 елның ноябрь азакларында үзара килешүгә кул куела. Бу азатлык явы “Башкорт халкының милли азатлык хәрәкәте” дип таныла. Башревком һәм БашЦИК әгъзасы Гәрәй Карамышев тарафыннан баш күтәрүчеләргә амнистия юллана.
Азатлык явы җитәкчесе Хаҗиәхмәт Унасов гаскәре белән коралларын салса да, кайбер командирлар алар артыннан иярергә ашык­мый. Симонов бригадасы һәм мах­сус үгетләү комиссиясе Темәскә килеп сөйләш­кәч кенә, башка командирлар да коралын салырга һәм Стәр­летамакка барырга ризалаша. Стәрле­тамакка юлга чыккач, кышкы буранда, төн уртасында Тәкәсуккан авылы янында Хаҗиәхмәт батырның гомере өзелә. Аны атып, муеныннан чалып кар өстенә ташлап китәләр. Язын мәетне табып алып Тәкәсуккан зиратына җирлиләр.

Сәлимҗан ВӘЛИЕВ,
Русиянең мәгариф отличнигы, Башкортстанның атказанган укытучысы, Темәс авылының шәрәфле шәхесе,
“Атайсал” клубы рәисе.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»