Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...

Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
22.03.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...Республикабыз икенче йөзъеллыгын ил, дөньякүләм югарылыкта яңа тарихи сәхифәләр белән башлый.

1917 елгы Февраль һәм Октябрь революцияләреннән соң, Башкортстанда эшче, крестьян һәм милли хәрәкәт киң җәелә. Башкорт халкының төрле катламнары аларның үзбилгеләнү хокукын тануны таләп итә. 1917 елның ноябрендә Башкорт өлкә шурасы Русия республикасы составында Башкортстан автономиясен игълан итә. Шул ук елның декабрь аенда Бөтенбашкорт оештыру корылтаенда кече Башкортстан автономиясе (тугыз көнчыгыш кантоны) раслана һәм башкорт Хөкүмәте оештырыла, аның җитәкчелегендә башкорт милли-азатлык хәрәкәте лидеры, шәрык белгече-тюрколог Әхмәтзәки Вәлидов була.


Башкортстан карамагына җәмәгать иминлеген тәэмин итү, салымнар җыю һәм суд, Кораллы Көчләр, халык мәгарифе, капитал, җир, җир асты байлыклары, урманнар, республика сулары белән эш итү кертелә.
Гражданнар сугышының башлангыч чорында большевиклар белән каршылыклар нәтиҗәсендә Башкорт Хөкүмәтен һәм ул төзегән башкорт корпусын Самарада үткән оештыру җыелышы әгъзалары комитеты хуплый. Әмма озакламый, Омскида Колчак диктатурасы урнашканнан соң, Башкортстан автономиясен җитәкләгән Әхмәтзәки Вәлидов Хөкүмәте Совет власте ягына күчә.
Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...1919 елның 21 февралендә Темәс авылында башкорт полклары вәкилләре съездында Башкортстанның вакытлы хөкүмәте-хәрби-революция комитеты төзелә, ә инде шул елның 20 мартында Мәскәүдә Үзәк Совет властеның Башкорт хөкүмәте белән Башкортстанның Совет Автономиясе турында Килешүгә кул куела. Автономияле республика кече Башкортстан чикләрендә төзелә һәм Башкортстанның көньяк, көньяк-көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш өлешләрен үз эченә ала.
* 1920 елның 19 маенда Бөтенрусия Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы Автономияле Совет Башкорт республикасының Дәүләт төзелеше турында карар кабул итә, анда республика һәм Русия Федерациясе дәүләт власте органнарының үзара эш итү даирәсе билге-ләнә. Карар финанс, азык-төлек, халык хуҗалыгы, хәрби комиссариат, почта һәм телеграф наркоматлары үзәгенә турыдан-туры буйсынуны ныгыта. РКП(б)ның Башкорт өлкә комитеты бу карарны хуплый, ләкин Башревком автономияле республика идарәсенең кискен үзәкләштерелүенә каршы чыга. Протест йөзеннән, аның барлык әгъзалары да диярлек 15 июнь көнне үз постыннан китә һәм Баш
ревком власть органы буларак яшәүдән туктый. 1920 елның 26 июнендә Ревкомның яңа составы республика белән идарә итә башлый, ә бер айдан үткән I съездда республикада БашЦИК һәм Халык Комиссарлары Советлары төзелә.
* Гражданнар сугышы һәм гомум җимереклекләр Башкортстанга да кагыла. 1921-22 елларда ачлык нәтиҗәсендә республика халкы — 22 процентка, чәчү мәйданнары саны ике тапкыр кими. 1928 елда вак кустарь сәнәгате сугышка кадәр дәрәҗәгә ирешә. Го-мумән алганда, Башкортстан әле аграр төбәк булып кала.
Сәнәгать җитештерүе-нең үсеше 20-30нчы елларда, авылда тоташ коллективлашудан соң башланды. Беренче биш ел эчендә Башкортстанда югары сыйфатлы корыч җитештерү буенча илнең иң эре пред-приятиеләренә әверелгән Белорет заводларын реконструкцияләү гамәлгә ашырыла, 35 яңа завод, фабрика һәм электр станция-ләре, берничә эре предприятие төзелә. Беренче бишьеллык ахырына республика аграр-индустриаль төбәккә әверелә. Икенче һәм өченче бишьеллыкларда 70тән артык эре предприятие төзелә.
* Бөек Ватан сугышы елларында Башкортстан эвакуацияләнгән пред-приятиеләр һәм халыкны кабул итү, фронтны коралландыру, ягулык, азык-тө-лек һәм кирәк-ярак белән тәэмин итү буенча иң эре төбәкләрнең берсенә әве-релә. 1941-42 елларда республика йөзгә якын эвакуацияләнгән завод һәм фабрика, дистәләгән госпиталь, кайбер үзәк дәүләт һәм хуҗалык оешмалары, 278 мең качакны кабул итә һәм урнаштыра. 1941-42 елларда, уртак хәрби формированиеләрдән тыш, республикада башкорт кавалерия дивизияләре (112нче һәм 113нче) оештырыла. Сугыш елларында республикадан фронтка 700 меңгә якын сугышчы китә. Яу кырында батырлык күрсәткән өчен 261 кешегә Советлар Союзы Герое (шул исәптән Муса Гәрәевка ике тапкыр) исеме бирелә, 36 сугышчы Дан орденының тулы кавалеры була. Сугышның башыннан сәнәгать һәм кооперация хәрби продукция җитештерүгә күчерелә. Оборона сәнәгате өчен сирәк очрый торган металл чыгару күләме арта.
1943 ел ахырында Ишембай шәһәре янындагы Кинҗәбулат нефть яткылыгы ачыла. Сугыш елларында барлыгы 5 миллион тоннадан артык нефть чыгарыла, ә аны эшкәртү 1,5 тапкыр арта. Сәнәгатьтә хезмәт җитештерүчәнлеге — ике, машиналар эшләүдә өч тапкыр арта.
* Республика халык хуҗалыгының сугыштан соң тыныч төзелешкә күчүе 1946 ел ахырына төгәлләнә. Туймазы, Шкапово һәм Арлан яткылыкларында нефть чыгару арта, шуның нәтиҗәсендә Башкорт-
стан илнең иң эре нефть сәнәгате үзәгенә әверелә. Нефть чыгару белән бергә нефть эшкәртү дә үсә. Әйтик, 50нче еллар башында республика СССРда нефть чыгару буенча – икенче, эшкәртү буенча – беренче урында була. Шул ук вакытта Башкортстан химия һәм нефть химиясе сәнә-гате үзәкләренең берсенә әйләнә. Сугыштан соңгы елларда сәнәгатьнең нефть, тау-мәгъдән, машина төзелеше тармаклары шактый үсеш ала. Нефть чыгару һәм эшкәртү актив бара. Полиэтилен, пластмасса, карбамид, гербицидлар, каучук, ашламалар, кальцийлаштырылган сода җитештерү үзләштерелә. Химия сәнәгате республика халык хуҗалыгының алдынгы тармакларының берсенә әверелә.
* Совет власте елларында республика ике тапкыр Ленин (1935, 1957 еллар), Октябрь Революциясе (1969 ел), Халыклар Дуслыгы орденнары (1972 ел) белән бүләкләнә.
* 1966-80 елларда республикада 832 предприятие сафка кертелә. 1985 елда сәнәгатьтә төп җи-тештерү фондлары 1970 ел белән чагыштырганда — 2,8 тапкыр, продукция чыгару 2,4 тапкыр арта.
* 1978 елның маенда республиканың яңа Конституциясе кабул ителә, ул СССР һәм РСФСР Конституциясенең барлык төп нигезләмәләрен кабатлый.
* 1990 елның 11 октяб-рендә республиканың Юга-ры Советы тарафыннан дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителде.

Башкортстанның мәйданы 143 мең квадрат километр яки илнең гомум мәйданының 0,8 процентын тәшкил итә. Республика Русиядә халык саны буенча җиденче урында тора – 4 миллион 051,6 мең кеше яши, халык тыгызлыгы – бер квадрат километр территориягә 28,3 кеше туры килә. Русия буенча уртача – 8,3 кеше.


Башкортстан башкаласы Уфа шәһәрендә 1 миллион 100 мең кеше яши. Республикада 54 муниципаль район, 9 шәһәр округы, 14 шәһәр биләмәсе, 818 авыл биләмәсе бар. Иң эре шәһәрләр – Уфа, Стәрлетамак, Салават, Нефтекама, Октябрьский.


Башкортстан — йөздән артык халык вәкилләре төяк иткән күп милләтле төбәк. Этник состав буенча республика халкының 36,3 процентын — урыслар, 29,8 процентын — башкортлар, 24,1 процентын татарлар тәшкил итә. Республикада, шулай ук, чувашлар, марилар, украиннар, мордвалар, немецлар һәм башка милләт вәкилләре яши.


Республикада иң югары вазыйфа — Башкортстан Республикасы Башлыгы. Югары законнар чыгару һәм вәкиллекле орган — Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай. Башкарма властьның югары органы – Башкортстан Республикасы Хөкүмәте.


1992 елның 31 мартында Русия Федерациясе дәүләт власте органнары һәм мөстәкыйль республи-каларның власть органнары арасында вәкаләтләр һәм эшләр бүлешү турында Федератив килешүгә һәм Башкортстан Республикасы һәм Русия Федерациясе мөнәсәбәтләренең килешү характерын билгеләгән аңа кушымтага кул куелды.
1990 елда республика-ның Дәүләт мөстәкыйль-леге турында декларация кабул итү аның яңа рәсми атрибутларын – Дәүләт флагын, гербын һәм гимнын кабул итү зарурлыгын бил-геләде. 1992 елның 25 февралендә Башкорт ССРы Югары Советы респуб-ликаның исемен үзгәртү турында закон кабул итте һәм, аңа ярашлы, ул Башкортстан Республикасы дип үзгәртелде, республика дәүләтчелегенең рәсми символларының берсе – яңа флаг расланды.
* Башкортстан Дәүләт флагын рәссамнар Урал Мәсәлимов һәм Ольга Асабина эшләделәр. Дәүләт флагында зәңгәр, ак һәм яшел төсләрдәге горизонталь тигез буйлы полосалар, уртасында сары түгәрәк эчендә сары төстәге курай чәчәге төше-релгән.
Узган елларда Башкортстанның Дәүләт флагы республиканың дәүләт һәм иҗтимагый тормышының аерылгысыз атрибутына әверелде. Ул республикадан читтә дә билгеле – илнең төрле төбәкләрен-дәге Башкортстан вәкиллек-ләре биналарында җилферди, якын һәм ерак чит илләргә баручы рәсми де-легацияләребезнең юлдашы булып тора.
* 1993 елның 12 октяб-рендә истәлекле вакыйга булды — Башкортстан Республикасының дәүләт Гимны һәм Гербы кабул ителде. Гимн республи-каның мөстәкыйльлеген, аның халыкларының бер-дәмлеген һәм дуслыгын гәүдәләндерә, Герб хокукый дәүләтчелек билгесе булып тора.
12 октябрьдә республиканың Дәүләт гимны турында Закон кабул ителде. Фәрит Идрисовның “Республика” тантаналы көе Башкортстанның дәүләт гимны булып тора, текст авторлары — Равил Бикбаев һәм Рәшит Шәкүр.
1993 елның 12 декабрендә Югары Совет Башкортстан Республикасының Дәүләт гербы турында Закон кабул итә. Республика парламенты тарафыннан кабул ителгән проектны “Китап” нәшрияты рәссамы Фазлетдин Ислахов ясый.
Башкортстан Республикасы Дәүләт гербында милли бизәк белән уратып алынган түгәрәк эчендә чыгып килүче кояш фонында милли батыр Салават Юлаев һәйкәле сурәтләнә. Тү-бәндә – курай таҗы һәм Башкортстан Республика-сының Дәүләт флагы төсенә буялган һәм “Башкортостан” дип язылган тасма. Геральдика кагыйдәләре буенча, гербларда анык шәхесне сурәтләргә ярамый. Әмма, башкорт халкының милли батыры Салават Юлаевның портреты сакланмаган, һәйкәл яугир егетнең, азатлык һәм гаделлек өчен көрәшүченең гомумиләштерелгән образын гәүдәләндерә.
* 1993 елда республика Югары Советы Башкортстан Республикасы-
ның яңа Конституциясе проектын әзерләде. 1993 елның 24 декабрендә Конституция Башкортстан Югары Советының чираттагы сессиясендә кабул ителде.
Республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында Русия Федерациясе дәүләт власте органнары һәм Башкортостан Республикасы дәүләт власте органнары арасында Эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турындагы килешүгә 1994 елның 3 августында кул куелды. Әлеге Килешү Башкортстан Республикасының яңа дәүләт-хокукый статусын раслады. Аның текстын төзегәндә 1993 елның 25 апрелендәге республика референдумы нәтиҗәләре исәпкә алынды, анда гражданнарның күп-челеге (75,5 проценты) республиканың икътисади мөстәкыйльлеге һәм аның Русия белән килешү мөнә-сәбәтләре өчен тавыш бирде. Яңа Конституция нигезендә Башкортстанда ике палаталы парламент – Дәүләт җыелышы – Корылтай формалаштырылды. Республиканың яңа парламентына депутатлар сайлау 1995 елның 5 мартында узды.
Реформалар барышында республика органнары компетенциясе сизелерлек артты: алар Башкортстан-ның икътисади, социаль һәм мәдәни үсешенең төп мәсьәләләрен нәтиҗәлерәк хәл итә башлады. 90нчы еллар башыннан республикада төрле сәяси партия-ләр, иҗтимагый хәрәкәт-ләр, үзәкләр, ассоциация-ләр эшли башлады.
* 2002 елның 3 декабрендә “Башкортстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында” закон кабул итү белән конституция реформасы тәмамланды. Башкортстан Конституциясе редакциясе федераль үзәк белән үзара мөнәсәбәтләрне киләчәктә гармонияле үстерүгә, рес-публика эчендә дәүләт
төзелешен оптимальләш-терүгә, власть тармаклары һәм аларның дәүләт органнары арасында вәкаләт-ләрне төгәл бүлүгә юнәл-
телгән берничә принципиаль нигезләмәне үз эченә ала.
* Башкортстан үзенең 100 еллык олы юбилеен каршылый. Республикабызның үткәне – данлы, киләчәге – якты! Бүген Башкортстан — Русия Фе-дерациясенең һәрьяклап алга киткән субъектлары-ның берсе. Республикабыз ил үсешенә зур өлеш кертә.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»