Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Халыкара форум 500дән артык кешене җыйды

Халыкара форум 500дән артык кешене җыйды
22.03.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Халыкара форум 500дән артык кешене җыйды
Уфада Башкортстанның 100 еллыгына багышланган "Бердәмлек. Гражданлык. Ватанпәрвәрлек” дип аталган халыкара фәнни форум эшчәнлеген башлады. Ул 22-23 мартта “Торатау” Конгресс-холл мәйданчыгында һәм Башкортстан дәүләт университетының Тарих һәм дәүләт идарәсе институты мәйданында уза.


Оештыручылар – Башкортстан Башлыгы Хакимияте, республика Хөкүмәте, Башкортстан Фәннәр академиясе, республиканың Стратегик тикшеренүләр институты, Башкортстан дәүләт университеты, Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгресс) һәм башкалар.

Форум Башкортстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Русиянең башка төбәкләре, якын чит илләрдән тарих, юридик, икътисад фәннәре, дәүләт төзелеше, милли сәясәт өлкәсендә әйдәүче галимнәрне җыйды. Катнашучыларның гомуми саны – 500гә якын кеше, тыңлаучылар 550дән артык.

Халыкара форум 500дән артык кешене җыйды

Бүген катнашучыларны һәм тыңлаучыларны Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, гражданлык һәм патриотизм формалаштыру бурычлары безнең көннәрдә төп мәсьәләгә әйләнә һәм Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан илкүләм идея дәрәҗәсенә күтәрелә.

Агымдагы елда Гомумкырым референдумының - 5 еллыгы һәм Башкортстан Республикасы оешуның 100 еллыгы федераль дәрәҗәдәге ике истәлекле тарихи вакыйга билгеләп үтелә. Ике вакыйга да ил язмышында мөһим тарихи роль уйный һәм гомуммилләт үзаңын үстерүгә ярдәм итә.

Халыкара форум 500дән артык кешене җыйды

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Башкорт Совет Республикасы – илдә беренче милли автономия – Гражданнар сугышы, тышкы дошманнар агрессиясе һәм эчке каршылыклар шартларында барлыкка килүен искәртте.

- Үзәк Совет хакимияте белән Башкорт Хөкүмәте арасында килешү илне берләштерүдә мөһим роль уйнады, – диде республика парламенты Рәисе. - Башкорт Республикасы барлыкка килгәннән соң ул яңача корыла башлады. Нәкъ менә шул вакытта Советлар Союзының дәүләтчелеге формалаша башлый, заманча федератив мөнәсәбәтләр барлыкка килү нигезе булып тора.

Республика өчен бу адым тормышның яңа этабы башлануын билгеләде. Киң колачлы индустриальләштерү үткәрелде. Совет хакимияте елларында Башкортстан аграр төбәктән сәнәгать республикасына, нефть чыгару һәм эшкәртү, машина төзү үзәгенә әверелә.

Халыкара форум 500дән артык кешене җыйды

- Республикада 100дән артык милләт вәкилләре дус һәм тату яши, һәркем үз милләтен һәм гореф-гадәтләрен саклап калып, Башкортстанны үзенең уртак йорты буларак кабул итә. Форумның исеме "Бердәмлек. Гражданлык. Ватанпәрвәрлек" башкортстанлыларның республикага һәм иленә мөнәсәбәтен төгәл тасвирлый, – диде Константин Толкачев.

Дәүләт җыелышы-Корылтай спикеры зур галимнәр һәм гамәли белгечләр белән аралашу җәмгыятьтә социаль процессларны анализлауга яңа алымнар уйлап табуда ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде.

Халыкара форум 500дән артык кешене җыйды

Форумда тарихи, юридик, икътисад фәннәре, дәүләт корылышы, милли сәясәт өлкәсендәге белгечләр докладлар белән чыгыш ясый. Форум кысаларында, шулай ук, Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитетының “Башкортстан муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкортларының V Бөтендөнья Корылтаена әзерлек турында” семинар-киңәшмәсе, “Бөек Русия революциясе 1917-21: Евразия халыкларының тарихи сайлау” симпозиумы планлаштырылган.

23 мартта Башкортстан дәүләт университетының тарих һәм дәүләт идарәсе институты мәйданчыгында XX гасыр Русия тарихының актуаль проблемалары буенча мастер-классны үз эченә алган студентлар һәм аспирантларның фәнни сессиясе узачак.

Форум эше нәтиҗәләре буенча фәнни хезмәтләр җыентыгы басылачак.




Фото: Газиз Йосыпов фотолары.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»