Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Медицина һәм мәгариф өлкәсе сәламәтләндерүгә мохтаҗ

Медицина һәм мәгариф өлкәсе сәламәтләндерүгә мохтаҗ
22.03.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Медицина һәм мәгариф өлкәсе сәламәтләндерүгә мохтаҗ
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республиканың 100 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә "Россия 24" телеканалына әңгәмә бирде. Анда ул социаль, медицина өлкәсендәге хәлләр һәм бурычлар турында да сөйләде.


- Социаль өлкәдә башкарасы эшләр җитәрлек. Бу тармакта Президент указлары һәм милли проектлар тормышка ашырыла. Әлеге юнәлештә республикада актив эшчәнлек оештырылган.

Сәламәтлек саклау тармагын заман таләпләренә яраклаштыру өчен бик күп көч куябыз.

Халык сәламәтлеген саклау алымнарын мөмкин кадәр яхшырту, беренчел медицина ярдәме күрсәтүны вакытында башкару өчен авылларда фельдшер-акушерлык пунктларын торгызабыз.

Авылларда яңа ФАПлар, табиб амбулаторияләре төзибез. Асылда авыл медицинасын күтәрәбез. Сәламәтлек саклауның барлык юнәлешләрендә дә, шәһәрләрдәге югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү учреждениеләрендә дә бик җитди тәртип урнаштырачакбыз.

Бу өлкәдәге төп мәсьәлә – диварларның, биналарның җимерек булуы яки медицина җиһазларының булмавы түгел, ә табибларның җитмәве. Безнең өчен бу бик җитди мәсьәлә. Һәм бүген табибларга кытлык проблемасын хәл итү өстендә актив эш башладык.

Бездә авылларда гына түгел, шәһәрләрдә дә табиблар җитешми. Шуңа күрә табибларны республикага җәлеп итү, медицина университетын тәмамлаучыларны үзебездә калдыру өчен кайбер чараларны уйлап таптык.

Мәгарифкә килгәндә, шулай ук, киләчәктә бик күп бурычларны хәл итәргә тиешбез. Бу, барыннан да элек, заманча мәктәпләр, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре төзүне үз эченә ала. Боларны тормышка ашырганда, кайбер территорияләрнең, иң беренче чиратта, район үзәкләренең, Уфаның актив үсеше исәпкә алынырга тиеш.




Фото: pixibay.com сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»