Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Башкортстанга Вьетнам делегациясе килде

Башкортстанга Вьетнам делегациясе килде
23.03.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Башкортстанга Вьетнам делегациясе килдеРеспублика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Вьетнам Социалистик Республикасының Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Нго Дык Мань белән очрашты.

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Вьетнам Социалистик Республикасының Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Нго Дык Мань белән очрашты. Вьетнам делегациясе Уфага республиканың 100 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашу өчен килде.

– Башкортстан Республикасын Вьетнам белән элек-электән дуслык җепләре бәйли. Икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек нәтиҗәле үсешә. "TH Group" кебек Вьетнам предприятияләре Башкортстанда уңышлы эшли, – диде Радий Хәбиров. – Шул ук вакытта без товар әйләнешен арттыру өчен җитди потенциал барлыгын күрәбез. Шунысы мөһим, мәгариф линиясе буенча хезмәттәшлек бара. Без уртак эшне киләчәктә дә дәвам итәргә әзер.

Вьетнам Илчесе Башкортстан җитәкчелеген республиканың 100 еллыгын бәйрәм итүгә чакырулары өчен рәхмәт белдерде һәм бу вакыйганың тарихи әһәмияткә ия булуын ассызыклады.

Нго Дык Мань Радий Хәбировны һәм Башкортстан делегациясен Вьетнам Социалистик Республикасына чакырды.

Эшлекле очрашу вакытында бизнес, туризм, мәгариф һәм сәнгать өлкәләрендәге уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.




Фото: Башкортстан Башлыгының рәсми сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»