Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Дмитрий Медведев: "Башкортстан юбилеен саллы уңышлар белән каршылый"

Дмитрий Медведев: "Башкортстан юбилеен саллы уңышлар белән каршылый"
23.03.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Дмитрий Медведев: "Башкортстан юбилеен саллы уңышлар белән каршылый"Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм республика халкы исеменә котлау юллаган.

Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулу уңаеннан җибәрелгән котлау хатында болай диелгән:

"Хөрмәтле дуслар!

Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулу уңаеннан чын күңелдән котлауларымны кабул итегез.

Сезнең төбәк бай тарихи мираска ия. Дүрт гасыр элек Башкортстан язмышын Русия белән бәйләгән. Әлеге ирекле кушылу безнең ил өчен зур әһәмияткә ия булды. 1919 елда республика беренче милли автономиягә әверелде, федератив мөнәсәбәтләрне булдыруда зур роль уйнады.

Башкортстан – уникаль, төрле милләт һәм дин вәкилләре бердәм һәм үзара килешеп, күпгасырлык мәдәни һәм тарихи традицияләрне күз карасыдай саклап яшәүче күпмилләтле республикаларның берсе.

Бүген республика - ил икътисадында мөһим урын биләүче, динамикалы үсешүче сәнәгать һәм аграр төбәк. Биредә масштаблы инновацион проектлар гамәлгә ашырыла, алгарышлы социаль-икътисади территорияләр, кластерлар һәм технопарклар булдырылган. Шунысы мөһим, республикада заманча инфраструктура төзелеше буенча актив эш алып барыла, яңа балалар бакчалары, мәктәпләр, дәваханәләр ачыла. Мәдәниятне һәм туризмны үстерү өчен зур эшләр башкарыла.

Башкортстан үзенең юбилеена саллы уңышлар белән килде. Аларның һәркайсы артында - миллионлаган халыкның таланты, энергиясе һәм максатчанлыгы ята. Туган җирен яраткан, республика иминлеге, аның чәчәк атуы өчен хезмәт иткән һәркемнең тырышлыгы.

Сезгә сәламәтлек, яңа уңышлар, иминлек телим".




Фото: Башкортостан Башлыгының рәсми сайтыннан



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»