Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » КВН - Башкортстанның 100 еллыгына багышланды

КВН - Башкортстанның 100 еллыгына багышланды
23.03.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

КВН - Башкортстанның 100 еллыгына багышланды
Уфада башкорт квнчыларының яңа проекты - Кубоклар лигасы старт алды. Башкорт телендә КВН уенының яңа системасы биш фестивальдән тора, катнашучылар сезон ахырында абсолют чемпион исеме өчен Супер Кубокка һәм төп приз - 100 мең сумга ия булачак. Оештыручылар әлеге яңа уенны Башкортстанның 100 еллыгына багышлады.
21 март көнне Яшьләр сараенда Кубоклар лигасының беренче фестивале "Мизгелне ачу кубогы" - башкорт телендә КВН уеннары узды. Республиканың төрле район-шәһәрләреннән 12 командадан иң шаяннар һәм тапкырлар очрашты.


Билгеле башкорт вайнер-блогеры, стендап остасы Фидан "Кәкре чүкеч" Колмөхәммәтов башкорт квнчыларының иҗади башлангычларында ярдәм итәр өчен башкорт телендәге КВН уеннарының яңа системасын - Кубоклар лигасы оештырырга тәкъдим итте һәм ул хупланды. Беренче уен бик көчле узды.

КВН - Башкортстанның 100 еллыгына багышланды

Уенның темасы "Иске авызга яңа аш" дип аталды. Сәясәттән һәм актуаль вакыйгалардан башлап бүгенге көн фактларына һәм проблемаларына кадәр төрле цензураларсыз шаяртулар яңгырады. Һәр команда ике конкурс әзерләде: "Фристайл" һәм "Видео-конкурс". Чыгышларны компетентлы жюри бәяләде: тәҗрибәле квнчылар иҗади командасы, чемпион титуллары хужалары, халыкара, төбәкара КВН уеннары, халыкара "АМИК Сочи" фестивальләре берләшмәсе дә, шулай ук башкорт эстрадасы йолдызлары да бар иде.

Барлык командалар да югары дәрәҗәдә чыгыш ясады, яңа уенчылар тәҗрибәле көндәшләрдән калышмады. Кубоклар лүасы тарихына кем беренче булып керәчәк һәм "Мизгелне ачу кубогы" н кем алачагы - интрига ахыргача сакланып калды.

Командаларны бүләкләү өчен мәдәният һәм сәнгать, җәмәгать эшлеклеләре чакырылган иде.

КВН - Башкортстанның 100 еллыгына багышланды

Мостай Кәрим исемендәге Яшьләр театры актеры Шаһит Хамматов һәм Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры актрисасы Гөлмира Исмәгыйлева иң яхшы ир-ат һәм иң яхшы хатын-кыз ролен билгеләде. Ә иң яхшы мәзәк өчен номинацияне Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты вәкиле Марат Гыйльманов тапшырды. "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясен "Атсыз бармак" командасыннан Лилия Әхмәтҗанова алды (БДПУ). "Иң яхшы ир-ат роле" номинациясен "Бер минут" командасыннан Салават Шәмсетдинов алды (Уфа шәһәре). "Иң яхшы мәзәк" номинациясенә "Сигезенче ыру" командасы лаек булды (Уфа шәһәре).

КВН - Башкортстанның 100 еллыгына багышланды

Ә кичәнең төп җиңүчесе - "Мизгелне ачу кубогы" иясе итеп, Супер Кубокка һәм төп призга дәгъва итүче Куергазы районыннан гадәти булмаган "Шакмак" командасы танылды.

Кубоклар лигасының калган биш җиңүчесе ел дәвамында билгеле булачак, ә лиганың киләсе уены - "Якташлар кубогы" Уфада май аенда узачак.




Фото: "Лига Кубков" матбугат хезмәтеннән.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»