Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ул һәрьяклап Мостай Кәримгә охшады

Ул һәрьяклап Мостай Кәримгә охшады
28.03.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Беренче рәттә уртада — Габидулла абый Абдуллин.Беренче рәттә уртада — Габидулла абый Абдуллин.Җитезлеге, осталыгы, мәрхәмәтлелеге белән абыем Киевта да зур абруй яулады.

Әнием Абдуллина Сания Габдулла кызы 1908 елда Түбән Бишенде авылында туып үсә. Гаиләдә өч кыз, өч малай тәрбияләнә. Бабалары — Әй елгасы буеннан күченеп килгән башкортлар — икмәк үстереп, мал асрап яши, умарта тота. Мин балачакта кунакка баргач, утын түмәрләре кебек умарталар тезелеп торыр иде. Бабай татлы бал белән чәй эчерә иде.


Бу балалар дөньяның әчесен-төчесен татып, ачлыкны күреп үсә. Беренче Бөтендөнья сугышы ветераны, әниемнең әтисенең абыйсы Габдрахман төбәктә җиде су тегермәне төзи, аның бертуганы Гыйзди комсомол ячейкасы секретаре булып китә. Авылга нинди власть килсә дә, якты йөз күр­сәтмиләр. Тегермәнчене һәм аның дүрт малаен сөргенгә җибәрәләр. Үзен Архангельск төрмәсендә аталар, балаларга, авылга кайтмаска, дигән карар чыгарыла, алар турында бернинди хәбәр дә юк.
Әнинең бертуган абыйсы Зәйдулла Ленинград фронтында һәлак була, Туганнар каберлегендә җирләнгән. Кече энесе Габидулла авыл хуҗалыгы техникумын тә­мамлый. Авылда тракторчылар бригадасы бригадиры, механик булып эшли. Түбән Троицкийда авыл Советы секретаре эшен яратып башкара, Октябрьский шәһәрендә өлкән механик йөген тарта.
1937 елда армиягә алына. Урысча бик яхшы белә, хатасыз яза. Сугышның башыннан ахырына кадәр катнаша, Җиңү көнен Берлинда каршы ала. Сугышта санитар Фая Аркадьевна белән танышып, өйләнешәләр. Ул Ленинград блокадасын кичергән кыз була. Сугыштан соң Германиядә, Польшада биш ел яшиләр, аннары Киевта төпләнәләр. Абый ремонт-танк заводында автоколонна җитәкчесе булып эшли. Гаиләләрендә өч кыз үсте, алар университет тәмамлады.
Полковник Габидулла Абдуллин гәүдәгә таза, озын, матур кеше иде. Үзенең җитезлеге, осталыгы, халык белән яхшы мөгамәлә итүе белән Киевта абруй яулады. Халык аны бик ихтирам итте.
Егерме яшьтә миңа дәваханәгә ятарга туры килде. Габидулла абый мине Киевка чакырып, дәва­ха­нәләрдә тикшертте, берничә тапкыр андагы шифаханәләрдә сәла­мәт­лекне ныгыттым. Ул вакыт Украи­наның һәр шәһәрендә киоск­ларда халык шагыйре Мостай Кәримнең китаплары була, Украина халкы аларны яратып укый иде. Габидулла абыйдан һәрвакыт: “Сез Мостай Кәримнең туганы түгелме?” — дип, ә миннән: “Син Мостай Кә­римнең улы түгелме?” — дип сорыйлар иде. Без, чыннан да, охшашканбыз.
Ул вакытта Украинада халык Русиягә шулкадәр яхшы карашта иде. Фатир хуҗабикәсе Розалия апа миннән һәрвакыт Башкортстан турында сораша иде. Монда башкорт балының файдасы турында беләләр. Мин аларга һәрвакыт бал салып җибәрә идем, чөнки әти-әни гомер буе 10-20 умарта тотты.
Чернобыль фаҗигасеннән соң Габидулла абыйның гаиләсе Туймазыга кайтты. Шәһәр Советы аңа гаилә тулай торагыннан яшәргә урын бирде. Исән чагында ел да туган җиренә кунакка кайта иде...

Рәшит ВӘЛИЕВ.
Туймазы районы,
Тукай авылы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»