Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Чәчәк ат, Башкортстаным!”

“Чәчәк ат, Башкортстаным!”
02.04.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

“Чәчәк ат, Башкортстаным!”Әлшәй төбәгендә республика юбилее уңаеннан чаралар дәвам итә.

Республиканың 100 еллык юбилеена Әлшәй районында күләмле чаралар билгеләнгән. Район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге баш белгече Айгөл Халикова белдерүенчә, алар планлаштырылганча үткәрелә һәм төбәк тормышының барлык тармакларын иңли.


Үткән җәйдә, мәсәлән, бәйрәм кысаларында күп кенә авылларның юбилей­лары билгеләнде. Аларга әзерлек барышында төзек-ләндерү эшләре башкарылып, авыллар матурланды, күркәмләнде. Уразмәт авылы бәйрәме бу җәһәттән истәлекле чараларга аеруча бай булды. Авылдашлар күренекле якташларның исемнәрен мәңгеләштерү буенча да зур эш башкарды.
Агымдагы елның февра-лендә 30нчы Кышкы Спартакиада үтте. Башкортстан-ның 100 еллыгына багышланган спорт бәйрәмендә профсоюз оешмалары, хезмәт коллективлары һәм авыл биләмәләреннән 36 команда катнашты. Кышкы спорт бәйгеләренә барлыгы 600дән артык кеше чыкты, алар спортның 8 төре буенча көч сынашты.
Мәдәният хезмәткәр­лә-ренең республика юбилее чараларында әйдәүче урын тотуы аңлашыладыр. Алар олы бәйрәмгә әзерлек барышында, чын мәгънә-сендә, һәр чараның үзәген-дә кайный. Уфада 21 гыйнварда үткән “Тарих эзләре” республика фестиваль-марафонында Әлшәй районы зур уңыш белән чыгыш ясады. “Замана” эстрада-фольклор ансамбленең юбилей концерты , “Забава” урыс җыры ансамбле кичә­ләре Башкорт­станның 100 еллыгына багышланган чараларда якты эз калдырды.
Ә менә район предприя­тиеләре, оешмалары һәм авыл биләмәләренең үзеш-чән сәнгать осталары арасында “Чәчәк ат, туган Башкортстаным!” смотр-конкурсы турында җентекләп сөйләп үтик.
– Башкортстанның 100 еллыгына багышланган күләмле мәдәни чара үзеш­чән халык иҗаты тради-цияләрен саклап калу һәм үстерү максатын күздә тот­кан юбилей фестивале мәдәният эстафетасы рәве­шендә оеш­тырылды, – ди бу уңай­дан Әлшәй районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Миргасыйм Аимбәтов. – Халык мәдәниятенең якты чагылышы булган чара 300дән артык авыл үзешчәнен берләш­терде.
Шунысы үзенчәлекле, берничә ай дәвамында мә­дәният сарае сәхнәсенә районның фольклор коллективлары, җырчылар, бию­челәр, сүз осталары һәм музыкантлар күтәрел­де, халык иҗаты энҗеләре үз таланты белән балкып, башкорт, татар, урыс һәм чуваш халыклары йолаларын, бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен һәм уеннарын күрсәтте.
Конкурсның жюри әгъ-залары билгеләвенчә, барлык чыгышлар да гаять үзен­чәлекле һәм истә калырлык булды.
– Бигрәк тә Казанка, Трунтаиш, Кармыш, Чебенле, Никифар, Гайнәямак, Кыпчак-Әскар, Нигъмә­тул-ла, Шафран, Кызыл, Әбд-рәшит, Ибрай авыл билә-мә­ләре иҗади коллективларын билгеләп үтәсе килә. Алар үзешчән сәнгатьнең барлык жанрларын да күр­сәтергә тырышты. Моннан тыш, чараларга сәләтле үзешчәннәрне күпләп җәлеп итү, сәхнә костюмнарының бай булуы, оешканлык та игътибарга алынды, – диде жюри рәисе Тәнзилә Зарипова.
Район фестиваленең янә бер уңыш күрсәткече – район һәм республика күлә-мендә танылган иҗади коллективлар белән беррәттән сәхнәгә инструменталь ан-самбльләр дә чыкты. Алар арасында Кыпчак-Әскар авылыннан – балалар кубызчылар ансамбле, Чурайдан – халык музыка кораллары һәм чәчәннәр ансамбле, Трунтаиш һәм Бал­гаҗы авыллары гармунчылары, Яңавыл мәдәният йорты инструменталь коллективы чыгышлары чагу һәм халыкчан бизәкләре белән аерылып торды. Фестивальнең дәрә­җәсен Әлшәйнең талантлы музыкантлары: курайчылар – Венер Сәйфетдинов (Гайнәя­мак авылы), Алик Хәби­буллин (Идрис), Илдар Садыйков (Зеленый Клин), флейтачы Чыңгыз Идрисов (Аксен), кубызчы Светлана Сәетова (Идрис) күтәрде. Авыл үзешчән сәнгате ве-тераннарының чыгышлары – мәдәният бәйрәменең янә кабатланмас матур бер бизәге булды. Түбән Әврез-дән 87 яшьлек Шакир Хәй-руллинның өздереп тальянда уйнавы тамашачылар күңеленә хуш килде.
Балалар һәм гаиләләр ансамбльләре чыгышлары авылда үзешчән сәнгатьнең үсешенә анык дәлил буларак кабул ителде. Ә инде иң оста биючеләр булып Чебенле, Кармыш, Аксен, Әбдрәшит, Кыпчак-Әскар һәм Яңавыл мәдәният йортларында шөгыльләнүче үзешчәннәр танылды. “Чә­чәк ат, Башкортстаным!” фестивале халыклар дуслыгын гәүдәләндереп, яңа талантлар ачты, районның үзешчән сәнгать вәкиллә­ренең иҗади үсешен һәм осталыгын исбатлады. Баш-кортстанның 100 еллыгына багышланган концертта фестиваль җиңүчеләре район мәдәният сарае сәхнәсен янә бер кат балкытты.

Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Әлшәй районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»