Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Краснокама республиканың 100 еллыгын билгеләде

Краснокама республиканың 100 еллыгын билгеләде
05.04.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Краснокама республиканың 100 еллыгын билгеләдеРайонның бүгенгесе матур, киләчәге якты.

Бүген Краснокама районында республиканың 100 еллыгына багышланган чара үтте. Кунаклар арасында “Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре берлеге” Ассоциациясенең башкарма директоры вазыйфасын башкаручы Борис Нурисламов та бар иде. Чараны Краснокама районы хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Олег Гыйльфанов ачты.

— Бер гасыр дәвамында безнең республика Русиянең ныклы терәге булуын дәвам итә. Әлеге гасыр бик күп тарихи вакыйгалардан тора. Анда республика халкының ил үсешенә керткән өлеше дә зур урын ала.
Красноцкама районы республикага бик күп көчле җитәкчеләр, төрле өлкәне үстерердәй талант ияләре тәрбияләгән. Без үзебезнең сәләтле, тормышка заманча карашлы яшьләребез белән горурланабыз. Мәгариф, спорт, сәламәтлекне саклау, халыкның яшәү сыйфатын үстерү буенча зур көч салабыз.

Бүген дә Краснокама районы үсүен дәвам итә. Төзелеш, авыл хуҗалыгы, сәүдә өлкәсе һәм башка юнәлешләр буенча эшләр җәелдерелгән. Бу җәһәттән Куян авылында “Башкортстанның 100 еллыгына — 100 объект” программасы кысаларында төзелгән балалар бакчасын да телгә аласым килә. Балаларыбызның лаеклы граждан булып үсүенә өлеш кертәчәк бу башлангычларның һәркайсы киләчәгебезнең дә якты булачагына өмет ул.
Хөрмәтле якташлар, районыбызны үстерүдә көч салуыгыз өчен рәхмәтләремне белдерәм, -
диде ул чыгышында.

Краснокама районы республикага, илгә бик күп талантлы шәхесләр үстергән. Алар арасында Гамир Насыйри , Филүс Гәрәев, Александр Юзыкайн һәм башкалар бар.

Бәйрәм кысаларында райондагы ун хезмәт ветеранына “Башкортстан Республикасына 100 ел” юбилей медале тапшырылды. Чара вакытында районның республика тарихындагы урыны, анда яшәгән халыкларның гореф-гадәтләре, сугыш елларында краснокамалыларның күрсәткән батырлыгы, бүген республика үсешенә керткән өлеше һәм башкалар турында билгеләнде.




Фото: Краснокама районы хакимияте сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»