Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Дүртөйле халкы күңелле бәйрәм итте

Дүртөйле халкы күңелле бәйрәм итте
05.04.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Дүртөйле халкы күңелле бәйрәм иттеДүртөйле районы һәм шәһәре халкы туган республикабызның 100 еллык юбилеен тантаналы шартларда билгеләп үтте.

Дүртөйле район Мәдәният сараенда әлеге зур бәйрәм уңаеннан күркәм чара оештырылды. Тәбрикләү сүзе белән район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов чыгыш ясады.

Башкортстан республикасы Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров исеменнән дүртөйлелеләрне республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов котлады. Районда яшәүчеләрне һәм кунакларны республика юбилее белән шулай ук Дәүләт думасы депутаты, Паралимпия комитеты вице-президенты, Русиянең атказанган спорт мастеры Рима Баталова, Дәүләт җыелышы- Корылтай депутаты, профессор, Уфа дәүләт нефть техник университеты ректоры Рамил Бәхтизин тәбрикләделәр.

Чыгышларда әйтелгәнчә, дүртөйлелеләрнең берничә буыны хезмәте белән район республика уңышларын арттыруга саллы өлеш кертүче тотрыклы үсеш алган төбәкләрнең берсенә әверелде.

Тантанада мактаулы исемнәр игълан ителде һәм бүләкләр тапшырылды. Композитор Ризван Хәкимовка "Дүртөйле районының шәрәфле шәхесе" исеме бирелде, күп кенә хезмәткәрләр “Дүртөйле районы алдындагы хезмәтләре өчен” билгесе белән бүләкләнде. Бер төркем шәхесләргә район хакимиятенең Мактау грамотасы һәм “Башкортстан Республика­сы төзелүгә 100 ел” юбилей медале, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының, Дәүләт думасы депутатының Рәхмәт хатлары тапшырылды.




Фото: Дүртөйле районы хакимиятенең рәсми сайтыннан



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»