Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Чиләбедә Башкортстанның 100 еллыгына багышланган чаралар узды

Чиләбедә Башкортстанның 100 еллыгына багышланган чаралар узды
06.04.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Чиләбедә Башкортстанның 100 еллыгына багышланган чаралар узды
2 апрельдә Чиләбедә башкорт мәдәнияте көннәре старт алды, алар осталык дәресләреннән башланды. Ике төркем эшләде: Чиләбе өлкәсенең Кунашак һәм Аргаяш районнарында Салават Низаметдинов исемендәге Учалы сәнгать колледжы педагоглары Юлия һәм Тафтизан Зәйнәшевлар башкорт биюләрен башкару, курай һәм кубызда уйнау буенча осталык дәресләре үткәрде. Икенче төркем составында танылган "Акйондоз" халык бию ансамблен оештыручы Әнвәр Шәфыйков һәм дөньякүләм танылган кубызчы Миндигафур Зәйнетдинов бар иде. Алар Чиләбе өлкәсенең Сосновка һәм Кызыл Армия районнары мәктәпләрендә, мәдәният йортларында чыгыш ясады.


Чиләбедә Башкортстанның 100 еллыгына багышланган чаралар узды

Чара 5 апрельдә өлкә үзәгендә тәмамланды. Чиләбе өлкәсе хакимиятендә "Чиләбе өлкәсенең башкорт оешмалары Ассоциациясе (Корылтай)" коммерция карамагында булмаган оешмаларның Чиләбе өлкәсе берлегенең беренче оештыру конференциясе узды. Башкортстанның барлык 12 иҗтимагый оешмасы, шул исәптән башкорт корылтае "Курай" һәм Чиләбе өлкәсенең "Башкорт Корылтае" иҗтимагый оешмасы берләште. Ассоциация рәисе итеп педагогика фәннәре кандидаты Рауль Әсәтулин сайланды. Чиләбе өлкәсендә аны Башкорт хәрәкәтенең чишмә башында торган җәмәгатьче буларак беләләр.

Чиләбедә Башкортстанның 100 еллыгына багышланган чаралар узды

Башкорт мәдәнияте көннәре Башкортстанның оешуына 100 ел тулуга багышланган тантаналы җыелыш һәм концерт белән тәмамланды. Чиләбе дәүләт университетының Зур концерт залында ике төбәк хөкүмәте вәкилләре, өлкәнең башкорт иҗтимагый хәрәкәте әгъзалары, тарихчылар, мәдәният эшлеклеләре, яшьләр җыелды.

Чиләбедә Башкортстанның 100 еллыгына багышланган чаралар узды

Чиләбе өлкәсе губернаторы урынбасары вазыйфасын башкаручы Евгений Голицын республика һәм Көньяк Урал үсешенә зур өлеш керткән башкорт җәмәгатьчеләренә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручының Рәхмәт хатларын, республика Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды һәм җәмәгатьчеләргә Бөтендөнья башкорт корылтае бүләкләрен тапшырды: милли костюмнар, курай һәм кубыз музыка коралларын.

Чиләбедә Башкортстанның 100 еллыгына багышланган чаралар узды

Чиләбе дәүләт университеты ректоры Диана Циринг Башкортстан юбилее белән котлады һәм аларның уку йортында башкорт филологиясе белгечләрен әзерләүне торгызырга әзер булуын әйтте.

Чиләбедә Башкортстанның 100 еллыгына багышланган чаралар узды

Дәүләт думасы депутаты Рәмзил Ишсарин беренче республиканың роле, Русиядә федерализмның чишмә башы турында кыскача сөйләде.

Чиләбедә Башкортстанның 100 еллыгына багышланган чаралар узды

Фойеда Зәйнәп Биишева исемендәге "Китап" нәшриятының китап күргәзмәсе, музыка кораллары һәм декоратив-гамәли сәнгать әйберләре күргәзмәсе эшләде.

Чиләбедә Башкортстанның 100 еллыгына багышланган чаралар узды

Чара бәйрәм концерты белән тәмамланды. Көньяк Уралда яшәүчеләр өчен Сибай филармониясе артистлары һәм Чиләбе өлкәсенең башкорт эстрадасы йолдызлары чыгыш ясады.

Чиләбедә Башкортстанның 100 еллыгына багышланган чаралар узды

Быел Башкорт мәдәнияте һәм мәгарифе көннәре шулай ук Ырынбур өлкәсендә һәм Татарстанда узды.

Чиләбедә Башкортстанның 100 еллыгына багышланган чаралар узды

Чиләбедә Башкортстанның 100 еллыгына багышланган чаралар узды

Чиләбедә Башкортстанның 100 еллыгына багышланган чаралар узды




Фото: "Башинформ" агентлыгы сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»