Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Башкортстанда Татарстан көннәре галимнәр корыннан башланды

Башкортстанда Татарстан көннәре галимнәр корыннан башланды
17.04.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Башкортстанда Татарстан көннәре  галимнәр корыннан башландыБашкортстанда Татарстан көннәре ике республиканың Фәннәр академияләре президиумнарының берлектәге утырышыннан башланды. Анда хезмәттәшлек мөмкинлекләрен киңәйтү юллары каралды.

- Озак елларга сузылган хезмәттәшлек, нигездә, ике юнәлештә - нефть-газ химиясе һәм гуманитар фәннәр өлкәсендә алып барыла, - диде Башкортстан Фәннәр академиясе президенты Әлфис Гаязов. - Русия Фәннәр академиясе, башка төбәкләрнең фәнни оешмаларына да безнең хезмәттәшлекнең уртак казанышлары яхшы билгеле һәм күптән инде ихтирам яулады. Алда да шушы юнәлештә эшчәнлекне дәвам итәчәкбез.

Берлектәге утырышны ачып, ул Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъсүм Сәлаховка Башкортстан Фәннәр академиясенең мактаулы академигы дипломын тапшырды.

- Академиянең декабрьдә узган гомум җыелышында без озак еллар Казан Дәүләт федераль университетын җитәкләгән оста оештыручы, дөньякүләм танылу алган галим Мәгъсүм Хәлимулла улына шушы мактаулы исемне тапшыру турында карар кабул иткән идек, - диде ул. - Бу ике коллективны бергә туплау һәм бердәм хезмәт мөмкинлекләрен арттыруга яңа юллар ачачак.

Мәгъсүм Сәлахов фән юлыннан бергә атлаган хезмәттәшләренә олы рәхмәтен белдерде һәм фәннең хәзерге җәмгыятьтә тоткан урыны турында доклад белән чыгыш ясады.

- Хәзерге җәмгыять галимнәрдән кискен алга сикереш таләп итә, - диде ул. - Моңа бердәмлек белән генә ирешеп була. Без, ике күрше төбәк галимнәре, төгәл фәннәрдә дә, төрки телләр үсеше, археология, этнография һәм башка юнәлешләрдә дә бер булып эшли алабыз.




Фото: Резида ВӘЛИТОВА фотосы.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»