Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Муса Җәлилнең фатыйхасы белән

Муса Җәлилнең  фатыйхасы белән Герой-шагыйрь Дүртөйленең яшь авторларының иҗади үсешенә юнәлеш биргән.

2016 елда “Кызыл таң” гәзитендә “Линария” (Фронтовик-шагыйрь Бәдрүш Мокамайның кызы әтисе турында истәлекләрне кадерләп саклый), “Данлы җиңү белән кайтырмын!..” (Бәдрүш Мокамайның хатыны Клавдия Архиповага хатлары) дигән күләмле язмаларым басылган иде. Аларда фронтовик-шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына тирән байкау ясала.

“Язсаң, язсаң, Тукай, Такташ кебек язарга кирәк! Мин Такташ әсәрләренә, аеруча “Мокамай” шигыренә гашыйк. Такташны яратканга күрә үземә “Бәдрүш Мокамай” дигән кушамат алдым. Җитмәсә, Такташны күреп тә беләм. Минем басылган шигырьләрем хакында Такташ матбугатта язып чыкты... Яшь шагыйрьләрдән Зыя Мансур ошый... 1934 елда без, әдәбият түгәрәге әгъзалары, “Атака” дигән әдәби җыентык бастырып чыгардык. Аның хакында Муса Җәлил рецензия язды. Мин Җәлилне дә күреп беләм”, — дигән Бәдрүш Мокамай Самат Шакирга Казанда очрашкач.

15.02.2019 (№ 19 (25323)): Бердәмлек

Аның иҗаты — Ватанны кайнар сөю үрнәге

Аның иҗаты  — Ватанны  кайнар сөю үрнәге Беренче рәттә — казахның классик язучысы Сабит Муканов, Сәйфи Кудаш, таҗикның классик шагыйре Мирза Турсун-Задә, икенче рәттә — Мостай Кәрим, “Советская Башкирия” гәзите мөхәррире Хәйдәр Сайранов һәм Рәшит Нигъмәти. 1954 елның 18 марты.Совет әдәбияты классигы Максим Горькийның: “Язучы ул – үз иленең, үз сыйныфының сиземләү органы, ул аның колагы, күзе һәм йөрәге. Шул ук вакытта ул – үз дәверенең авазы”, — дигән сүзләре бар. Мәҗит Гафуридән соң 36 ел үткәч, икенче булып, “Башкортстанның халык шагыйре” исеме бирелгән, гаять бай әдәби мирас калдырган олы талант иясе Рәшит Нигъмәтигә карата да әйтеп була ул сүзләрне. Башкорт һәм татар кешеләренең берничә буынының яраткан шагыйре иде ул. Кызганычка каршы, аның шәхесенә, иҗатына мөнәсәбәт соңгы өч дистә елда, җәмгыятебездә барган ыгы-зыгы, болгавырлык аркасында, салкыная төште. Башкорт әдәбиятының тарихын, чыганакларын, классикларын хөрмәт итүчеләр өчен күңелсез хәл бу, әлбәттә. Бөтен иҗаты Ватанны кайнар сөю, халыклар
24.01.2019 (№ 9 (25313)): Бердәмлек

Сигезенче мөфти

Сигезенче мөфти Мәшһүр фикер иясе, язучы, мәгърифәтче, галим һәм дин эшлеклесе Ризаэтдин хәзрәт Фәхретдиннең тууына – 160 ел.

Ризаэтдин хәзрәт Фәхретдин 1859 елның 13 гыйнварында Самара губернасының Бөгелмә өязе (хәзер Татарстанның Әлмәт районы) Кичүчат авылында туган. Әтисе Фәхретдин Сәйфетдин улы шул авылның имамы булган. Ризаэтдин иң беренче сабакларын 5-6 яшьлек чагында әнисе Мәһүбә абыстайдан алган. 1867 елның көзеннән 1868 елның язына кадәр, җизнәсе Гыйльман Кәримигә ияреп барып, Чистай мәдрәсәсендә укыган. Гыйльман хәзрәт Миңлебай авылына имам итеп билгеләнү сәбәпле, Ризаэтдин башка елларда ерактагы Чистайга укырга бармаган, үзләренә якынрак Түбән Шәлчәле авылы мәдрәсәсенә 1869 елда барып, анда нигезле белем алган. Мәдрәсәнең югары сыйныфларына җиткәч, кечерәк сыйныф шәкертләренә үзе дә сабак укыта башлаган. 1889 елның язына кадәр ул Шәлчәле мәдрәсәсендә хәлфәлек итеп, шәкертләргә белем биргән.

17.01.2019 (№ 6 (25310)): Бердәмлек

Хәдисләрнең сихри көче

Хәдисләрнең  сихри көче Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаевка — 80 яшь.

Равил Төхвәт улы хакында бер ай элек үзәктә нәшер ителгән абруйлы басма − “Литературная газета” (№ 46, 14-20 ноябрь, 2018) болай дип язып чыкты: “Шагыйрь, әдәбият белгече, җәмәгать эшлеклесе. 1938 елда Ырынбур өлкәсе Покровский районының Югары Кунакбай авылында туган. Башкортстанның халык шагыйре, филология фәннәре докторы, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Чувашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе, Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы. Башкортстан гимны авторларының берсе. Әсәрләре 1957 елдан басыла. 1964 елда тәүге поэмасы дөнья күрә, аннан соң “Дала офыклары” дигән тәүге җыентыгы басыла, ә аннан соң авторга зур танылу китергән шигъри китаплары бер-бер артлы чыгып тора”.

13.12.2018 (№ 144 (25298)): Бердәмлек





Новости русской версии сайта



Яңа номер

48 (25352) от 25 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»