Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Марс сөекле улларын җыйды

Марс сөекле улларын җыйды
27.07.2018 / Бердәмлек

Марс сөекле  улларын җыйдыҺәр төбәк данлыклы шәхесләре белән горурлана. Кушнаренко районы­ның горурланырлык зур шәхес­ләренең берсе – Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай, Һади Такташ премия-ләре лауреаты Рәдиф Гаташ. Июль ахырының ямьле бер көнендә шагыйрь туган ягына Шәҗәрә бәйрәменә кайтты.

Шигърият күгенең чагу йолдызы Кушнаренко районының кечкенә Марс авылында туган. Туып-үскән төбәгенә матур бәйрәмгә кайткан Рәдиф Кәшфулла улын беренче булып Кушнаренко районы хакимияте башлыгы Руслан Нургалиев, аның урынбасары Азат Исмәгыйлев, мәдәният бүлеге җитәкчесе Флидә Мө-хәммәтҗанова каршы алып, сентябрьдә үтәчәк тантанага – шагыйрь белем алган Талбазы мәктәбенең 55 еллыгына чакыру тапшырдылар. Марс, Сәет, Гомәр авыллары халкы кечкенә туган авылына кайтып төшкән зур шагыйрьгә искиткеч җылы мөнәсәбәт, хөрмәт күрсәтеп, истәлекле бәйрәм оештырды. Марслылар шагыйрь-нең инде күптән беркем дә яшәмәгән туган өендә матур чәй табыны әзерләп көтеп торган.
Чара юкка гына июльдә оештырылмаган. 19 июльдә Рәдиф Гаташның мәрхүм игезәк абыйлары Рәшит һәм Рәфит Гатауллиннарга 80 яшь тулган булыр иде. Рәшит Гатауллин – талантлы шагыйрь, журналист, ул Марс авылында җирләнгән. Шуңа Рәдиф абый беренче эш итеп иҗатташ дуслары, авылдашлары белән бергәләп абыйсының, әнисенең каберләре янына зиратка юлланды.
Аларның рухына багышлап догалар укытып кайткач, Марста Шәҗәрә бәйрәме башланды. Аны үткәрүгә Сәет авылының мәдәни оештыручысы Әнвәрия Ибәтова, китапханәче Фидалия Мостафина, клуб хезмәткәре Әнисә Наҗарова, бу авылның элекке хат ташучысы Роза Сәлимҗанова, Гомәр авылының мәдәни оештыручысы Гөлназ Әхияруллина, Марс авылының уңган кешеләре күп көч салган. Чараны Әнвәрия ханым эчтәлекле итеп алып барды.
Җәйге җилдә милли сөлгеләр җил-фердәгән коймага шагыйрьнең шәҗәрәсе төзелгән зур плакат эленгән. Җыр-моң белән ачылып киткән бәйрәмдә иң беренче булып Горький авылы хакимияте башлыгы Дамир Шәрәфиев сүз алып, матур теләкләрен җиткерде. Районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Флидә Мөхәммәтҗанова тәбрикләү сүзләре белән бергә матур җыр да бүләк итте. Гомәр авылының мәдәни оештыручысы Гөлназ Әхияруллина Марс авылы тарихы белән таныштырганнан соң, шагыйрьнең туганнары сүз алды.
80 яшьлек икетуган Фәнис абыйсы, Марста гомер кичерүче 66 яшьлек икетуган энесе Рамил җылы истәлекләре белән бүлештеләр. Рәдиф Гаташ авылдашларына Коръән китабы, үзенең җыентыкларын бүләк итте. Һәммәсенә ихлас рәхмәтләрен җиткереп, абыйсының рухын искә алып, Рәшит Гатауллинның шигырен сөйләде. Аннары Рәшитнең игез туганы Рәфитнең хатыны, Әхмәт авылында гомер кичерүче шагыйрә Нәҗибә Әминева чыгыш ясады, мәрхүм иренең якты истәлегенә, авыл халкына, балаларга багышланган шигырьләрен укыды. Гөлназ Әхияруллина да иҗат җимешләрен ишеттерде.
Бәйрәм җылы аралашу рухында барды, авыл кешеләре Рәдиф Гаташ, аның мәрхүм абыйлары хакындагы истәлек-ләре белән бүлеште. Шагыйрь белән бергә Казаннан Марска бәйрәмгә кайткан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховның ялкынлы чыгышын һәммәсе тын калып тыңлады.
— Без — Рәдиф Гаташ белән бер Казанда кайнаган кешеләр. Аның нинди бөек кеше икәнен барыбыз да беләбез. Мин дә, әдәбиятны, сәнгатьне яратучы башкалар да аның алдында баш ия. Тукай бүләген теләсә кем ала алмый. Бу үзе дә күп нәрсә хакында сөйли. Бүген Казанда Татар Корылтае бара, ә мин, шушы аксакалны хөрмәтләп, бирегә килдем. Шушы яктан чыгып киткән бөек улларыгызны каршы ала белгәнегез өчен рәхмәт сезгә! – диде ул авыл халкына һәм татар халык җыры “Олы юлның тузаны”н искиткеч итеп башкарды.
Бәйрәмгә килгән Башкортстан язучылары Мәүлет Ямалетдинов, Ринат Камал иҗади чыгышлары белән сокландырды. Мәүлет Ямалетдинов шигырьләрен укыды, курайда уйнап, һәммәсен моң дулкыннарында тибрәтте. Ринат Камал исә Рәшит Гатауллин хакындагы җылы истәлекләре белән уртаклашты.
Рәдиф Гаташның якын дусты, өчтуганы Хәйдәр Басыйров яшь вакытларындагы кызыклы хатирәләрне яңартты, аның улы Айдар Басыйров гитарада уйнап җырлады. Алар үзләре белән Чакмагыш Мәдәният сараеның художество җитәкчесе Денис Мансуровны да алып килгән. Талантлы егетнең чыгышлары алкышларга күмелде. Бәйрәмдә шагыйрьнең төрле яклардан килгән бик күп туганнары, авылдашлары җылы чыгышлар ясады, моңсу да, шаян да истәлекләр белән бүлеште.
Соңыннан, һәммәсе зур һәм мул табын артына җыелып, Коръән тыңлады. Аны Рәдиф Гаташның мәрхүм туганнарына, әти-әнисенә багышлап, бик моңлы итеп Мәүлет Ямалетдинов укыды. Чарадан һәркем күңелләре сафланып, якты тәэссоратлар белән таралашты.

Ләйсән Якупова.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Лыгырдама инде, пажалысты!..
Сегодня, 12:18 :: Яңалыклар
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Торак төзү артачак
Сегодня, 11:52 :: Сәясәт
Торак төзү артачак
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Сегодня, 11:52 :: Җәмгыять
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Законлаштырылмаганмы? Юк итәргә!
Сегодня, 11:15 :: Җәмгыять
Законлаштырылмаганмы? Юк итәргә!
142 килограммга ябыккан
Сегодня, 10:48 :: Сәламәтлек саклау
142 килограммга ябыккан
Экспорт сәгате сукты!
Сегодня, 10:45 :: Икътисад
Экспорт сәгате сукты!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»