Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Төрле телләрдә, төрле илләрдә

Төрле телләрдә, төрле илләрдә
02.11.2018 / Бердәмлек

Төрле телләрдә, төрле илләрдәЯшь язучы Айгиз Баймөхәммәтовның иҗат кичәсе үтте.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында Русия һәм Башкортстан Язучылар һәм Журналистар берлекләре әгъзасы, Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты Айгиз Баймөхәммәтовның 30 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе узды.


Ул “Калдырма, әнкәй!” автобиографик әсәре буенча куелган “Бәхеткә каршы” спектакленнән өзек белән башланып китте. Әйткәндәй, бу спектакль Мәскәү, Казан, Екатеринбург шәһәрләрендә үткән фести­вальләрдә катнашып, тамашачыларны тетрәндерде, зур уңышка иреште. Бурятия сәхнәсендә дә аншлаглар белән бара. “Калдырма, әнкәй!” әсәре урыс, татар, бурят, казах, әзербайҗан, чуваш, кыргыз, монгол, якут телләренә тәрҗемә ителгән. Әлеге вакытта төрек һәм белорус телләренә тәрҗемә өстендә эш бара.
Язучыны котларга шагыйрь, Казахстанның яшьләр премиясе лауреаты, “Мөлдір бүлак” журналының баш мөхәррир урынбасары Саят Камшыгер, Татарстаннан язучы, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин һәм башка бик күп мәртәбәле кунаклар килгән иде.
– Ул миңа үзенең урыс телендәге китабын бүләк итте. Шулай килеп чыкты ки, без Үзбәкстан делегатлары белән бер самолетта кайттык. Кинәт янәшәмдә утырган Мәхмүзә Артикованың үксеп елавын күрдем. Аның белән нидер булды, дип куркып калдым. Баксаң, ул Айгизнең китабын укып утыра икән. Өйгә кайткач, хатын укырга алды. Ул да елады. Мин хәзер укырга үз чиратымны көтә башладым. Яшь башкорт язучысы осталыгына сокландым. Шунда ук бу әсәрне казах теленә күчерү теләге туды, — дип сөйләде тәрҗемә авторы Саят Камшыгер.
Кичәдә академия театры артистлары, күренекле сәнгать әһелләре, якташлары катнашты. Алып баручыларның берсе – Айгиз үзе иде. Чара җыр-моңга, дәртле биюләргә һәм сюрпризларга бай булды. Казахстаннан килгән кунак әйтүенчә, “Калдырма, әнкәй!” әсәре буенча кинофильм төшерү дә планлаштырыла. Шулай ук, чарада “Китап” нәшриятында әле генә чыккан “Дети улицы” китабының исем туе да үтте.
– Узып баручы ел минем өчен иҗади яктан бик бай булды. Русия төбәкләрендә дә, чит илләрдә дә күп очрашулар үтте, — ди Айгиз Баймөхәммәтов. — Әмма иң мөһиме, республикада игълан ителгән Гаилә елында бу тема буенча төрле телләрдә биш китап нәшер ителде. Беренчедән, елга йомгак ясарга, икенчедән, Уфада каләмдәшләремне җыярга теләгән идем, — диде ул.
Яшь язучы өчен, тәүге иҗат кичәсе булуына карамастан, ул бик ямьле узды. “Калдырма, әнкәй!”, “Әкиятсез балачак”, “Урам балалары”, “Кызык бу тормыш” китаплары авторы, һичшиксез, мактауга лаек. Аның әсәрләре төрле телләргә тәрҗемә ителгәч, кичә халыклар дуслыгы бәйрәменә әверелде.
Бүген Айгиз яңа әсәр өстендә эшли. Шартлы исеме “Алдакчы” дип атала. Ел ахырына, бәлки, китап белән танышу бәхете дә тияр әле үзебезгә.
Яшь язучыны юбилее белән ихлас күңелдән котлап, бәхет, озын гомер һәм иҗади уңышлар телибез!

Энҗе ИБРАҺИМОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»