Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Мар.Сәлим – “Мәскәү – Шанхай”да

Мар.Сәлим – “Мәскәү – Шанхай”да
06.11.2018 / Бердәмлек

Мар.Сәлим – “Мәскәү – Шанхай”даКүренекле сатирик Кытайдан эшлекле сәфәрдән кайтты.

Русия язучылары, шагыйрьләре, журналистлары һәм галимнәре төркеме Кытай Халык Республикасында булды. Сәфәрне Русия Язучылар берлегенең Мәскәү шәһәре оешмасы һәм Шанхай чит телләр университетының Дөнья әдәбияты институты оештырды. Халыкара форумда Башкортстаннан Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы-сатирик, шагыйрь, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Марсель Сәлимов (Мар.Сәлим) катнашты.


Сәфәрнең тәүге кө­нен­дә Русия кунакларын Дөнья әдәбияты институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Чжэн Тиу кабул итте. Шанхай университетында Русия каләм осталарының Кытай студентлары һәм укытучылары, урыс теле тәрҗемә­челәре һәм белгечләре белән иҗади очрашуда тормышыбызда әдәбият­ның роле һәм урыны, тәрҗемә проблемалары, әдәби бәй­ләнешләрне үстерү һәм ныгыту перспективалары турында сүз барды.
Әдәби форум чикләрен­дә Шанхай Әдәбиятчылар йортында, Кытай язучылары кулъязмалары китапха­нәсендә, бөек кытай шагыйре Лу Синь йорт-музеенда нәшриятчылар, язучылар һәм укучылар белән иҗади очрашулар оештырылды. Марсель Сәлимов кытай дусларына Башкортстанда үткәрелгән халыкара әдәби һәм мәдәни чара­лар, республиканың Кытай Халык Республика­сының аерым провинциялә­ре белән ныклы икътисади бәйлә­нешләре турында сөйләде. Марсель Сәли­мов, башкорт һәм урыс телендә шигырьләр укып, Шанхай китапха­нәләренә китапларын бүләк итте.
“Кытай дусларыбызның хезмәт уңышлары куандырды, — дип тәэссоратлары белән уртаклашты ул. — Шанхай – бик матур һәм уңайлы шәһәр, көньяк-көнчыгыш Азиянең мәдәни үзәге булып тора. Безгә, Русия халкына, анда бик җылы һәм дусларча, хәтта ки туганнарча карыйлар дип әйтергә мөмкин. Әдәби десантның Шанхайга төп максатына ирешелде – Русия һәм Кытай язучылары арасында тыгыз иҗади бәйләнешләр булдырылды. Профессор-русист Чжэн Тиу кебек кешеләр булганда әдә­биятчыларыбыз, халыкларыбыз, илләребез арасында дуслык күперлә­ре барлыкка килә”.
Әдәби форум чикләрен­дә Мәскәүдә 3000 данә белән чыккан “Мәскәү – Шанхай. 2018” махсус җыен­тыгының исем туе узды. Бу җыентыкта Мар. Сәлимнең сатирик һәм юмористик хикәяләре, шулай ук, автор турында биографик мәгъ­лүмат басылган.
Мәскәүгә кайткач, Марсель Сә­лимов Русия Язу­чылар берлеге Секретариаты утырышында Кытайга сәфәре турында мәгъ­лүмат белән чыгыш ясады.

Зөһрә ИСЛАМОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»