Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Хәдисләрнең сихри көче

Хәдисләрнең сихри көче
13.12.2018 / Бердәмлек

Хәдисләрнең  сихри көчеБашкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаевка — 80 яшь.

Равил Төхвәт улы хакында бер ай элек үзәктә нәшер ителгән абруйлы басма − “Литературная газета” (№ 46, 14-20 ноябрь, 2018) болай дип язып чыкты: “Шагыйрь, әдәбият белгече, җәмәгать эшлеклесе. 1938 елда Ырынбур өлкәсе Покровский районының Югары Кунакбай авылында туган. Башкортстанның халык шагыйре, филология фәннәре докторы, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Чувашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе, Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы. Башкортстан гимны авторларының берсе. Әсәрләре 1957 елдан басыла. 1964 елда тәүге поэмасы дөнья күрә, аннан соң “Дала офыклары” дигән тәүге җыентыгы басыла, ә аннан соң авторга зур танылу китергән шигъри китаплары бер-бер артлы чыгып тора”.


Әйе, өстәп шуны гына әйтергә кирәктер, чын мәгънәсендәге талантлы шагыйребез моннан тыш шагыйрь-публицист, республикабызның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты дистә ярым ел Язучылар берлеген җитәкләде, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, фән, мәдәният комитеты рәисе вазыйфасын башкарды. Атаклы шагый­ребезнең иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеген бар тулылыгында күз алдына бастыруы да авыр: алты дистә елда илледән артык шигъри җыентык бастыра, башкорт поэзиясе үсеше мәсьәләләре буенча байтак монография, гыйльми хезмәт яза. Аның титаник хезмәтен күз алдына китерү өчен кулга зур форматлы, калын һәм әллә ничәмә шигъри дәверне үзенә органик планда сыйдыра алган “Башкорт шигърияте антологиясе”н (Уфа: “Китап”, 2001.- 816 б.) алу да җитә. Билгеле булуынча, антология Равил Бикбаевның тирән мәгънәле, рухын бервакытта да югалтмас алтын сүзләре белән ачыла: “Һәр халыкның иң олы хазинәсе – сүз. Үзен саклар өчен халык иң элек сүзен сакларга тиеш. Теле барның гына иле бар. Бер югалткан телне кире кайтару мөмкин түгел”.
Әйе, атаклы замандашыбыз Равил Бикбаев хәзерге башкорт әдәбиятын, аның шигъриятен, эпик, лиро-эпик характердагы поэмаларын, әдәбият гыйлемен, бүгенге әдәби-иҗтимагый фикерне, республика публицистикасын, сүз сәнгатен, гомумән, илебез халыклары мәдәниятен үстерүгә гаять зур өлеш кертте. Әйтелгәннәр белән беррәттән, Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев иҗатына хас янә бер үзенчәлекне, аның әдәби жанрларны үстерүгә, чынбарлыкны сәнгати чагылдыруда яңа художестволы алымнарны новаторларча кыю үзләштерүен аерым билгеләргә кирәк. Бу очракта без сүз остасының соңгы ун елдан артык чорда актив эшләгән үзенчәлекле формалы һәм эчтәлекле поэтик иҗаты – хәдисләре турында сөйләмәкчебез.
Шуны әйтергә кирәк, киң билгеле әдәбият белгече, академик Гайса Хөсәенов “Әдәбият теориясе” (Уфа: “Китап”, 2010, 384 б.) дип аталган яңа хезмәтендә башкорт әдәбиятына Көнчыгыштан кергән традицион жанрларга хикмәт, нәсыйхәт, касыйдә, мәдхия, мәрсия, мәснәви, робагый, кыйтга кебек жанрларны кертә, аларның поэтик форма һәм эчтәлек асылын билгели. Күренүенчә, бу төр иҗатка хәдисләр кермәгән әле, чөнки, алда әйтүебезчә, ул яңа гасыр башында әдәбиятыбызны көтмәгәндә баетып, жанр төрлелеге белән тулыландырып җибәргән күренеш булды, хәтта аны төрки халыклары һәм тоташ Русия әдәбияты өчен өр-яңа сүз сән-гате үрнәге дип бәяләргә кирәк. Равил Бикбаев хәдисләре турында көндә-лекләрендә (17. 01. 2000) тәүге фикерен болай дип язды: “...Бигрәк тә хәдисләр бик фикерле, фәһемле. Хә-дисләрне ныклап өйрәнергә, иҗа­тымда ныграк таянырга иде”. Ә бераздан (23. 11. 2001) шундый юлларны укыйбыз: “…Өченче көн Мостай агай шалтырата, хәдисләреңне кабул итмәдем, синең үзеңнең шигырьләрең хәдис, ди. Гайса агайга да шалтырат­кан. Мостай агайга әйтәм, әгәр гомер булса, насыйп итсә, ул хәдисләрнең шигъри яңгырашын мең дә бергә җиткерәм әле, дим. Бу теләгем ихлас, гомер генә булсын”. Шөкер, халык шагыйребез мең дә бер хәдисне иҗат итәр изге юлда! Әнә, минем эш өстә­лемдә җылылык һәм изге нур чәчеп, “Йөз дә бер хәдис” (I китап, 2001), “Йөз дә бер хәдис”(II китап, 2003), “Өч йөз дә өч хәдис” (2009) дигән җыентыклар ята. Аларда шагыйрь кулы бу юлларның авторына: “Изге теләкләр белән изге хәдисләр” дип язып та куйган.
Хәдисләр − пәйгамбәр Мөхәммәт (с.г.с.) хәзрәтләренең үзе исән вакытта әйтеп калдырган образлы фикерләре, төрле тормыш күренешләренә булган бәя-карашлары ул. Бу язмаларны Мөхәммәт пәйгамбәрнең янында бул­ган, шул уй-фикерләрне ишетеп, вакытында язып ала барган сәхәбәләр калдырган. Хәдисләрне өйрәнүче фән (хадисоведение) аларның дүрт төрен билгели: рәсүлнең әйткәне, образлы сүзе, хуплавы, гамәле. Галимнәр фикеренчә, бу гыйльми юнәлешләр Сөннә һәм шәригать нигезләрен билгели. Бүгенге көндә Ислам дөнья­сында төр­ле басмаларда тупланган меңәр­ләгән хәдисләр булуы билгеле. Алар, әйтик, әл-Бохари, Мөслим, Әбу Давыт, әт-Термизи, Хәсән ибн Мәҗи кебек галим-гөләмәләр тарафыннан тупланган, безнең көннәргә килеп җиткән. Филолог И.И. Бурова болай ди: “Хәдис – пәйгамбәр һәм аның якын кешеләре турындагы риваять түгел. Алар Коръәндә язылган­нарның иллюстрациясе ул. Әмма Коръән һәм хәдисләр арасында принципиаль аерма бар: изге Коръән формасы һәм эчтәлеге буенча турыдан-туры Аллаһ­ка бәйле, аның сүзләре, ә хәдисләр эчтәлеге һәм формасы ягыннан пәйгамбәргә бәйле, аның тарафыннан әйтелгән. Хәдисләр пәйгам­бәр яшәгән дәвердә туа, хәтергә салына. Йөз елга якын алар телдән тарала. Хәдисләрне дин белгечләре озак еллар өйрәнә, мөселман дөнья-сында аларны белү, сөйләмне урынлы куллану сөйләүчегә карата тирән ихтирам уята. Алар бар дөньяга юнәл-телгән тирән акыл”. Мөхәммәт әл-Мостафа саллалаһу галәйһи вә сәләм: “Хәдис шәриф: мин сезгә ике нәрсә калдырам. Әгәр сез аңа тотынсагыз, һич тә адашмассыз. Берсе: Аллаһы Тәга­ләнең изге китабы – Коръән Кәрим. Икенчесе: Минем сөннәтем, ягъни Мөхәм­мәт галәйһиссәләмнең хәдисләре”, – дигән. “Йөз дә бер хәдис”нең (I китап) баш сүзендә мөфти Нурмө­хәммәт хәзрәт Нигъ­мәтуллин болай дип билгеләде: “Башкорт халык шагыйре Равил Бикбаевның йөз дә бер хәдисе башкорт телендә шигъри юлларга салынуы халкыбыз өчен куанычлы яңалык булачак. Мондагы хәдис шәрифләр күңелләрне нурландырырлык, хәтергә уелып калырлык камил эшләнгән”. Сүз башында ша­гыйрьнең үзенә дә игътибарны юнәлтик: “Без Коръән Кәримне, изге хәдисләрне белми үстек. Коръәннең иң изге китап икәнен, әлбәттә, бә­ләкәйдән күңелебезгә салганнар иде... Хәдисләр белән таныша башлый алуым язмышымдагы иң куанычлы вакыйгалардан ул. Әгәр шушы бәхеткә насыйп итмәсә, бу якты дөньяларда нинди хәзинәдән мәхрүм хәлдә яшәгән булыр идем. Беренче тыңлаганда ук бу хикмәтле сүзләр күңелемне яулады, зиһенемә уелып калды. Аларны эзләп табарга, күбрәк укырга тырыштым. Хәдисләрне шигъри юлларга салу теләге ныгына барды”.
Билгеле, Коръән кешеләргә язма сөйләмдә шигырь калыбында тапшырылса, ягъни төгәл ритм-рифмалы, образлы мәгънәдә, ә хәдисләр безгә чәчмә (проза) формасында килеп җиткән, эчтәлек җәһәтеннән, әлбәттә, рәсүлнең образлы сүзләре, тирән этик-философик характердагы тәр-бияви үгет-нәсыйхәтләр. Шушы мөһим күренешне күз алдына китерер өчен мөселман дөньясында киң таралган кайбер хәдисләргә игътибар итик. “Бер хатынның бозыклыгы мең азгын иргә тиң, бер хатынның җан-тән сафлыгы җитмеш иргә бәра­бәр”, “Чын, Аллаһы Тәгалә кызларына сабыр атаны ярата, аңа әжер-савапларын жәлләми”, “Оҗмах әнкәй­лә­регезнең аяк астында”, “Әти-әнинең шатлыгы – Аллаһ куанычы, әти-әнинең нәфрәте - Аллаһ каргышы”, “Ашагыз, эчегез, киенегез, садакалар бирегез, тик бер шарт: акчагызны исраф итмәгез”, “Кемнең йөрәгендә башкалардан көнбагыш җиме зурлык кына булса да өстенлек бар, ул беркайчан да оҗмахка керми”. Күренүенчә, югарыда китерелгән хәдисләр төрле типтагы тезмә һәм ияртүле кушма сөй-ләм­нәр тибында, ә эчтәлек планында алар тирән мәгънәле, образлы фикерне чагылдыра, художестволылык чаралары аларны укымлы, тәэсирле һәм эстетик зәвыклы итә.
Халык шагыйре Равил Бикбаев, безнеңчә, хәдисләрне җыя, өйрәнә, образлы мәгънәсенә, тирән фикеренә үтеп керә, тел-стиль үзенчәлекләрен ачыклый. Аның новаторлыгы шунда: эчтәлекне саклап калган сурәттә дә, андагы мәгънә агышын үз уйланулары, күңел байлыгы, йөрәк уты, рух һәм иманы белән баета, поэтик осталыгы хәдисләрне өр-яңа форма, строфа төрлелеге, үлчәм, образлылык, тел мәрҗәннәре балкытып җибәрә. Шагыйрьнең тәүге хәдисләре күнегел­гән башкорт шигыре калыбында иҗат ителде:

Олуглыгым, ризалыгым өчен
Кем татулык, сөю теләгән –
Һәммәсен дә бүген, уттай көндә,
Каплап торыр минем күләгәм!


Шул ук вакытта 10-9 үлчәме 8-8, йә булмаса 10-10 үлчәменә алышына. Бөтен очракта да әсәрләр үзенең камиллеге, үлчәм төгәллеге, эчке моңы белән үзенә карата. “Мин сыймыймын җирләремнең, /Күкләремнең кочагына.// Сыям колым күңеленә, Иман китергән чагында//”; “Белгән булсаң аның хәлен, /Биргән булсаң хак кадерен,/”; “Бу динемне үзем сайлап алдым,/ Тиңләшерлек аңа иман юктыр. //Хак динемне ныгытыр көч бары /Күркәм холык белән юмартлыктыр.//” . Димәк, шагыйрь күп кенә хәдисләргә традицион поэтик форма сайлаган, дүртьюллыклар үлчәмнәр төрлелеге белән байый. Алдан ук шушындый күзәтүләребезне укучыга җиткермәкчебез: Равил Бикбаев хәдисләрне башкорт теленә аудару белән шөгыльләнми, ул киң билгеле хәдиснең иман нуры булып балкыган образлы фикерен, афоризмын нигез итеп ала, аны үз аңында, күңелендә йөртә, үстерә, шәхси карашлары, инануларыннан чыгып, оригиналь поэтик формага коя, үзенчә бер интерпретация хасил була. Әмма шул ук вакытта шагыйрь пәйгамбәр Мөхәммәт (с.г.с.) әйткәннәрен үзгәрешсез калдыра: “Әй, өммәтем, бер көн / Баскандай җирне төн/ Илгә фетнә тулар. // Иртән мөэмин булган / Кичен кяфер булыр,// Динен малга сатар / Язык эшләр кылыр.//”. Шушыннан чыгып, һич икелән­ми, шагыйрь иҗат иткән хәдисләрне Равил Бикбаевның соңгы чордагы кабатланмас поэтик маһир­лыгы дип атарга кирәк. Чагыштыру өчен ике хәдис китерәбез, тәүгесен урыс телен­дәгесеннән карагыз: “Аллах Всевышний говорит: “Я буду таким, каким считает Меня раб Мой, и нахожусь вместе с ним, когда он поминает Меня...Если раб приблизится на пядь, Я приближусь к нему на локоть, если он приблизится на локоть , Я приближусь к нему на сажень, а если он направится ко Мне шагом, то Я побегу к нему навстречу!”. Бу фикер Равил Бикбаев хәдисендә шушы рәвешле яңгыраш ала:

Миңа биш иллегә якынайганга
Терсәк буе якынаермын.
Миңа терсәк буе якынайганны
Колач буе якын кылырмын.
Миңа атлый-атлый
килгән җанга
Ашыга-йөгерә каршы барырмын.


Игътибар иттегезме, чәчмә формадан аермалы рәвештә шигъри сөйләмнең сүз көче, экспрессиясе күпкә күтәрелә төшкәндәй, ул сүзләрне кабатлау, парлау ярдәмендә, мәгъ­нәне көчәйтә бару – градация ярдә-мендә ирешелә, тигез иҗекләр саны, рифмалар үзенчәлекле моң тудыра. Болары инде башкорт шигърияте аксакалы булган олуг шагыйрь осталы-гының янә бер балкуы. Әнә шул осталык хәдисләрнең форма җәһәтеннән күптөрлелеген тудыра да инде, ул беренче чиратта строфикада чагыла. Чынлап та, гадәти дүртьюллыклар биш-алты, йә булмаса, икеюллыклар белән үрелеп китә. Күзәтүләр шуны күрсәтә: икеюллык хәдисләр шагыйрь-нең соңгы еллардагы иҗатында активлаша төшә.

Мин сөям барчагызны,
Мине сөйсәң, кешем, колым,
Мин булырмын сак колагың,
Күрер күзең, сузар кулың,
Булырмын йөрер аягың,
Саф күңелең, газиз телең.


Икеюллыкка мисаллар: “Дога кылганыңда, әй колым, / Иң хак нәрсә – миңа тугрылык //”; “Яратсаң син туганыңны, /Туганыңа белгерт шуны //”; “Һәр эшкә үз юлы илтәр, / Җәннәткә юл − галимлектер //”; “Догасыннан надан –залимнең, / Файдалырак йокысы галимнең //”; “Булсагыз ихлас, эчкерсез, / Тик ихласлык күрерсез //”; “Мәгърифәт дип бу дөньяда кем яши хәләл, / Мәгърифәт әһеле булыр ахирәттә дә //”; “Җирдә, имеш, бер генә дә яхшы кеше калмаган -/ Моны әйткән бәндә үзе аламадан алама //“. Шагыйрьнең икеюллык хәдисләре дә үлчәме буенча төрлеләнә бара: 7-7, 8-7, 9-9,10-10 үлчәмнәре күзгә еш ташлана. Мондый хәдисләр автордан аеруча осталык таләп итә, аз сүзгә олы мәгънә салу −югары фикерләү һәм зәвык билгесе. Кайбер хәдисләр, киресенчә, ике-өч строфалы, шигырь калыбында килә, поэтик әсәр таләп­ләренә җавап бирә, мәсәлән, “Әй, адәм баласы!” хәдисен шулай дип бәяләү кирәк. Анда төп художестволы алым – диалог, әмма мондый тел чарасы эчке капма-каршылык, әдәбият гыйлемендәгечә әйткәндә, антитеза тудыруга хезмәт итә, шул рәвешле шигъри хәрәкәт хасыйл була, укучыны уйландыра.

– Әй, адәм баласы! Нигә
Мин авырып яткан чакта
Килеп хәлем белмәдең?
Эчәремә сораганда
Тамчы су эчермәдең.
Ашарыма сораганда
Тәгам ризык бирмәдең
Әйтте бәндә:
– Ник алай соң?
Син бит үзең, әй, илаһи,
Галәмнәрнең хуҗасы!
Әйтте Аллаһ:
– Теге кеше
Авырып, зарыгып ятканда
Барып хәлен белмәдең.
Эчәренә сораганда
Тәгам ризык бирмәдең.


Зуррак күләмле хәдисләргә Равил Бикбаев тәүгерәк чорда “Йөз дә бер хәдис” китабында еш мөрәҗәгать итә. “Мин аксакны бар ясадым”, “Адәм баласы! Әмеремә булдың син гамьсез”, “Гайбәтне кем сөйләсә дә”, “Чындыр: бар шундый колларым” хәдисләре шундыйлардан. Шагыйрь­нең хәдисләр остасы булуы аеруча “Өч йөз дә өч хәдис” китабында ачык күренә. Шагыйрь ешрак кыска әсәрләргә өстен­лек бирә, аларга тыгыз фикер сала, образлылык белән баета, робагыйларга тартым хәдисләр туа. Тәүге китаплардан аермалы рәвештә, бу җыентыкта хәдисләр урыс теленә тәрҗемә ителгән, димәк, авторның хәдис сөючеләр аудиториясе бермә-бер арта дигән сүз монысы. Әйтергә кирәк, урысча хәдисләр дә оригиналь булуы, урыс сөйләменең бар стилистик мөмкинлекләре аша укучыга тәэсир итү көче уңышлы башкарылган. Мәсәлән: “Килер заман: бәндәләрнең бар хәстәре| Булыр акча, булыр әйбер – чүпрәкләре. ||Уйламаслар ниләр ярый, ниләр хәрам, |Аермаслар хак эшләрне гөнаһлардан||” “Наступит время: станет жизнь как склад – |Ее заполнят деньги, тряпки, хлам.|| И люди, где халял, а где харам, |Где праведность, где грех, не отличат||”. Шулай итеп, Равил Бикбаевның шагыйрь осталыгы һәр җәһәттән камил поэтик әсәр – хәдисләр иҗат итүгә булышлык итә. Бу жанр башкорт сүз сәнгате өчен, алда әйткәнебезчә, яңа художестволы күренеш.
Хәдисләрне эчтәлек планында өйрәнгәндә шул игътибарны җәлеп итә: аларда дөньяның һәм башкорт халкының дини картинасы ачык чагыла. Бу, беренче чиратта, авторның дөньяга шәхси карашының Ислам кануннары нигезендә яңача формалашуы белән, атеизмнан арынуы, рухи кыйммәтләренең баюы белән аңла­тыла, дөресрәге, бала чактан салынган иман нурларының яңадан балкуы белән бәйледер. Әгәр шушы үзгәреш юк икән, дини эчтәлекле ихлас хәдис-ләр дә тумас иде. Без бу хакта киңрәк итеп, “Ватандаш” (№1, 2018. 99-109 б.б.) журналында язып чыктык (Саньяров Ф. “Хадисы Равиля Бикбаева как отражение башкирской религиозной картины мира”). Хәдисләр пәйгам­бәр Мөхәммәт (с.г.с.) авызыннан әй-телгәнгә, изге китапка кайбер аңлат­малар, ачыклаулар, үзенең үгет-нәсыйхәтләре, образлы вәгазьләре булганга күрә Равил Бикбаев та хәдисләрдә пәйгамбәрнең сөйләмендә дини лексиканы, Ислам нормаларын актив куллана. “Аллаһ”, “Раббы”, Ходай” кебек гарәп чыганаклы сүзләр белән беррәттән “Тәңре” кебек атамалар, “гөнаһ”, “хәрам”, “мәчет”, “садака”, “тәүбә” кебекләре актив роль уйный. Мәсәлән: “Мәчетләре һәр урынның| Сөендерер Аллаһны.|| Нәфрәтләндерер Раббыны|базары һәр каланың, “Хәләл кисә чүпрәк кием, |Хәрам кисә ефәк күлмәк,| Ефәк­кә син, һай, алданма.|| Кулың белән үреллер түгел| Күзең белән үрелер булма| Хәрам ашка, хәрам малга.||”, “Чамадан ашкан зур корсак,| Ялкаулык вә зәгыйфь иман, ||Гамьсез булып, артык йоклау –|Өммәтем өчен шул яман.||”. Димәк, дөньяның дини картинасы, дини эчтәлек өчен аларны чагылдырган сүзләр мөһим роль уйный, монда да шагыйрьнең сүз байлыгы, образлар (васфи) тудыру сәләте эзсез калмый. Академик Гайса Хөсәенов болай дип язды:” Равил Бикбаев үз күңеленә якынрак, кыска, тапкыр әйтелешле хәдисләрен сайлап шигырь юлларына салган, аларга поэтик, афористик яңгыраш биргән. Бу инде ифрат авыр һәм поэтик осталык таләп иткән иҗади шөгыль”. Чынлап та, Равил Бикбаевның поэтик осталыгы хәдисләрне һәр җәһәттән ифрат югары дәрәҗәдәге сәнгать үрнәге итә. Кайбер күренешләргә генә тукталабыз.
Шагыйрь хәдисләрнең төп таләбен төгәл үти. Гадәттә, алар ике өлештән – иснад (терәк) һәм мәтен (текст) кебек өлешләрдән тора. “Сафланырга ни чара бар, |Әй, Тәңрем! – дип сорады кол, ||Әйтте Рәсүл| “Яхшылык кыл, әниеңә яхшылык кыл!”||”. “Пәй­гамбәргә әйткән берәү: - Бирче киңәш, кисәтеп куй. Киңәш биргән аңа Рәсүл: - Ачуланма! Ачуыңны тый!” Шуңа да күп кенә хәдисләр иснад һәм мәтен кебек өлешләрдән төзел­гән. Югары дәрәҗәдәге хәдисләр шагыйрьнең поэтик сәләте белән бәйле. Укымлы, хәтердә тиз уелып калыр әсәрләр авторның янәшә, аралаш һәм эчке рифмалар белән ювелирларча эш итә белү нәтиҗәсе. Акмулла шигыренә тартым бер хәдискә игътибар итик:

Иманлылар дөнья,
ахирәт рәхмәтендә,
Имансызлар ике дөнья
зәхмәтендә,
Динне яклау, иман саклау,
күңел аклау
Булсын һәр
зыялының михнәтендә.


“Әй көнчеллөк, саранлык вә тәкәбберлек, Андыйларның җаны кәрлә, күңеле керле”.
Янә автор терәк сүз буларак “Чындыр” (воистину) сүзен оста файдалана, ул эчтәлеккә күтәренкелек, патетика өсти, пәйгамбәр сүзен тулы килеш җиткерә: “Чындыр: |бар шундый колларым,| Фәкыйрьлек ныгытыр иманын. ||Аны тик фәкыйрьлек төзә­тер, |Бай кылсам, әйләнер кяфергә. || Чындыр: бар шундый колларым, |Тик саулык ныгытыр иманын. ||Аны тик тазалык төзәтер,| Зәхмәттән әйләнер кяфергә||”.
Халык шагыйре Равил Бикбаевның башкорт әдәби телен, аның гади сөйләмен бердәй үк ифрат югары дәрәҗәдә белүе хәдисләр теленең халыкчанлыгын тудырмый калмый. Бу беренче чиратта хәдисләрнең үз халкының рухиятен баету, күңелен иман нурлары белән балкыту максатыннан иҗат ителүе белән бәйле. Шуңа да кайбер хәдисләр төп башкорт сүзләреннән генә коела: “Әтикәең-әникәең яныңа чакырганда,| Әникәең янына кил син, кил син иң алда||”, “Җирдә, имеш, бер генә дә яхшы кеше калмаган, |Моны әйткән бәндә үзе аламадан-алама ||”, “Тыныч бул­ганнар отканда, каушаганнар оты-лыр, |Ашыкмый, уйлап эшләгән бәлаләрдән котылыр||”. Мондый поэтик иҗат башлыча дини дидактик эчтәлекле булганга күрә аларда халкыбызга иман, рухи тәрбия бирү көчле. Тел җәһәтеннән тагы бер чара – риторик өндәү һәм сорау җөмләләр күзгә еш ташлана, алар шигырьнең укучыга тәэсир көчен арттырмый калмый. “Кешеләрне жәлләмәдең,| Кем жәллә­сен сине бүген?||”, “Беләсезме нәрсә ул кара елан чаккан сымак?” “Күр-шесенең ачыкканын күрә торып, |нинди мөэмин җәйрәп кәеф-сафа корыр?||”, “Уянганда һәр көн адәм балалары,| Пар фәрештә икәүләшеп тели теләк:|| - Әй Аллаһым, юмартларга бир бәрәкәт! |– Әй Аллаһым, сараннарга бир һәлакәт!||”
Хәдисләр хакында сөйләгәндә шагыйрьнең афоризмнары турында әйтми булмый. Равил Бикбаев башка сүз осталарыннан образлы тапкыр сүзләр иҗат итүе белән дә аерылып тора. Без иң тәүдә мондый сүз гәүһәрләренә авторның көндәлек­ләрендә (“Көндәлекләр”, Уфа, I, II китап, 2013) юлыктык, алардан бик күп мисалларны язып алдык. Мондый тапкыр сүзләрне, сөйләмнәрне шагыйрь даими тудыра, куен дәфтәренә терки бара, алар дөньяны күзәтү, кеше кылыкларын философик анализлау нәтиҗәсендә барлыкка килә. Мәсәлән: “Мин этика көтсәм, ул эт икән”, “Яла ягучылар күп, янучылар кайда?” “Туй да булды, сый да булды, кый да булды, уй да булды”, “Күз тимәсен, сүз тимәсен”, “Үзешчән сәнгать бар, үзешчән әдәбият, шигърият юк”, “Кара пиар, пычрак буяр” һ.б. Күренүенчә, сүз маһирлыгы, образлы фикерләү сәләте автор афоризмнарын тудыру мөмкинлеген бирә, бу да сирәкләр өлеше. Шушы осталыкны хәдисләрдә шагыйрь ничек куллана соң? Мисаллар китерәбез: “Саклансаң да син бик нык,| Язмы-шың­нан узмыш юк||”, “Булсагыз ихлас, эчкерсез, |Тик ихласлык күрерсез||”, “Мәгърифәт дип бу дөньяда кем яши хәләл, |Мәгърифәт әһеле булыр ахирәттә дә||”, “Күңелеңне нәрсә айкый, |Тизрәк котыл шул көектән||”.
Әйтелгәннәрдән чыгып, шундый нәтиҗәгә киләбез. Башкортстанның халык шагыйре, Салават Юлаев премиясе лауреаты Равил Бикбаев хәдисләре пәйгамбәр әйткән хәдисләр-нең турыдан-туры тәрҗемәсе булып тормый. Шагыйрь тәүге эчтәлеккә иҗади караш нигезендә, үз аңлавы, күңеле аша үткәреп, халкыбызның бай сүз сәнгате кануннарына, инануларына, дини йола-традицияләренә таянып, башкорт халкының фикерләү, дөньяны кабул итү һәм бәяләү сәлә-теннән чыгып, үзаллы поэтик иҗат – хәдисләр тудырды. Әлбәттә, алар эчтәлек, төп мәгънә планында, тәү карашка пәйгамбәр әйткәннәрне кабатлый сымак. Әмма төп асылында алар шагыйрьнең үз хәдисләре, үз иҗат җимеше булып тора. Равил Бикбаев хәдисләре бүгенге башкорт шигъриятенең үсеш дәрәҗәсен бил­геләгән кабатланмас күренеш ул. Алар халкыбызның рухиятен баетуда, кеше күңелләрен иман нуры белән сафландыруда, эстетик зәвыгын үстерүдә бәяләп беткесез роль уйный. Үзенең олуг сиксәнен каршылаган замандашыбызга, халык шагыйренә кешеләр йөрәген ихласлык, акылын аек уй-фикер белән баетуда яңа ачышлар, иҗат каһарманлыгы, җан-тән сәламәтлеге телисе кала. Һәр аткан таңың, үткән көнең халкың өчен бәрәкәтле уйланулар белән үтсен, Шагыйрь! Үз сүзләрең белән әйткәндә: “Таң аткан икән, узган кичне уйлаудан ни файда? Кич җиткән икән, узган таңны уйлаудан ни файда?”

Фәнзил Саньяров,
Русия һәм Башкортстан Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгъзасы,
Шаһит Ходайбирдин һәм Мөхәммәтсәлим Өметбаев исемендәге премияләр лауреаты.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»