Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Әдәбият йөзен билгеләде

Әдәбият йөзен билгеләде
10.01.2019 / Бердәмлек

Әдәбият йөзен билгеләдеЯзучы Баязит Бикбайның тууына 110 ел.

Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Баязит Бикбай — башкорт әдәбиятының берничә жанрында тигез дәрәҗәдә уңышлы эшләгән олы талант иясе иде.


Әдәбият фәне академигы Гайса Хөсәенов билгеләвенчә, “Ул — иң яхшы шигырь һәм поэмалары белән дан казанган шагыйрь дә, “Карлыгач”, “Салават”, “Каһым түрә” кебек пьесалары, байтак кына либреттолары белән сәнгатебезне баеткан атаклы драматург та, шома каләмле прозаик һәм публицист та.
Баязит Бикбайның күпьяклы талантының кайсы ягын өстенрәк кую да кыен. Ул — шигырь белән мавыгып, әдәбият дөньясына килгән, поэзиябезне самими әсәрләр белән зиннәтләгән, озакламый моңа иш булып, драматург сәләте кушылган, тора-бара үзен оста хикәяче, романист итеп тә таныткан талант. Бикбай — иҗади хезмәтләре өчен әдәбиятыбызда тәү башлап орден алган, соңрак республикабызның “атказанган сәнгать эшлеклесе” исеменә язучылар арасыннан шулай ук беренчеләрдән лаек булган узаман”.
Баязит Гаяз улы Бикбаев 1909 елның 9 гыйнварында (кайбер чыганаклар буенча — 19 гыйнвар) хәзерге Куергазы районының Калта авылында туган. Әтисе күп еллар авылда укытучы була. Баязит, туган авылында ике ел укыганнан соң, Ташлы һөнәрчелек-техник мәктәбенә укырга керә. 1923 елда Ырынбурдагы Башкорт педагогия техникумына урнашып, анда 1928 елга кадәр укый, ә аннан соң Уфадагы педтехникумга күчә һәм аны 1929 елда тәмамлап чыга.
Моннан соң ул төрле гәзит һәм журнал редакцияләрендә эшли. 1930-31 елларда (Рәшит Нигъмәти, Баязит Дим белән бергә) Туймазы районының “Ленин юлы” гәзитенең җаваплы секретаре, 1931-35 елларда “Башкортостан” гәзитендә бүлек мөдире, “Октябрь” журналының җаваплы секретаре, Башкорт академия драма театрының әдәбият бүлеге мөдире вазыйфаларын үти.
Баязит Бикбай бик яшьли әдәби әсәрләр белән мавыга, 9-10 яшьләрендә Габдулла Тукайның байтак шигырьләрен яттан белә, башкорт, татар халык иҗатын яратып укый. 1927 елда республика гәзит һәм журналларында шигырьләре күренә башлый. 1932 елда басылган “Үтеп барган көннәр” дигән 40 битлек кенә китабы белән зур игътибар яулый.
Бикбай әдәбиятка илне индустрияләштерү һәм авыл хуҗалыгын коллективлаштыру елларында килә, шигырь һәм поэмаларында шул чорның сулышы сизелеп тора. Ул еллардагы уңышын “Җир” поэмасы билгели. Алай гына да түгел, тоташ башкорт әдәбиятының казанышы санала. Поэма халыкның Октябрь революциясенә кадәрге авыр тормышын сурәтләүне “Башкортстан тәне кара янган меңәрләгән камчы эзеннән” дигән образлы юллар белән башлый, һәм әсәр Совет Конституциясен кабул итү, бәхетле тормышка дан җырлау белән тәмамлана. Әсәрдә халыкның героик тормышын күрсәтүдә шагыйрь башкорт халык иҗаты үрнәкләрен уңышлы файдалана.
1934 елда Баязит Бикбайның “Кояшлы көн” повесте аерым китап булып басылып чыга һәм авторның исеме әдәби җәмәгатьчелек теленә сәләтле прозаик буларак керә. Тагын дүрт елдан, профессиональ сәхнәдә “Карлыгач” әсәре куелгач, аның турында менә дигән драматург дип сөйли башлыйлар.
Бөек Ватан сугышы елларында Бикбай иҗаты тагын да үсә һәм активлаша. Ул чорда Язучылар берлегенә җитәкчелек итү белән бергә поэзия, проза, драматургия жанрларында байтак әсәрләр иҗат итә. Аның әсәрләрендә патриотизм, Ватанны саклау, тылдагы фидакарь хезмәт, дошманга нәфрәт өстенлек итә. Оптимизм, социалистик гуманизм, илне сөю һәм җиңүгә ныклы ышаныч, халыклар дуслыгы, интернационализм кебек уй-тойгыларны шагыйрь уңышлы чагылдыра. “Утлы юллар”, “Безнең шәһәр”, “Кулъяулык” җыентыкларына кергән күпчелек шигырьләрендә совет халкының менә шундый изге уй-тойгыларын, гүзәл характерларын сурәтли, аларның батырлыгына дан җырлый. Бу җәһәттән язучының реаль тормыш фактларын чагылдырган “Самолет алган Хәбирҗан” дигән очеркы аеруча әһәмиятле. Шушы чорда язылган “Ватан чакыра”, “Бер ата балалары” кебек пьесаларында да Бикбай совет кешеләрен патриотик рухта тәрбияләү максаты белән эш итә.
Язучы башкорт әдәбиятында Салават Юлаевның художестволы образын тудыруга зур көч сала. 1939 елда ук әле шагыйрь Галимов Сәләм белән бергәләп “Салават” драмасын яза. 1951-52 елларда халык җылы каршы алган героик драматик поэмасын иҗат итә. Шушы поэмага нигезләнгән либреттога Заһир Исмәгыйлев музыка яза, “Салават Юлаев” операсын тамашачылар ифрат җылы каршылый. Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрының милли репертуарын баетуда да Б. Бикбайның хезмәт өлеше зур. Ул — “Азат” операсы (Рәүф Мортазин музыкасы), “Кодача” музыкаль комедиясе, “Шәүрә” операсы либреттолары авторы. “Каһым түрә”, “Ватан чакыра”, “Бертуганнар”, “Аккош җыры” драмалары шулай ук зур уңышларга иреште. “Кояшлы көн” повесте нигезендә язылган “Акчелән ташканда” романы, “Акчәчкә”, “Тере чишмәләр” дигән повесте һәм башка әсәрләре китап укучылар арасында популяр булды.
Баязит Бикбай М. Бубенновның — “Ак каен”, М. Горькийның — “Минем университетларым”, И. Тургеневның “Туар көн алдыннан” әсәрләрен башкортчага тәрҗемә итте. Әдәбият өлкәсендәге олы хезмәтләре өчен ул “Почет билгесе” һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнде. “Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исемне горур йөртте. Олы талант иясе 1968 елның 2 сентябрендә вафат булды. 1969-73 елларда нәшер ителгән биш томлыгының беренче томы өчен 1970 елның мартында Баязит Бикбайга (үлгәннән соң) Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе бирелде. Уфаның Сипайлово бистәсендәге зур урам Баязит Бикбай исемен йөртә.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:27 :: Җәмгыять
"Үтенеп сорыйм, баламны җибәрегез!"
Шыртлыка, кәрәкәсен - эрерәге эләксен!
Сегодня, 15:14 :: Яңалыклар
Шыртлыка, кәрәкәсен - эрерәге эләксен!
Сегодня, 10:33 :: Яңалыклар
"Шәһәр мәсьәләләрен хәл итәргә булыш!"
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Сегодня, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»